Фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның медальләре һәм бүләкләре алынырга мөмкин

Дөньякүләм допингка каршы агентлык (WADA) фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваны допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дүрт елга дисквалификацияләүне һәм Олимпиада алтынын кире алуны таләп итә.

Әлеге уңайдан WADA Спорт арбитраж судына мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Судның рәсми сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Дисквалификацияләү Спорт арбитраж суды карары гамәлгә кергән көннән исәпләнелә. Бу очракта Камиләнең 2021 елның 25 декабреннән башлап ирешкән барлык уңышлары юкка чыгарыла: очколары бетә, медаль һәм бүләкләре алына.

WADA башлыгы Витольд Банька хәбәр итүенчә, Вәлиева эше Спорт арбитраж судына тапшырылган, дүшәмбе эш теркәлгән.

2022 елда Пекинда узган Олимпия уеннарында Камилә Вәлиева җиңүче булды. Шуннан соң ук фигуралы шуучының 2021 елның 25 декабрендәге допинг-үрнәге триметазидинга уңай нәтиҗә күрсәтте.
Спорт арбитраж суды Вәлиеваны Уеннарның шәхси турнирында катнашуга кертте, анда ул дүртенче урынны алды. Халыкара олимпия комитеты команда турниры призерларын Вәлиеваның эшен тикшерү тәмамланганчы бүләкләү тантанасын кичектереп торды.


Фикер өстәү