«Мал асрау үзен акламый»: авылларда өмә, сугым чоры башлана

Әле кайчан гына урам, су буйларын тутырып йөргән каз тавышлары сирәгрәк тә, моңсурак та ишетелә бу көннәрдә. Шулай булмый ни, авыл халкының ел әйләнәсе тырышып, көч куеп үстергән маллары кулга керер чак җитте шул. Шуңа күрә авылларда мәшәкатьле дә, күңелле дә чор хәзер. Сугым, каз өмәләре гөрләгән вакытлар элек-электән туклык, муллык чоры булып саналган. Хәзер дә бәрәкәте белән кадерле. Республика районнарында өмәләр нинди рухта уза? Ит бәяләре ничек? Без шул хакта белештек. 

Казлы тормыш сыйлы тормыш

Буа районының Ташкичү авылы халкы күпләп кош-корт, бигрәк тә казлар асравы белән данлыклы. Биредә аларны меңәр баш алып үстерүчеләр дә бар. Шуңа күрә бу көннәрдә авылдагы рухны чамалау кыен түгелдер. Ишегалды саен өмә гөрләгән көннәр. Әхмәдуллиннар быел 120 баш каз үстергән.

– Башкалар белән чагыштырганда, бу бик аз, – дип елмая гаилә башлыгы. – Күпләп асраучылар казларын бер атна тирәсе элек эшкәртә башлады инде. Без өмәне бу атна ахырына билгеләдек. Бер көндә эшен бетермәкче булабыз.

Салих Әхмәдуллин кош-корт белән беррәттән үгезләр дә асрый. Яшерми, аларын тәрбияләү мәшәкатьлерәк тә, чыгымлырак та.

– Без зур терлекләр дә тотабыз, тик каздан табыш күбрәк алабыз. Үзегез уйлап карагыз: бер айлык бәбкәне 350–400 сумга аласың икән, эч-башларын сатып, аның акчасын кире кайтарасың. Мин үзем урып-җыюда эшләгәч, ашлык белән авырлык юк. Үзебезнең дә пай җиребез бар. Игенен сатып алган кешегә дә күп түгел ул. 200 казны 5 айда үстереп эшкәртеп тә куясың. Ә бер үгездән табыш алырга 1–1,5 ел вакыт кирәк. Бозауны 20–25 мең сумга сатып алып, тәрбияләп үстергәнче шактый чыгым, хезмәт таләп ителә. Кош-кортның мәшәкате дә азрак. Казның, тизәгеннән кала, бар нәрсәсе сатыла. Чегәннәр мамыгын да бер килосын 1000 сумнан алып китә. Ә үгез тиресенең бәясе гел юк. Маен да яратмыйлар, – дип исәп-хисапка бирелә Салих Әхмәдуллин.

Зарланырлык түгел

Кош асрауның төшемле эш булуына Мөслим районы фермеры Илназ Бәширов та инанган. Ул инде сигезенче ел кошчылык белән шөгыльләнә. Казлар, бройлерлар үстерә. Бүген Әмәкәй авылындагы фермаларында 5 мең баш каз асрый алар.

– Бу көннәрдә бик кызу «урак өсте» бездә, – диде Илназның хатыны Ралинә. – Казларыбыз күп булгач, шактый озакка сузыла ул безнең. Беренче казларны 1 ноябрьдә эшкәрттек, декабрь урталарына кадәр дәвам итәчәк әле. Күрше-тирә авылларда яшәүче апаларыбыз, әбиләребезгә рәхмәт инде. Алар бик нык булыша. Күмәк көч белән рәхәт итеп эшлиләр үзләре. 1 казны 150 сумнан йолкытабыз. Узган ел шушы эшләр өчен бар уңайлыклары булган цех төзедек. Апалар безнең сугым чоры башланганны көтеп торалар. Дөрес, 160 сумнан йолкытучы кешеләр дә бар. Ләкин аларда тиз чистарту җайланмалары юк.

Бәшировлар быел 60 мең бройлер да алган әле. Билгеле, аларын күптән суеп  эшкәрергә өлгергәннәр инде. Болар өстенә яшь гаилә ат һәм тавык итеннән колбасалар җитештерә башлаган.

– 2015 елдан бирле шөгыльләнгәч, сату эше җайга салынды инде. Үзебезнең Мөслимдә сатабыз. Интернетта күреп тә килүчеләр бар. Элек катыргычларны кешедән арендага алып эшли торган идек. Быел цехта ике катыргычыбыз бар. Казларны болай да, ыслап та, каклап та сатабыз. Күпләп алган очракта, безнең якларда казның бер килосы 500 сумнан йөри. Берәмләп алганда – 550 сум. Казның эч-башларын 150 сумнан җибәрәбез. Фермерлар өчен яхшы хак бу, зарлана торган түгел.

Ралинә Бәширова әйтүенчә, каз биш айда яхшы булып өлгерә. Симерсен әле, дип озак ашатып тотуның мәгънәсе юк.

– Аны биш айдан да озак тотмыйбыз. Шулай иткәндә ите йомшак та, сусыл да була. Тиз дә пешә. Халык казның суйганнан соң катырылганын яратып ала. Ә менә Яңа ел алдыннан какланган һәм тозланган казлар күп сатыла. 2020 елда, пандемия вакытында, халыкның сатып алу мөмкинлеге кинәт төште. Аеруча бройлерлар сатканда сизелде бу. Түшкәсе белән сатылмагач, итләтә җибәреп карадык. Тик анысы да бармады. Шуннан соң беренче тапкыр тавык рулетлары ясадым. Менә анысы яхшы сатылды. Әзер ризыкка ихтыяҗ яхшы булгач, колбаса ясый башладык, – диде тырыш Ралинә.

Ашарына булса гына

Хәер, соңгы елларда өмәләр бары тик суыклар төшкәч кенә башлана, дип әйтеп тә булмый. Мал эшкәртеп сатучы кешеләр ел дәвамында халыкны ит белән тәэмин итә, кош-кортларын да август – сентябрьдә үк ларга тутырып куючылар бар. Чүпрәле районының Иске Чокалы авылында яшәүче сугымчы Илдар Усманов та шулай ди.

– Бүген генә егетләр белән шул турыда сөйләштек. Без малай чагында 7 ноябрьләргә каз өмәләре башлана иде. Хәзер андый күренеш бетте бит. Халык зур ларлар алып куйды. Тели икән августта, тели икән, сентябрьдә эшкәртә кошларын. Зур мал чалу да шулай ук. Өмә дә ясап тормый гына, бер-ике туганы белән эшкәртә ул аны. Безнең тирәләрдә алгы бот – 400 сумнан, арткысы 450 сумнан йөри, – ди ул.

Аның сүзләренчә, соңгы ике-өч елда авылда мал тотучылар шактый кимегән. Аеруча узган ел, коры килү сәбәпле, терлек азыгы юнәтү авыр булды. Фермада эшләүчеләргә дә каешларын кысыбрак буарга туры килә: закон катгый.

– Һәркайсын сатып ала башлагач, мал асрау үзен акламый. Табышын күргәнче, 1–1,5 ел үстерәсе, көн буе карыйсы бар бит әле аны. Күпләп мал асраучыларның кайсының – төп кәсебе шул, кайсы өйрәнелгән гадәт буенча, хәленнән килгәнчә тота, – ди Илдар Усманов.

Сездә өмәләр башландымы әле?

Миләүшә Мәрданова, Лаеш районы Олы Елга авылы:

– Бездә кош-кортны да, терлекне дә аз асрыйлар. Шуңа күрә өмәләр гөрләп үтә, дип әйтеп булмый. Каз асраучы берничә гаилә бар. Алар кошларны ноябрь ахырында туган-тумачалары белән җыелып эшкәртә. Мал-туарны да аяк асты катыргач, карлар төшкәч чалалар. Бездә сатуга дип үстерүчеләр күп түгел. Ит бәясе 430–450 сумнан йөри.

Гөлнур Фәтхетдинова, Чистай районы Исләй авылы:

– Бездә халык күпләп кош-корт, мал-туар тота. Өмәләр башланмады әле, беренчеләре бу атна ахырында булыр, дип көтәбез. Кешеләр үрдәкләрен генә эшкәртте. Олы терлекләрне исә, сатасы булгач, ел дәвамында суеп торалар.

Гөлүсә Габдрахманова, Азнакай районы:

– Хәзер өмәнең билгеле бер вакыты юк. Кем кайчан өлгерә, шул вакытта тотына. Әлегә бездә үрдәкләрне симертәләр. Үзебез август – сентябрьдә эшкәртеп куйдык. Казларны ноябрь ахырында эшкәртербез дип уйлыйбыз. Берничә хатын-кыз, чиратлашып, бер-беребезгә өмәгә йөрештек. Олы малга килгәндә, ит бәясе 450 сумнан йөри.

Белгеч фикере

Каз асрау буенча Ралинә Бәшировадан киңәш:

– Казларны 5 айдан да озаграк тотарга ярамый. Яшь кош мичтә дә тиз пешә, ите дә йомшак, сусыл була.

– Казларга ашлыкны пешереп ашатучылар бар. Бу – хата. Каз алай үсә алмый. Мәсәлән, без тарттырылган бодайга жмых кушабыз. Бу казны симертә һәм тизрәк үстерә.

Мал табибы Мөхәммәт Шәрәфиевтан терлекне симертү буенча киңәш:

– Әгәр хуҗалык үзенең пай җирендә клевер, люцерна үстереп, шуны алып кайтып ашата икән, көзге айларда малларга фураж да бирергә кирәкми. Аны бәрәңге беткәч кенә ашата башларга кирәк. Фураж ул сөтне дә артык арттырмый. Кеше организмына итне эшкәртү ничек авыр булса, сыерга да шулай ук. Шуңа күрә чөгендер үстерү отышлы дип саныйм. Тик шикәр чөгендерен сак кына бирергә кирәк. Күләмен арттырып җибәргәндә, мал эче китеп җәфаланырга мөмкин. Хәер, шикәр чөгендерендә генә түгел, чама хисен һәр нәрсәдә дә онытмаска кирәк. Бәрәңгене көненә – 12 литрлы чиләк белән ике тапкыр, ә чөгендерне 30 килодан да арттырмау яхшы. Ашлык, фуражга өстәп бәрәңге ашаткан мал яхшы була. Аны пешереп мәшәкатьләнергә дә кирәкми хәтта. Чи килеш тә файдасы зур. Гомумән алганда, симертергә куелган терлек тәүлегенә 1–1,5 килога кадәр артырга тиеш. Ә инде 1,5 яшьлек үгез 480–500 килограмм булса яхшы. Суясы малга силос ашатмау яклы мин, чөнки итендә ачы тәм була. Ә менә бәйдә торган, аз хәрәкәтләнгән, күбрәк ятып торган малның ите йомшак була, чөнки болай иткәндә аның мускуллары катмый, йомшак ите генә үсә. Су эчү дә бик мөһим. Терлек сусыл үлән ашаса, су кимрәк кирәк. Маллар өчен талык су 7–12 градус һәм чиста булырга тиеш. Мондый суны сыерлар яратып эчә.

 Ит бәяләре

Казның бер килограммы – 500–550 сум

Эч-башларының килограммы – 350–400 сум

Үрдәкнең бер килограммы – 600 сум

Ысланган казның бер килограммы – 1000 сум

Какланган казның бер килограммы – 1300 сум

Эретелгән каз маеның 1 литры – 300 сум

Каз мамыгының бер килограммы – 1000 сум

Терлекнең алгы боты – 400–430 сум

Терлекнең арткы боты – 450–470 сум

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү