Татарстанда фермерлар кими: алар нәрсәдән канәгать түгел?

Узган ел республикада 128 фермер эшен туктаткан. Нибары 38 кеше генә, тәвәккәлләп, яңа эшен башлап җибәргән. Фермаларын ябып, малларын бетереп, кулларын селтәп китеп баручылар арасында ун елдан артык эшләүчеләре дә, дүрт-биш ел гына үзләрен сынап караучылар да бар. Сәбәп нидә? Фермерлар нәрсәдән канәгать түгел? «ВТ» хәбәрчесе аларның үзләре белән сөйләште.

Качу

Узган ел республикада шәхси хуҗалыклар һәм фермерлар 128 млрд сумлык продукция җитештергән, ягъни бу – барлык күләмнең 44 проценты дигән сүз. Бүген фермер хуҗалыкларында 107 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, аларның 38,6 меңе – сыерлар. Тик Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китергән мәгълүматлар буенча, узган ел фермер хуҗалыкларында терлекләр 4,5 процентка (5807 баш) кимегән. Әйтик, 2022 ел белән чагыштырганда, маллар Яңа Чишмәдә – 1914, Югары Осланда – 1198, Балык Бистәсендә – 649, Питрәчтә – 610, Арчада 383 башка азайган. Арту нибары ун районда гына күзәтелә. Министр Марат Җәббаров еллык коллегия вакытында моның төп сәбәбен, 5 еллык бурычы беткәч, хуҗалыкларның ябылуына бәйләп аңлатты.

– Әгәр 2022–2023 елларда 710 млн сумлык грант алган 109 хуҗалык уңышлы эшләп китсә, вазгыять яхшы якка үзгәрәчәк. Тагын дүрт эшмәкәр 38 млн сум күләмендәге ярдәмне быел алачак, – диде ул.

Әйе, уңышлы эшләп киткән очракта. Тик аларга моның өчен шартлар тудырыламы? Әйтик, Арча районының Пөшәнгәр авылында яшәүче Илһам Низамов ун елдан артык фермер хуҗалыгы тоткан. Тик быелдан ул КФХны ЛПХга, ягъни шәхси хуҗалык итеп күчергән. Дөрес, 40 баш терлеген дә киметмәгән, җирләрен дә бетермәгән.

– Эш ачканда, гаилә фермеры буларак, 1 млн сум субсидия алган идем. Бер тиен акча юк чакта мондый ярдәм алу яхшы булды. Ул вакытларда ферманы төзеп чыгу 3 млн сумга баса иде. Җитеп бетмәгән акчаны дуслардан, туганнардан җыеп, ферманы аякка бастырдык. Җир документлары да бик вакытлы әзер булды. Кыскасы, эшләргә кызык иде, ә хәзер бернинди дә файдасы калмады. Грант, субсидия алу Берлинны алуга тиң. Шуңа күрә фермер булдым ни дә, шәхси хуҗалык булып эшләдем ни, аермасы юк, – диде ул.

Аның сүзләренчә, соңгы елларда фермерлар эшчәнлегенә таләпләр дә катгыйланган.

– Тирес түккән өчен дә документ сорый башлауга калгач, юк инде ул, – дип көрсенә кичәге фермер.

Кадере артырмы?

Узган ел Азнакай районында җиде фермер эшен туктаткан, дүрт кеше шәхси хуҗалык булып эшли башлаган. Эшләрен туктатучылар арасында өчесе – грант алып, биш еллык бурычын үтәүчеләр.

– Яңа гына грант алып эш башлаучыларны салымнар, тикшерүләр куркыта. Бу – замана таләбе, тик күпләр аны булдырып чыга алмый, – ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рамил Исламов. – Моңа кадәр грантта башлыча өлкәннәр, элек үзләре колхозда эшләгән кешеләр катнашты. Яшьләр әле үзләрен күптән түгел генә программаларда сыный башлады. Теге буын картайды, эшләрен тапшырыр кеше юк. Моннан тыш, узган елгы сөт бәяләре һәм корылык фермерларга нык сукты.

Аның фикеренчә, авылда фермерларның үз урыны һәм роле бар.

– Авылда барыбер үз эшен алып баручы бер-ике кеше була. Безнең районда, мәсәлән, өч авылда гына авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче кеше юк. Яхшымы, начармы, алар эшли. Халыкны итле һәм сөтле итәләр, беренче чиратта сыйфатлы продукция җитештерәләр. Көндәшлек өчен дә кирәктер, дип саныйм. Дөрес, алар күп вакыт агрохолдингларга да, шәхси хуҗалыкларга да оттыра, көндәшлеккә сәләтле түгел. Шулай да мин аларның эшчәнлеген бөтенләй бетереп атмас идем. Ирекле авылында Айрат дигән егетебез заманында грант алып эшли башлаган иде. Бүген ул – авылны тотып торучы кеше. Андыйлар тагын бар. Миңа калса, бу авыр чорны узып, киләчәктә фермерларның кадере артыр.

Мәсгут авылында яшәүче Ринат Вафиев узган ел эшен туктаткан. Артта – ун еллык хезмәт, 150 баш терлек. Үзе шаяртып: «Картайдым, күпме эшләргә була инде?» – дисә дә, сәбәпләре тирәндәрәк булып чыкты.

– Соңгы елларда табигать шартлары шактый сынады безне. Ашлыкны сатып алырга туры килде, ә саткан сөтнең бәясе юк. 11 сумга тапшырып, файдасы ничек булсын? Салымнар да туйдырды. Керемен саныйлар, чыкканы исәптә юк. Безнең авылда берничә яшь фермер бар, ләкин аларга бер ярдәм дә юк бит. Грант акчасын барыбер кире алып бетерәләр. Беренчедән, сөтне арзанга алалар, икенчедән, салымын түләттеләр, өченчедән – Пенсия фонды. Бернинди дә ярдәм кирәкми, бары тик салымны гына бетерсеннәр, яки киметсеннәр. Аннан соң терлек техника түгел бит, сүндереп куеп булмый. Бер көнгә дә калдыра торган түгел. Әле болай да кечкенә бозауларны бөтенләй сатып бетермәдем. Өйдә дә ятасы килми, хәрәкәт булсын дип, шул таналарны карыйм. Колхозны бетергәндә, 5–6 ферманы үземә алган идем. Аларны ташлап кайтып китсәң, гел юкка чыгарачаклар. Ә тапшырырга башка кеше юк, – диде ул.

 Я отасың, я ятасың

Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимеров әйтүенчә, әлеге вакытта республикада 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы теркәлгән.

– Соңгы берничә елда аларның саны кими, узган ел аеруча нык сизелде. Чөнки, беренчедән, сөт һәм ашлык бәяләре бик түбән тәгәрәде. Күпләр, фермерлыктан китеп, шәхси хуҗалык буларак эшләүне отышлырак дип санады. Моннан тыш, дәүләттән алына торган ярдәм дә тигез бүленми. Узган ел шәхси хуҗалыклар һәм фермерлар җитештергән продукция барлык күләмнең 44 процентын алып тора. Ә дәүләттән ярдәмне 16,8 процент кына алганнар. Эре агрохолдингларга исә мондый ярдәмне биш тапкыр күбрәк биргәннәр. Әгәр алынган ярдәм буенча карасак, эре хуҗалыклар продукцияне дә биш тапкыр күбрәк бирергә тиеш бит. Бу турыда күп сөйлибез, тик нәтиҗә юк, – ди ул.

Әлеге фикерне Чүпрәле районының тәҗрибәле фермеры Равил Бикчуров та дәвам иттерде.

– Эре агрохолдингларга ташламалар зур, ә фермерларга аларны ясамыйлар. Элек субсидияне техниканың 40 проценты күләмендә бирәләр иде. Хәзер 30 процентка калдырдылар. Әле аның да акчасын өчәр ел алмаган фермерлар күп. Соңгы елда ярдәмне бөтенләй кистеләр. Әйтик, 10 млн сумлык техника алган очракта, хөкүмәттән 3 млн сумы кире кайтарылырга тиеш. Тик хәзер аны 2 млн сумга гына калдырганнар. Яңа эш башлаган фермер өчен бу – бик нык аяк чалу. Шуңа күрә аларның саны елдан-ел кими, – ди ул.

Исем-фамилиясен газетада күрсәтүне теләмәгән кооператив әгъзасы да, фермерларның күпчелеге төрле басымга түзә алмыйча эшен туктата, дип саный.

– Үзебез ничек тә тырышабыз, тик эшләрен ничарадан бичара туктаткан кешеләрне бик яхшы аңлыйм мин. Кул хезмәтеннән бигрәк, документ эше күп. Һәр төрле анализлар да шактый акча таләп итә. Эш башлаганда, каян булырга тиеш икән ул? Шуңа күрә кешеләр «астан» гына эш алып бара башлый. Грант, программаларда катнашканда бизнес-планнар да пилот проекты кебек кенә эшләнә. Аны тормышка ашыруга нибары җиде ел бирелә. Ул вакыт эчендә я күтәреләсең, я ябыласың. Тиздән эре холдинглар гына калыр, ахрысы. Башкалар кысрыклауга чыдый алмас. Эшлим дигән кешенең дә бугазына басалар, – диде ул.

2022–2023 елларда «Агростартап» грантлары түбәндәге юнәлешләр буенча бирелгән: сөтчелек – 24, итчелек – 23, җиләк-җимеш культуралары үстерү – 13, игенчелек – 5, кошчылык – 3, атчылык – 3, яшелчәчелек – 2, балыкчылык – 2.   

«Гаилә фермалары» программасы буенча бирү тәртибе: сөтчелек – 18, кошчылык – 9, атчылык – 1, җимеш агачлары утырту буенча – 1.

Фермерларның эшләрен туктату сәбәпләре:

  • җитештергән продукциянең түбән бәядән сатылуы;
  • техника, ягулык, ашламаларның чамадан тыш кыйммәтләнүе;
  • кадрлар кытлыгы, фермерларның картаюы, буыннар бәйләнеше өзелү;
  • кредит ставкаларының, салымнарның югары булуы;
  • төрле тикшерүләр, анализлар.

 

Район Эш башлаучылар Эшләрен туктатучылар ЛПХга күчүчеләр
Әгерҗе 0 1 6
Азнакай 4 7 4
Аксубай 1 4 2
Арча 1 7 6
Баулы 0 7 0
Биектау 4 1 1
Кама Тамагы 0 6 4
Кукмара 0 13 6
Мөслим 3 10 0
Балык Бистәсе 1 13 2
Сарман 2 9 2
Спас 0 6 0
Чирмешән 0 0 0

Күрсәткечләрне Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы тәкъдим итте.

 


Фикер өстәү