Камилә Вәлиеваны допинг куллануга бәйле эштә гаепсез дип таныдылар

РУСАДА Россиянең допингка каршы агентлыгы фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваны допингка каршы кагыйдәләрне бозуда гаепсез дип таныды. Бу хакта Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның (WADA) матбугат хезмәте хәбәр итте. РУСАДА үзенең формулировкасында кагыйдә бозу факты булуга карамастан, монда спортчы ягыннан гаеп яки ваемсызлык юк, дип карар чыгарды.

Шул ук вакытта WADA Бөтендөнья допингка каршы агентлыгы бу карарга апелляция бирү планнары турында Спорт арбитраж судына (CAS) белдерде.

Моннан тыш, РУСАДА дисциплинар комитеты проба алган көнне — 2021 елның 25 декабрендә күрсәтелгән фигуристка нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарды. Ул вакытта Валиева Санкт-Петербургта Россия чемпионатында җиңү яулады. Шул рәвешле, әлеге чемпионатның алтыны Александр Трусовага күчәчәк. Ә Олимпиаданың алтын команда медале Камиләдә калачак.


Фикер өстәү