Ретро автомобильләр коллекцияләүче Рамил Кәримов: «Машина өчен 4,5 млн сум акча тәкъдим иткәннәр иде, бирмәдек»

Тимер генә түгел бу, һәр машина – аерым бер тарих. Кешеләр, район, тулы бер чор истәлеге. Минзәлә автотранспорт предприятиесе янындагы автомобильләр коллекциясе белән танышкач, әнә шундый нәтиҗә ясадык.

Юлыбызга очраклы гына килеп чыккан теманы шулкадәр кызыклы булыр дип уйламаган идек югыйсә. Әлеге оешма яныннан узганда, Совет заманындагы машиналар коллекциясенә игътибар итеп, шулар янына туктарга булдык. Һәм, чыннан да, карарыбыз юкка булып чыкмады. Оешма директоры Рамил Кәримов һәр автомобиль турында кызыклы итеп сөйләде.

«Пчела», «труженник», «лягушенок», «горбатый», «копейка», «букашка»… Халык теленә әнә шулай кереп калган легендар машиналарның һәркайсы никадәрле мәгълүмат саклый.

– Әлеге коллекциядәге машиналарның барысы да диярлек ниндидер истәлекләр белән бәйле. Һәркайсы минем, гаиләм, коллектив, район өчен кадерле, – дип сүзен башлады Рамил Кәримов. – Мәсәлән, менә бу ЗИЛ 157 «Захар» машинасында кайчандыр минем абыем эшләгән иде. Нәкъ менә шушы техника рулендә машина йөртергә өйрәндек без. Йөртер өчен бик авыр машина, әмма пычрак юлларны ерып йөрүдә аңа тиңнәр юк. Менә бу ЗИЛны шулай ук безнең районда табып алып кайттык. Шактый таушалган иде. Тәртипкә китереп, төзекләндереп, анысын да шушында куярга булдык. Ә менә бу ГАЗ 50 автомобилендә заманында әти мәрхүм йөргән иде. Аны да төзекләндереп, истәлек итеп саклыйбыз.

Коллекцияне исә кайчандыр 2 нче мәктәп балаларын йөрткән автобустан башлаганнар. Анысы үзе бер символик мәгънәгә ия. Пассажирларны йөртүче автобуслар предприятиесенә бик урынлы булган.

Хәер, коллекциядә шәхсән Рамил Кәримов өчен генә түгел, шәһәр, район өчен дә кадерле һәм әһәмиятле автомобильләр шактый.

– Монысы – коллекциядәге иң «карт» машина, – дип таныштырды ул 1957 елгы ГАЗ 69 белән. – Аны безнең колхозның элеккеге җитәкчебез Рәшит Хамадиев йөрткән. Бу машина белән чыгып китеп, күпме колхозларны, фермаларны урап узган ул. Шулай ук бик көчле машина, америкалыларның «виллис» машинасына охшатып эшләнгән. ВАЗ 2101 автомобилендә («копейка») шулай ук Минзәлә районы кешесе йөргән. «Әтиемнең исемен мәңгеләштерәсем килә», – дип тапшырды ул автомобильне. Безнең заводның иң легендар, иң кәттә автомобильләренең берсе булган. Ул, беренчедән, хәрәкәт итәр өчен җиңел булса, икенчедән, анда һәрвакыт җылы булган.

Аның янәшәсендәге Москвич 423 Н автомобилен исә авыл хуҗалыгы – колхоз рәисе, агроном, инженер, зоотехниклар өчен махсус чыгарган булганнар. Заманында аны нибары 1513 данә ясаганнар. Халык телендә «лягушенок» дип даны таралган машина исә биек һәм җиңел булганлыктан, күп җиргә үтеп керергә мөмкинлек биргән һәм бәясе дә кыйммәт булмаган.

Коллекциядә данлыклы «Победа» автомобиле дә бар.

– Нәкъ менә Бөек Ватан сугышында җиңүгә атап чыгарылган машина заманында чыннан да ныклы, чыдам, бик затлы автомобиль булып саналды. Анысын без Чиләбе өлкәсеннән эзләп алып кайттык. Машиналарны әнә шулай төрле җирләрдән эзлибез. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус чыгарылган «инвалидка» машинасын Башкортстаннан алып кайттык, – ди җитәкче.

Билгеле ки, каяндыр табып, эзләп алып кайтыр өчен шактый суммада акча да чыгарып салырга туры килә. Тик җитәкче аларның бәяләрен сер итеп калдырды. Әнә, мәсәлән, халык телендә «горбатый», «малыш», «жужик» дип телгә кергән ЗАЗ 965 «Запорожец»ын Оренбург өлкәсеннән алып кайтканнар.

– Коллекциядәге тагын бер машина ИФА («букашка», «мультик») автомобиле – КамАЗ заводының легендар автомобильләренең берсе. Төп үзенчәлеге шунда: кечкенә булуына карамастан, йөк ташырга чыдам һәм аның пычрак ерып йөрү сәләте көчле. Без аны Свердловск өлкәсеннән алып кайттык. Кызганыч, двигателе генә юк.

Коллекциядә совет машиналарыннан кала чит илдә чыгарылган автомобиль дә бар. 1990 нчы ел яшьләренең хыялы булган «Мерседес» «Волчок» – әнә шундыйларның берсе.

– Ул вакытлар өчен моннан да кәттәрәк автомобиль булмаган. Чыннан да, заманасы өчен бик күп мөмкинлекләргә ия машина бу. Без аны Казаннан алып кайттык, – диде Рамил Кәримов.

Берничә машинаның кайсыдыр «органы» булмаса да, араларында эшли, хәрәкәт итә торганнары да бар. Тик аларны да бары тик күргәзмә өчен генә тоталар. Нибары ике машинаны – Москвич 401, Газ 69 автомобильләрен генә Җиңү бәйрәме, сабантуйлар, ретро автомобильләр парадында файдаланалар. Шулай ук кино төшерүдә дә кулланганнар. Әлеге вакытта коллекциядә барлыгы 13 автомобиль бар. Тагын берсен күптән түгел генә башка төбәктән алып кайтканнар. Без килгәндә анысы гаражда үз чиратын көтә иде. Төзәтеп, яңартылгач, анысын да урамга чыгарачаклар.

– Бер абзый коллекциядәге 12 машина өчен 4,5 млн сум акча тәкъдим иткән иде, ләкин без аны бирмәдек, – ди Рамил Кәримов. – Чөнки монда – безнең күңелебезнең бер өлеше. Чыннан да, бу машиналарны бик тырышып эзләгәндә сатып алырга мөмкин, ләкин бәяләре кыйммәт. Ә безнең өчен акча мөһим түгел, чөнки бу бернинди матди кыйммәтләр белән дә исәпләнми. Максатыбыз – Совет заманының автомобиль сәнәгатен хәтердә калдыру, яшь буынга күрсәтү. Әйе, без аны бүген беләбез. Тик яшьләрнең күпчелеге өчен ят бит алар. Безнең менә шул рәвешле буыннар бәйләнешен саклыйсыбыз килә. Районга, шәһәргә кунакка килүчеләр биредә фотога төшәргә ярата. Әгәр шулар арасыннан берничә генә кеше булса да СССРда чыгарылган машиналар белән кызыксынса, максатыбызга ирешкәнбез дигән сүз. Бу автомобильләрнең теле булмаса да, җаны бар төсле безгә.

Кызыксынып китеп, без дә ретро машиналар сата торган сайтларга кереп, әлеге автомобильләрнең кайберләренең бәяләре белән кызыксындык. Билгеле, бәяләр машинаның хәленә, эшләп чыккан елына, узган чакрымнарына карап шактый аерыла. Без исә мисалга берничәне алдык. Мәсәлән, ЗИЛ 157 «Захар» автомобиле өчен 300 мең сум сораучылар бар. 1984 елда чыккан, 100000 чакрым юл узган ИФА 25 машинасын 360 мең сумга табарга мөмкин. Йөрми торган, реставрация өчен яхшы вариант буларак тәкъдим ителә торган 1954 елгы Москвич 401 автомобилен 100 мең сумга тәкъдим итәләр. 1967 елгы Газ 69 автомобилен исә 370 мең сумга сатып алырга мөмкин.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү