Татарстан вәкиллегендә Камилә Вәлиеваны туган көне белән котладылар

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы, атказанган спорт остасы Камилә Вәлиева Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм вәкиллек хезмәткәрләре спортчыны туган көне белән котлады.

Камилә вәкиллеккә Россия Президенты белән очрашканнан соң икенче көнне әнисе Алсу Әнвәр кызы белән килде. 26 апрельдә Владимир Путин спортчыга Дуслык орденын тапшырды һәм 16 яшь тулу белән тәбрик итте.

Кремльдәге очрашу Камиләнең туган көне белән туры килде.

Равил Кәлимулла улы фигуралы шуучыны югары дәүләт бүләгенә лаек булуы белән котлады. «16 яшьтә шундый бүләк алу – зур җиңү ул. Әлеге җиңү гаять зур хезмәт, көч һәм үҗәтлек бәрабәренә яуланды. Яңадан-яңа җиңүләр теләп калабыз! Сезнең белән горурланабыз!», — диде ул.


Фикер өстәү