«КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар»да катнашудан баш тартты

Чаллының «КАМАЗ-мастер» командасы Украинада махсус хәрби операция (МХО) уздыруны гаепләгән документларны имзалаудан баш тартты һәм «Дакар» ралли-марафонында чыгыш ясамаячак.

МХО уздыруны гаепләүче документны имзалау таләбен Халыкара автомобиль федерациясе куйган.
Команданың матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу документның эчтәлеге сәясәт белән сугарылган спортчылар өчен тигез хокуклар булуны боза. «Үзебез өчен мондый документларны имзалауны һәм мондый шартларда ярышларда катнашуны мөмкин түгел дип саныйбыз. Без һәрвакыт үз Ватаныбыз белән, бигрәк тә ул катлаулы хәлдә булганда», – диелә команда сайтындагы хәбәрдә.
«КАМАЗ-мастер» «Дакар» ярышларының 19 тапкыр җиңүчесе.


Фикер өстәү