Камилә Вәлиеваны Олимпиадада бүләкләмәскә ниятлиләр

Халыкара Олимпия комитеты (МОК) Пекинда Олимпия уеннарында фигуралы шуу осталарының команда ярышларында җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләмәскә карар иткән. Бу хакта ТАСС яза.

Моннан тыш Камилә Вәлиева ялгыз шуучы хатын-кызлар ярышларында җиңгән яки призлы урын алган очракта да, бүләкләү тантанасы булмаячак. “Башка спортчыларга һәм башка илләрнең Олимпия комитетларына карата гаделлекне саклап калу йөзеннән, Пекинда 2022 елгы Кышкы Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча команда ярышларында медальләр белән бүләкләү тантанасын үткәрү максатка ярашлы булмас иде, чөнки алар арасында, бер яктан, А пробасы уңай күрсәткән спортчы бар. Әмма, икенче яктан, допингка каршы кагыйдәләрне бозу әлегә билгеләнмәгән”, – диелгән МОК белдерүендә.

Исегезгә төшерәбез: 7 февральдә Россия спортчылары фигуралы шуу буенча команда ярышларында алтын медальгә лаек булды, әмма аларга медальләр тапшырылмады. Сәбәбе – Камилә Вәлиеваның Олимпиадага кадәр тапшырылган допинг-тесты уңай булып чыгу.

Бүген Спорт Арбитраж суды (CAS) Камилә Вәлиева буенча карар чыгарды. Россия кызы Пекинда Олимпия ярышларында чыгышларын дәвам итәчәк. Бүген ул, суд карары билгеле булганнан соң, бозга чыгып, үзенең кыска программасын шомарткан. Камилә иртәгә 15 февральдә кыска программа белән чыгыш ясаячак.


Фикер өстәү