Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү башлана

Республикада 15 – 19 апрельдә “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең төбәк җәмәгать кабул итү бүлегендә халыкны кабул итүләр уздырылачак.

15 апрельдә 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькәчә партия төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегенең “ВКонтакте” социаль челтәрендә (https://vk.com/erpomogaet16) “Глобаль үзгәрешләр. Россиядә яшәүчеләрне 2024 елда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә нинди яңалыклар көтә” дигән темага туры эфир уздырыла. Анда Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Дәүләт торак инспекциясе вәкилләре чыгыш ясаячак. Туры эфирдан соң Марат Нуриев 11.00 дән 12.00 сәгатькәчә халыкны кабул итәчәк. Шулай ук 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Анисимов, 15.30дан 16.30 сәгатькәчә Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон кабул итү үткәрәчәк. Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин исә 17.00дән 18.00 сәгатькәчә гражданнарны шәхсән кабул итәчәк.

16 апрельдә Дума депутаты Айрат Фәррахов – 11.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә, Дума депутаты Илдар Гыйльметдинов – 12.30 сәгатьтән 13.30 сәгатькәчә кабул итүләр уздырачак. 14.00 – 15.00 сәгатьтә – Дума депутаты Рөстәм Кәлимуллин һәм Дәүләт Советы депутаты Раил Шәмсетдинов кабул итәчәк. 14.00 сәгатьтән 14.40 сәгатькәчә “Казанда калдыкларны аерып җыю: инфораструктурасы, юнәлеш перспективалары” дигән темага туры эфир уздырыла. Анда “ПЖКХ” идарәче компаниясе генераль директоры Евгений Чекашов чыгыш ясаячак. Шуннан соң ул 14.45 сәгатьтән 15.30 сәгатькәчә халыкны кабул итәчәк.

17 апрельдә 10.00 сәгатьтә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча “Кайнар линия” эшли башлаячак. Мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Дәүләт торак инспекциясе, Казан Башкарма комитеты Торак-коммуналь хуҗалык комитеты вәкилләре җавап бирәчәк.

18 апрельдә 10.00 – 12.00 сәгатьтә Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлеге юристы Екатерина Корюкова халыкны кабул итәчәк.

19 апрельдә 8.00 – 10.00 сәгатьтә сенатор Геннадий Емельянов, 13.00 – 14.00 сәгатьтә Дума депутаты Татьяна Ларионова, 14.00 – 15.00 сәгатьтә сенатор Александр Терентьев, 15.00 – 16.00 сәгатьтә Дума депутаты Әлфия Когогина, 16.00 – 17.00 сәгатьтә Дума депутаты Ирек Богуславский гражданнарны шәхсән кабул итү уздыра.

Мөрәҗәгать калдыру һәм өстәмә мәгълүматлар ачыклау өчен телефон – 8 843 238 1000. Шулай ук WhatsApp (8-987-205-00-63), 8-800-201-16-00 телефоны («Мой депутат» порталы) һәм электрон почта (op@tatarstan.er.ru) аша да экспертларга сораулар калдырырга мөмкин.


Фикер өстәү