Йә мин, йә авыл: шәһәргә китүчеләр саны арта бара

Соңгы 20 елда республикада 100 меңнән артык кеше авылдан шәһәргә күченгән.  Бу – уртача 4–6 район бушап калган дигән сүз. Шәһәргә китүчеләр арасында хатын-кызлар дүрт мәртәбә күбрәк икән, ә, гомумән, китүчеләрнең өчтән бере – 15–39 яшьтәгеләр. Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров миграция темплары бернинди кысаларга сыймый башлады, ди. Белгечләр моннан фаҗига ясарга кирәкми дип саный, дөрес. Шулай да, авылларны ничек саклап калырга соң?

 

Тормыш аермасы

«Авыл хуҗалыгы продукциясе, яшелчәләр җитештерүдә бу ничек чагылыш табар? Әллә нинди программалар уйлап табарга мөмкин, әмма 4–6 район буш булгач, аларны кем үтәр? Без үзебезне туендыручы җир кешесенә башкача карый башларга тиеш. Әгәр кешенең эше, яшәргә акчасы юк, пенсиясе түбән икән, нәрсә эшләп була?» – диде җан ачысы белән Камияр Байтемиров фермерлар очрашуында. Авылда хәлләр чыннан да шулай мөшкелме? Бу уңайдан «Татарстан муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллинның фикерен белештек.

– Урбанизация ул – бүгенге күренеш кенә түгел. 1917 елга  кадәр авыл җирендә – 70–75, шәһәрдә 25 процент кеше яшәгән. Хәзер киресенчә. Кеше бит цивилизациягә – кайда яхшы, шунда омтыла. Авылда хәлләр үзгәрми, кешеләр  гел шәһәргә китә, дибез. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, бездә әлеге процесс әкренрәк бара, – ди ул. – Бүген авылда яшәү шартлары шәһәрнекенә туры килә. 1970 нче елларда авыл белән шәһәр арасында киртәне бетерү дигән шигарь бар иде. Безнең өчен утопия иде ул. Әмма 1990 нчы елларда мөстәкыйльлекне алып, үзебезнең программаларны кабул иткәннән соң, чыннан да, Татарстанда авыл белән шәһәрдә аерма юк, дип әйтә алабыз.

Аның фикеренчә, проблема авылларда эш булмауга бәйле. Бу процессны эре инвесторлар керү, колхозларны бетерү кызулатты. Инвесторлар зур комплексларда эшли башлады. Шуңа күрә терлекләрне карау юкка чыкты. Бүген авыллар бетә дип фаҗига ясарга кирәкми. Перспективалы авылларны карап, күбрәк эш урыннары булдырырга  кирәк. Шәһәрләрдәге завод-фабрикаларның авылларда филиаллары булырга тиеш.

– Карагыз, иртә белән Казанга бару юлында никадәр машина. Кайтканда да – бөке. Күбесе эшкә шәһәргә йөри. Монда дәүләт программасы кирәк. Бөтен шартларны үз эченә алган программа әлегә юк. Бүгенге ситуация авылларда эш шартлары булдыруга этәрәчәк. Татарстанда бу процесс бик тиз китәчәк. Әгәр филиаллар, эш урыннары булдырсак, күбесе авылга кайтып эшләр. Минем шигем юк. Күбесенең әти-әнисе нигезе  бар, эш булса, анда кайтып өй салачак. Икенче әйбер – яшьләрне калдыру өчен өстәмә кызыксындыру чаралары булдыру. Әйтик, аларга түләүсез җир кишәрлеге, өй төзегәндә ташламалы кредитлар бирү. Бездә бу уңайдан күпмедер эшләнә, әмма әле тагын да  яхшыртырга кирәк, – ди Әгъзам Гобәйдуллин.

«Йокламый» торган авыл

Зәй районындагы иң  зур авылларның берсе булып саналган Аксарны халык телендә әнә шулай дип йөртәләр. Элек өмә ясап, бер көн эчендә йорт күтәрә торган булган алар.  Тырыш, булдыклы халык яши. Ак көнләшү дигән нәрсә каннарына сеңгән. Монда читкә  китү турында түгел, йортны яхшыракны салу, капканы матурракны ясау турында уйлыйлар. Аны эшләп бирердәй осталары да бар. Күршеләр дә бер-берсенә якын урнашкан. Зур йортлар салгач, җир буш тормый,  шул ягы  белән дә аерылып тора Аксар.

– Авылда 800ләп кеше яши, халык саны кимеми. Элек аксарлылар помидор үсентеләре утыртып, күрше Кама Аланы, Әлмәт, Сарман авылларына барып сатканнар. Хәзер мал-туар асрыйлар. Чаллыга, районга барып эшләүчеләр дә бар, – ди Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.

Матурлыкны яраталар, шуңа күрә күпләр бакчаларында чәчәкләр үстерә. Үзара салым акчасының да авылны ямьләндерү, төзекләндерүдә файдасы тигән. Акча бирмим, диючеләр юк икән. Ут, су белән барысы да тәртиптә, зират коймалары әйләндереп алынган. Ике ел  рәттән акчаны урамга асфальт җәяргә тоталар, бу эшне  киләсе елларда да дәвам иттерәчәкләр. Баганада утлар янып тора, кичен гаиләләре белән урамга ял итәргә чыгалар. Балалар мәйданчыклары бар. 2016 елда спорт ярышларында актив  катнашып, спорт комплексы отканнар. Шартлар булгач, авыл кешесе үзен шәһәрнекеннән бер дә ким итеп хис итми. Планнары алга таба да зурдан. Буш җиргә йортлар салып, яшьләрне авылда төпләндерү хакында уйлыйлар. Юрий Гыйльманов әйтүенчә, федераль программага кергән очракта, өйләр  саны  тагын 20–25кә артачак. Җир сораучылар да шактый икән. Район үзәге дә  ерак түгел, 7–8 чакрым ераклыкта гына. Халкына килгәндә, яшьләре дә, 90га җиткән әбиләре дә, 50–60 ел бергә тигез  гомер иткән парлылар да бар.

Читкә китәр идеммени?

Зур авыллар кечерәймәсен, бетмәсен өчен нәрсә эшләргә кирәклеген анда яшәүчеләр яхшырак белә. Чирмешән районының Яшәүче авылында бүген 30лап кына йорт бар.  Авылында эш булса, зоотехникка укыган Илшат Харисов бер районнан икенчесенә күчеп эшләп йөрмәс иде. Казан ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган егет башта  туган авылында  ферма мөдире булган. Бүген инде ферма таркалган. Шуңа күрә белгечкә Нурлат районында сөт комбинатын, Чистай районындагы «Чистай» агрофирмасының сөт комплексын җитәкләргә туры килгән. «Бик сирәк җирдә генә 30 яшькә кадәрге сыер савучылар бар иде. Күбесе – пенсия яшендәгеләр», – ди ул. Хәзерге вакытта Казанга фабрикага урнашып йөргән чагы.

– Яшьләр авылда төпләнсен өчен яшьләргә, беренче чиратта, эш кирәк. Икенчесе, мәктәп. Биш авылга бер генә мәктәп калдыру зур хата булды. Гомер буе авыл хуҗалыгында эшләдем. Ирләренә: «Йә мин, йә авыл, әйдә балалар артыннан шәһәргә китәбез», – дип шарт куючы хатыннар да очрый. Әлбәттә, иргә килешергә генә кала. Әти-әниләр балалар рәхәттә яшәсен дип борчыла хәзер. Без авылдан бер пар оекбаш  белән чыгып киткән идек. Әзергә бәзер булып яшәмәдек,  – ди  Илшат Харисов.

Аның  әйтүенчә, кайбер хакимият башлыкларына яшьләрнең авылда калуы кирәкми дә. «Килгән җитәкче үз кесәсен калынайта да китеп бара. Шул җирлекнеке булса, андагы халык: «Син  үз халкың өчен нәрсә эшләдең?» – дип әйтәчәк. Киткән кешегә сүз әйтеп булмый. Авылыбызда йөрергә мәчет бар әле. Тамырларым авылга береккән, шәһәр минем өчен бары акча эшләү урыны гына. Авылда әни яши, кайтып хәлен белешеп торабыз. Яшәүчедә рухны сүндермәс өчен бәйрәмнәрне бергәләп уздырабыз», – ди Илшат.

«Кунакка барсак та, кайтасы килә»

Балтач районының  Пүскән авылында 63 хуҗалык кына исәпләнсә дә, яшьләренең  читкә китмәве белән аерылып тора ул. Бу авылда клуб та, мәктәп тә юк. Шуңа карамастан, шартлар юк дип зарланмыйлар. Быел үзара салым акчасын да 3 мең сумнан җыйганнар. Эшмәкәрләр дә авылны яшәтик дип ярдәм иткән. Яңа урамда гына йортлар саны унга җиткән. Монда  барысы да – яшьләр. Һәр гаиләдә – 2–3 бала.

Авылга тугры калган династияләр дә бар. Абыйлы-энеле дүрт бертуган Гарифуллиннар хәзерге вакытта Тимирязев исемендәге хуҗалыкта хезмәт куялар. Иң олысы Фәргать – токарь, Фердинанд – терлекче, Фәнис – шофер, Фәрит күрше авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Әтиләре Фәхретдин абый гомер буе –  комбайнда, Гөлфирә апа терлекче булып эшләгән. Хәзерге вакытта балаларының игелеген күреп яшиләр. Җиргә мәхәббәт әти-әнидән күчкән. Бу нәселдә җырламаган кеше юк, оста бииләр. Фәхретдин ага – авыл имамы.

– Өчебез дә йорт җиткезеп чыктык, энекәшебез төп йортта яши, – ди Фәнис Гарифуллин. – Шәһәргә китү мөмкинлеге дә бар иде, әмма без авылны сайладык. Авылны яратам. Кунакка барсам да, тизрәк өйгә кайтасы килә башлый. Авылның өстенлекләре күп инде аның. Беренчедән, саф һава. Икенчедән, бакчаңда үстергән ризык ашыйсың. Үзең эшләп тапканы тагын да тәмлерәк  була. Без тир түгеп яшәргә өйрәнгән. Әтигә ияреп, 12 яшемдә  комбайн ярдәмчесе булып эшли башладым. Шуннан бирле колхоздан киткәнем юк. Сәламәтлек кенә булсын. Мөмкинлекләр дә шәһәрчә бит. Шуңа күрә нигә шәһәр тормышына кызыгырга? Эш булсын, ансыз бер көн дә тора алмыйм.

Хатыны Илзия белән алар өч бала үстерәләр. Олы кызлары – шәфкать туташы. Уллары армиядә хезмәт итә. Төпчекләре мәктәптә укый. Алар да җыр-моңга гашыйк. Фәнис «Җырлыйк әле» тапшыруында да җиңеп кайткан.  Кызлары Илүзә районда узган «Татар кызы» фестивалендә «Иң сөйкемле кыз» дип табылган. Гаиләләре белән төрле бәйгеләрдә дә катнашалар. «Тик торырга вакыт юк. Әле бу көннәрдә бишенче  концертны куеп кайттык», – ди Фәнис.

Үз итү

Соңгы вакытта шәһәрдән авылга кайтып, бакчачылык, терлекчелек белән шөгыльләнүче  фермерлар турында ишетеп язып торабыз. Берничә ел элек шәһәрдә яшәүче Җамалетдиновлар Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылына кайтып төпләнеп,  терлекчелек буенча үз эшен булдырган. Гаилә башлыгы Газинур – эретеп ябыштыручы.  Бу алар өчен чит авыл булса да, аны инде үз итеп өлгергәннәр. Дүрт бала тәрбиялиләр.

– Күп сөйләшергә яратмыйм, эшләргә яратам. Әле тимер эреткән чагым, – дип, Газинур сүзне кыска тотты. – Кайтканга бер дә үкенмибез, кире китәргә дә җыенмыйбыз. Мал-туар асрыйбыз, сөтен сатабыз. Әкрен генә үз җаебыз белән яшәп ятабыз. Йортны сатып алдык. Авылда күңелсез түгел, Аллага шөкер. Барлык шартлар да бар. Өйгә суы, газы кергән. Балаларга укырга мәктәп бар, – диде Газинур.

Арча районының Ашытбаш авыл җирлеге башлыгы рәисе Фәһим Фәйзуллин үз җирлеге  егетләрен мактап телгә алды. Күпчелеге мини ферма программасында катнашып, хуҗалыгында 8–10, 12 баш сыер асрый икән. Ел саен 3–4 хужалык әлеге программада катнашып, субсидия ала. Сөт тапшырып, кредитын каплый, техникасын сатып ала, йортын төзи. Шәхси хуҗалыкларга сыер башына бирелә торган 3–4 мең сум  да  авыл халкы өчен зур ярдәм. Атлар, тана, кәҗәләр сатып алырга ярдәм бар.

– Мин яшьләрне тәнкыйтьләмим, алар эшлибез дип тора. Замана акчага корылды. Теләгән кеше шәһәрдә торсын, шул ук вакытта авылда да менә дигән итеп яшәп була.  Мәшгульлек үзәге төрле һөнәрләр үзләштерергә чакыра, укыта, акчалата ярдәм күрсәтә. Тик ачуны китергән бер әйбер бар. Интернет, өйдән чыкмыйча, җиңел акча эшләргә өйрәтеп ята, – ди башлык.

Фәһим әфәнде әйткәнчә, элек бөтен авыл халкы күмәк хуҗалыкларда эшләсә, хәзер нибары 10 процентка җитә. Авыл хуҗалыгындагы алдынгы технологияләр, заманча җир эшкәртү агрегатлары эшче көчкә экономия ясый. Монысы – бер. Икенчедән, җиң сызганып эшлим, дигән яшьләргә дә каршылыклар күп. «Инвесторлар килеп керү яңа яшәеш форматы булдырды. Аларга авылның социаль сферасы артык чыгым  булса, алар бездә эшләми шикеллерәк караш туа. Пай җирләрен алу бик кыен. Чөнки инвесторга азык базасын тоту өчен җир кыйммәт. Әле моңарчы пай җире алганнарның чүп үлән үстергәне юк, – ди ул. – Авылга ярдәм итәрдәй кешеләр булганда, авыл беркайчан да таркалмый. Буш нигезләр дә бетәчәк. Авылдан киткәннәр яхшы фатирларын балаларына, оныкларына калдырып, кире кайтачак. Шәһәрдә туып үскәннәр дә тартылачак. Тора- бара авылларда үз эшләрен булдыручылар кибет ачкан шикелле (кибеттә пешкән хәләл ризык күп сатыла) кафелар ачып, әби-бабайлар кичке ашны кафеда ашап, ял итеп, аралашып, кайтып китәрләр дип күз алдында китерәм. Авыл җыеннарында миллилекне беренче урында тоту кирәк.

Җир туендыра

Бүгенге вазгыятьтә, кибеттә бәяләр артканда, авыл халкы башкачарак уйлый башлады түгелме? Бәрәңге кишәрлекләрен арттырырга кирәк дигән сүзләр дә ишетелә. Бәлкем, шәһәргә күченеп китүчеләр дә авылдагы буш бакчаларында алабута үстерми башлар. Бу уңайдан халык язучысы Фоат Садриев та, авылда үзгәрешләр булачак, тик шәһәрдән кайтып эшләүчеләре бер процент чамасы гына булыр, дип фаразлый. Яшьләр булган бәхетле авыллар күп түгел, алар шәһәр ягын карыйлар, ди.

– Бакча башында берәүнең буш  җире бар.  Быел  үзем утыртмыйм, теләсәгез, утыртыгыз, ди. Авыл эчендә җирләргә игътибар артачак. Мондый хәлдә, башка әйбер  сатып ала алмасаң, яшәргә кирәк бит. Әгәр җире бар икән, аны утырту ягын караячак. Күп кешеләр хәзер бакчасының яртысына печән чәчә. Ул әйберләр дә кимер дип уйлыйм. Берәр бозау алса, аңа чөгендер, бәрәңге утыртачак. Шундый үзгәреш булыр, – ди  Фоат ага.

Язучы, авылда кискен борылыш булсын өчен, яхшы хезмәт хакы кирәк дип саный.  Аның фикеренчә, һәр авылны саклап булмаячак. Зурракларында җитештерү объектлары ачарга кирәк. «Совет чорында ике теплица тотып, районны кыяр-помидор белән тәэмин иткән егетләр бар иде. Хәзер эссе теплицада тиргә батып, кем эшләргә риза? Эшләтәм дисәң дә, 30–50 мең сум түләргә кирәк. 50 мең сум түләсәләр, кеше Казаннан да җир казырга килергә мөмкин. Миңа 81 яшь, үз көчемә җитәрдәй эш булса, барыр идем. Акчасын түләгәндә, гөрләтеп эшләрләр, шәһәргә дә акча эзләп китмәсләр. Дәүләт барысын да уйлап эшләсен иде», – ди Фоат Садриев.

 

Айрат Фәррахов,  Дәүләт Думасы депутаты:

 – Авылдан шәһәргә күченү – бик зур проблема. Бөтен ил шундый проблема кичерә. Бу сорау кайбер илләрнең икътисади үсеше белән бәйле. Кытайда авыл җирлегендә эшче куллар бик очсыз, аларга аз түләнә. Шуңа күрә аларның продуктлары юньрәк. Россия, Татарстан өчен дә урбанизация мәсьәләсе искәрмә түгел, зур проблема. Кешеләр уңайлы, бигрәк тә балалар өчен мөмкинлекләр зур булган шартларда яшәргә тырыша. Авыл кешеләренә җитәрлек шартлар тудыра алмаган дәүләтләр бу вазгыятьтә оттыра. Авылда милли бергәлек, тел, мәдәният саклана. Татарстанда Президент ярдәме белән   авылны үстерү өчен шактый эшләнә, шуңа күрә ил белән чагыштырганда, шәһәргә күченү күрсәткече югары түгел. Шулай да бу безне шатландырмый. Шуңа күрә Дәүләт Думасы «Авылны үстерү» программасын булдырды. Сайлау компаниясе белән авылларга чыкканда, без инде аның нәтиҗәләрен күрдек. Клублар, фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзелә. Әмма бу гына җитми, сыйфатлы юллар кирәк. Транспорт челтәре, су программалары, иң мөһиме – яхшы акча түләнә торган эш кирәк. Шул чакта  гына яшьләр авылда калачак.  Шуның буенча эшлибез.

 

Таһир Һадиев, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары:

– Кызганыч, бүген авылның язмышын, аның үткәнен, киләчәген барлау тиешле дәрәҗәдә түгел. Гадәттә, күп сөйләгән әйбер турында аз эшләнә. Россиядә XX гасырда 150 меңнән артык авыл юкка чыккан, Татарстанда – 1200. Бүген дә авылның картаюы дәвам итә. Шуның өчен бу мәсьәлә милләтләр өчен: татар халкы булсынмы, удмурт, чуаш, мордвамы – барысы өчен дә мөһим. Бу очракта милләтнең йөрәк тибеше дә кими дигән сүз. Авыл мәсьәләсен хәл итү өчен ил буенча да стратегик мәсьәләләрне карарга кирәк. Әлбәттә, республикада төрле программалар бар. Әгәр дә аның үтәлеше белән шушы мәсьәләләрне хәл итүнең күләмен чагыштырсак, аерма бик зур. Программа белән хәл ителмәсә, авыл язмышын дәвам иттерү кими. Без бу мәсьәләдә көчебездән килгән кадәр эшләргә тырышабыз. Илнең киләчәге турында уйласак, хөкүмәт авыл турында күбрәк кайгыртырга тиеш. Эш урыннарын, кешенең мәнфәгатьләрен өйрәнү кирәк. Әгәр табиб диагнозны дөрес куймаса, авыруны беркайчан да дәвалый алмый. Яңа хезмәт урыннары булдырганда, югары хезмәт хакы түләгәндә, яшьләргә бала тәрбияләү, ял итү өчен  шартлар тудырганда, авылда яшәү нәтиҗәләре бермә-бер артачак.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү