Камилә Вәлиеваның организмда табылган триметазидин матдәсе спортчылар өчен файдасыз булып чыккан

Бөтендөнья допингка каршы агентлык (ВАДА) тарафыннан тыелган триметазидин (фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның организмда шул матдә табылган иде) – спортчылар өчен файдасыз. Бер төркем табиблар әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Аларның тикшеренү нәтиҗәләре medRxiv электрон китапханәсендә басылып чыккан.

Табиблар триметазидинның гадәти сәламәт кешеләргә һәм төрле яшьтәге спортчыларга йогынтысын өйрәнүне максат итеп куйган булган.

“Хәзерге вакытта триметазидинның физик көчне арттыруга, күнегүләрдән соң организмны торгызуга һ.б. уңай йогынты ясавы турында мәгълүматлар юк. Шул ук вакытта аны куллану еш кына төрле тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин”, – диелгән тикшеренү йомгакларында.

Исегезгә төшерәбез: Пекинда 2022 елгы Кышкы Олимпия вакытында фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның узган елның декабрендә тапшырган допинг тестының триметазидин куллануын күрсәткәнлеге мәгълүм булды. Талантлы кыз Олимпиаданың команда турнирында Олимпия чемпионына әйләнде, әмма допинг буенча тикшерүнең башлап җибәрелүе сәбәпле, спортчыларны бүләкләү булмады. Шәхси турнирда исә Камилә дүртенче урынны алды.


Фикер өстәү