Мобилизацияләнүчеләр өчен товар бәяләре 20%ка арткан

Монополиягә каршы федераль хезмәткә һәм Генераль прокуратурага бәяләр үсүнең нигезле булу-булмавын тикшерү үтенече җибәрелгән.

Россиядә мобилизацияләнүчеләр һәм үз ихтыяры белән хәрби хезмәткә китүчеләр өчен кайбер товарларның бәясе 10-20%ка артка. Бу хакта “Известия” маркетплейслар һәм башка кибетләр мәгълүматларына таянып яза.

Беренче чиратта кирәкле товарларга – йокы капчыкларына, җылы эчке кием, уңайлы аяк киеме, даруларга һ.б. ихтыяҗ мобилизация игълан ителгәннән соң нык арткан. Дәүләт Думасының “Бердәм Россия”дән сайланган депутаты Александр Якубовский Монополиягә каршы федераль хезмәткә һәм Генераль прокуратурага бәяләр артуның нигезле булу-булмавын тикшерү үтенечен юллаган.

Әйтик, хәзер Wildberriesта флис тукымадан тегелгән җылы эчке кием 1,6 мең сумнан сатыла. Моннан бер атна элегрәк 20%ка арзанрак булган. Шулай ук меринос йоныннан эшләнгән җылы эчке кием бәясе 40%ка үскән: хәзер ул 3,8 мең сум тора.

Маркетплейслар буенча белгеч Юлия Некрасова беренче чиратта кирәкле товарларга ихтыяҗның үсүен, башка товарларга – кинәт кимүен раслаган. Бәйсез даруханәләр ассоциациясе директоры Виктория Преснякова исә соңгы вакытларда дарулар һәм беренче чиратта кирәкле медицина әйберләренә ихтыяҗның артуы күзәтелүен белдергән.


Фикер өстәү