Тамырсызлану. Актаныш районының Югары Яхшый авылы халкы җир өчен көрәшә

Редакциягә Актаныш районының Югары Яхшый авылы халкы мөрәҗәгать итте. Аларның «Эконом» хуҗалыгы белән пай җирләре килешүенең вакыты чыккан икән. Пайчылар яңа шартларда пролонгация (килешүне озайту) ясарга тели. Тик каршылыклар бар. Халыкка кем аяк чала? Юлга шуларны ачыклар өчен кузгалдык.    

Җиргә хуҗа кирәк

Югары Яхшый авылында 420 кеше яши. Халык башлыча терлекчелек белән шөгыльләнә. Күпләп мал асраучылар да, үзләре җир эшкәртүчеләр дә бар. Җирлектәге дүрт авылның да пай җирләрен «Эконом» җәмгыяте эшкәртә. Хуҗалык 2014 елның 20 гыйнварында пайчыларның 1200 гектарга якын җирен 10 елга арендага алу турында килешү төзегән булган. Димәк, быел аның вакыты чыккан.

– Ул вакытта та халык бу турыда шунда ук белмәде. Җыелыш уздырып аңлаткан кеше булмады, шунлыктан безнең җирләр элеккечә колхозда дип йөрделәр. Халык сайламаса да, Римма Бәдретдинова дигән бер ханымны пайчыларның ышанычлы кешесе итеп билгеләп, хуҗалык җитәкчесе Алмаз Кәримов белән ике арада килешү төзелде. Беркетмәдә, җирләрне бүлеп алу рөхсәт ителми, диелсә дә, шушы ун ел эчендә 70 пайның хуҗасы җирләрен бүлеп алды, тик килешүне таркатмады. Җирләрен һаман да «Эконом» хуҗалыгы эшкәртте, – дип аңлатма бирде безнең белән очрашуга килгән Җәүһәрия Зиннәтуллина.

Шушы еллар эчендә халыкта хуҗалыкның эшчәнлегенә карата шактый гына сораулар да җыелган, тик җыелыш уздырылмагач, алар шулай һавада эленеп кала килгән. Хәер, берничә тапкыр талпынып та караган алар. Җир пайлары өчен түләүдән канәгатьсезлек тугач, берничә мәртәбә җыелыш җыймакчы булалар. Аның беренчесе 2022 елның 19 мартына билгеләнә. Тик 1 мартка ул вакытта җирлек башлыгы булып эшләүче Җәүһәрия Зиннәтуллинаны, үзе әйтүенчә, билгесез сәбәпләр белән, эшеннән азат итәләр. Район газетасына җыелыш уздыру турында биргән белдерүләрен дә төрле сәбәпләр белән кире кагалар. Шул рәвешле, җыелыш җыю һаман чигерелеп, кире кагылып киленә. Я район газетасы халыкның белдерүләрен алудан баш тарта, я җирлек башлыгы, я район администрациясе кире кага, яки җирлек башлыгы авырып китеп, җыелышта катнашмау сәбәпле, беркетмәне дөрес түгел, дип игълан итә. Җыелыш узарга тиешле клуб ишегенә йозак элеп, халыкны кертмәүгә кадәр барып җитәләр.

Инде 2024 елның 20 гыйнварында килешү һәм ышанычлы кешенең вакыты чыгу сәбәпле, пайчылар кабаттан җыелыш җыярга ниятли. Бу хакта өч ай алдан хәбәрнамә (уведомление) җибәрәләр.

– Без бит инде хәзер җирләрне кемгәдер тапшырырга тиеш. Тиздән аларны эшкәртергә, чәчүгә чыгарга вакыт җитә. Безнең җирләрне кире кайтарып, кабаттан килешү төзеп, халык белән килешеп эшләүләрен телибез, – ди пайчылар.

Халык җирләрен «Эконом» җәмгыятенә кабат бирүгә каршы түгел. Бары тик шартларны үзгәртеп, яңа килешү генә төзергә кирәк. Тик хуҗалык ул җирләрдә алга таба да эшләргә телиме? Әллә башка планнары бармы? Пайчылар әлеге көнгә кадәр бу сорауларына да җавап ала алмаган, чөнки, алар сүзләре буенча, Алмаз Кәримов пайчылар белән бөтенләй сөйләшми, берничек тә элемтәгә керми.

Хуҗалык җитәкчесе безнең белән дә сөйләшүдән баш тартты. «Минем 3 суд аша узасым бар, шулардан соң яки башка берәр вакытта җавап бирермен», – диде ул. Шунлыктан аның җир мәсьәләсендә алдагы көнгә планнарын белә алмадык.

 Сөйләшү җитми

Безнең белән очрашуга җир мәсьәләләре буенча юрист, Әлфис Харрасовның мәнфәгатьләрен кайгыртучы Фәнис Нуретдинов та килгән иде.

– Закон буенча, җирләрне кем эшкәртәсе бер ай эчендә билгеле булырга тиеш. Безнең моңа кадәрге килешүдә пай җире өчен елына 1700 сум каралган. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үсә, аренда түләве дә артырга тиеш бит, ләкин бездә ун ел буена шушы хак торды, – диде ул.

9 февральдә район газетасына белдерү биреп, җыелыш көнен 23 мартка билгелиләр. Моңа җирлек башлыгы Илнур Әхәтов та ризалык бирә. Җыелышка пайчыларның 57,6 проценты килеп, беркетмә төзелә. Тик бу юлы да авыл башлыгы,  кинәт кенә авырып китү сәбәпле, җыелышка килә алмый. Һәм җыелышта булмавын сылтау итеп, беркетмәгә кул куймаячагын әйтә. Ярар, чыннан да кинәт кенә хәле начараеп, хастаханәгә кергәндер, тик аны алыштырырлык ышанычлы кешесен (әйтик, урынбасарын) җибәрә ала иде бит ул.

Пайчыларга арендаторның җыелыш җыеп, халык белән аралашмавы да ошамый.

– Мин, җирнең хуҗасы буларак, анда нәрсә чәчеләсен, нинди ашлама кертеләсен белеп торырга тиеш бит инде. Җыелыш булмагач, без аны каян белик? – ди Фәнис Нуретдинов. – Ун ел элек килешү төзегән кешеләр арасында вафат булган авылдашлар да бар. Аларның варислары әле дә булса билгеләнмәгән. Аларның җирләре аукционда сатылырга тиеш. Ләкин сатуга чыгарганнары юк, хуҗалык алардан болай гына файдалана.

Мартта узган җыелышта күпчелек халык тавыш бирү юлы белән пайчыларның ышанычлы затлары итеп шушы авылның танылган эшмәкәре Булат Әхмәдуллинны сайлап куйган. Ул да, кирәк була калса, авылдашларына ярдәм кулы сузарга ышандырган.

– Без «Эконом» хуҗалыгы белән  барыбер уртак тел табарбыз дип уйлыйм, – ди Фәнис Нуретдинов. –  Чөнки Булат Әхмәдуллин, әгәр пайчылар 1700 сумга риза түгел икән, үзеннән күпмедер сумма акча өстәп түләячәген әйтте.

Шушы авыл мәчетендә имам булып хезмәт итүче Нурмөхәммәт хәзрәт Хөснетдинов эшмәкәрнең туган авылы өчен җан атып торучы икәнен ассызыклады.

– Мин Булат абый белән яхшы таныш, дусларча аралашабыз. Шулай икәүдән-икәү генә калганда ул: «Без әтине күрмичә үстек, чөнки ул иртә таңнан алып кичкә кадәр колхоз эшендә булды. Әниебез дә трактор иярләде. Алар безнең киләчәгебез өчен тырыштылар. Ә безнең бурыч – шушы җирләрне саклап, оныкларга калдыру. Әгәр мин моның өчен булдыра алганча тырышмасам, үз-үземне кичерә алыр идемме? Акчаның бер өлешен үземнән дә бирергә әзер, җирне генә югалтмыйк», – диде. Менә хәзер авылда буш йортлар артканнан-арта. Хуҗалык гөрләп торса, халык читкә китәр идеме? Алар терлегемне ашатырга ризык була дип, тынычлап йоклар иде. Югыйсә авылда халык әдәп-әхлак кыйммәтләрен югалтмаган. Җир кадерен аңлап, без нәрсә эшлик, ярдәм итегез, дип мөрәҗәгать итә, – ди Нурмөхәммәт хәзрәт.

Пайчы Рим Сәгъдиев дә: «Җирсез кеше – тамырсыз кеше ул. Без барыбыз да авыл бетмәсен, дибез. Тик мондый мөнәсәбәт булганда аны ничек саклап калырга?» – диде.

Йөрәк әрни

«Эконом» хуҗалыгының 4 мең гектар тирәсе сөрүлек җире, 500 чамасы баш терлеге бар. Пайчы, 30 ел шушы хуҗалыкта баш агроном булып эшләгән Мирас Сәлахов бүген хуҗалыкның хәлләре бик үк шәптән булмавын әйтте.

– Минем бу хәлләргә эчем поша. Авылда үз эшчәнлеген «Яхшый агро» кооперативы да алып бара. Алар узган ел гектарыннан – 22, ә «Эконом» хуҗалыгы нибары 12 центнер ашлык җыеп алды. 2022 елда да районда уртача уңыш – 40, кооперативта – 38, ә «Эконом» хуҗалыгында 27 центнерны тәшкил итте. Яхшы уңыш җыеп алыр өчен, җир эшкәртелергә, тәрбияләнергә тиеш. Уңыш булмагач, пайчыларга да өлеш аз эләгә бит. Хезмәт хакларында да тоткарлыклар бар, – диде ул.

Пайчы Алмир Рәхмәтулинның ышанычлы кешесе булган Таһир Зиннәтуллин да, авылдашының сүзләрен хуплап, узган елның көзендә пай җирләренең берсе дә эшкәртелмәвен әйтте.

–  Хуҗалыкта 120 эшче бар иде. Соңгы ике-өч елда 64 кеше күрше авылга эшкә китте. Шәһәргә китсәләр дә алай аптырамас идек әле, димәк, алар шартлардан канәгать түгел бит, – диде ул.

Качышлы уенымы?  

Авыл җирлеге башлыгы Илнур Әхәтовны без күрше авылдан эзләп таптык. Безне күргәч, югалып та калды шикелле. Һәрхәлдә сорауны биргәч, берара эндәшми торуын шуңа  бәйле дип аңладык. Шулай да бер-ике атна эчендә бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде. Тик пайчылар төгәл көнен билгеләүне сорагач, төрле сәбәпләр табып, сорауны йомып калырга тырышты. Гомумән, сорауларга ачык һәм анык итеп җавап бирмәде.

– Пайчылар миңа закон буенча бер тапкыр гына мөрәҗәгать иттеләр. Анда авырып киттем шул. Ә үзем булмаган, күрмәгән җыелышка мин ничек мөһер сугыйм? Тагын җыелганда, сәламәтлек яхшы булса, килермен. Әйе, проблема бар, аны хәл итмичә булмый инде, язгы чәчүгә кадәр башкарып чыгарбыз. Тик барысы да закон таләп иткәнчә эшләнергә тиеш, – диде ул.

Гомумән, Актаныш районындагы җитәкчеләр сүзгә бик саран булып чыкты. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, өч ай инде хастаханәдә ятам, диде. Югыйсә авыл халкы аны ике атна элек кенә эш урынында күргән булган.


Тамырсызлану. Актаныш районының Югары Яхшый авылы халкы җир өчен көрәшә” язмасына фикерләр

  1. Берәр нәрсәне юк итәсең килсә, Актанышка бар. Эшлисе килгән кешегә аяк чалу дисеңме, аңардан взятка сорау дисеңме, барысы да бар. Шуңа да инде, Актаныш районы иң артта калган район булып тора…Ә жәл….

Фикер өстәү