Камилә Вәлиеваның эше буенча карарның кайчан игълан ителәчәге билгеле булды

Допингка каршы комитетның фигуралы шуу буенча команда ярышларында Олимпия чемпионы Камилә Вәлиеваның эшенә бәйле карары октябрь аенда игълан ителәчәк. Бу хакта Россия Допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) генераль директоры Вероника Логинова белдергән.

“Нәтиҗәләрне эшкәртү процедурасы бара, аларның кайчан игълан ителәчәген әлегә әйтә алмыйбыз. Персоналга (тренерларга) карата тикшерү үткәрелде. Октябрь аенда нәтиҗә игълан ителәчәк. Кодекста теге яки бу закон бозулар өчен нинди чикләүләр каралганын күрергә мөмкин. Бездә чикләү вакыты — 4 ел. Допингка каршы комитетның карары төрлечә булырга мөмкин”, – дигән Логинова “РИА Новости” хәбәрчесенә.

РУСАДА башлыгы искә төшереп үткәнчә, Камилә, яшенә бәйле рәвештә, “сакланылулы зат” булып тора, шуңа күрә карарның халыкка чыгарылачакмы-юкмы икәнелеге әлегә төгәл генә мәгълүм түгел. “Карарга, гадәттәгечә, судларда шикаять белдерелергә мөмкин. Валиеваның “сакланылулы зат” булуыннан чыгып, аерым кагыйдәләрнең кулланылачагын искәртеп үтәргә кирәк. Шуңа күрә карарның игълан ителщчщкме-юкмы икщнлеген әйтә алмыйм”, – дип билгеләп үткән Логинова.

Моңа кадәр Америка журналисты Дейв Ливз, ниндидер чыганакларга таянып, Вәлиевадан алынган допинг-тестның Б үрнәгенең уңай нәтиҗә күрсәтүен әйткән. Әмма, РУСАДАның мәгълүмат хезмәте моны расламаган. Анда тикшерү барышы буенча мәгълүматлар бирелмәячәге басым ясап әйтелгән.


Фикер өстәү