Сөт бәясе: тапшыручы да хаклы, җыючыны да гаепләп булмый

Бу теманы беренче тапкыр гына күтәрүебез түгел, тик күпме генә язсак та, ул мал асраучы авыл халкы өчен иң авырткан темаларның берсе булып кала бирә. Бәяләнми. Сыер тотучыларның хезмәте бәяләнми.

Җәен сөт күләме арткач, аның бәясе төшә. Кышын бәясе бераз күтәрелгәч, сөте кими. Нәкъ табышмак төсле: башын алсаң, койрыгы ябыша, койрыгын алсаң – башы… Шул сәбәпле, халык сыер башын да киметә. Аларны да аңларга була: сыерын асрагач, аннан файда да күрәсе килә. Кибеттәге сөтнең литры 50–60 сум икәнен күргәч, тагын да ныграк үртәлә алар. Районнарда халык бүген күпмедән сөт тапшыра? Бәяләр төрлелегенең хикмәте нидә? Халык һәм сөт җыючылар нәрсә ди? «ВТ» хәбәрчесе әнә шулар хакында белеште.

Үзең сату – отышлырак

Сөт бәяләре белән кызыксынып, республиканың шактый районына шалтыратып алдык. Күпләп, ягъни биш-алты сыер асраучылар сөтләрен җыючыларга тапшыра. Ә менә бер-ике генә сыер тотучылар сөт ризыкларын үзләре урнаштыру җыен карый икән. Кайбер авылларда сөт җыюлар бөтенләй беткән. Вазгыять менә шулайрак.

– Бигрәк арзан бәядән җыялар бит. Ә болай без аз булса да керем кертә алабыз. Терлеккә азык юнә,,тер өчен булса да ярап куя, – ди сөтләрен машинага салып, шәһәргә сатарга чыгып киткән апа-абыйлар.

«Терлек асрау файдалы түгел». Монысы – кулына сумкасын тотып, кибет юлын таптаган яшь-җилкенчәк әйтә торган сүзләр. Шуңа күрә авыл халкының күпчелеге сөтлебикәләрнең саны кимүне салаларның «картаюы» белән дә аңлата.

– Без үзебез сыер тотмыйбыз, чөнки саулык бик яхшы түгел. Яшьләрнең асрыйсы килми. Үзебез яшь чагында өчәр сыер асрадык, авылда 200ләп сөтлебикә бар иде. Хәзер хуҗалык саны да артты, аның каравы сыер башы 35ләп кенә калды. Күп кеше, сатып алсаң, арзанга чыга, дип малын бетерде. Бүген бездә сөтне 20 сумнан җыялар. Кибеткә дә сөтен дә, сөт ризыкларын да еш кайтарып торалар, – диде Кукмара районының Янсыбы авылында яшәүче Маһинур Юзмөхәммәтова.

Әлмәт районының Бишмунча авылында яшәүче Лилия Купаева әйтүенчә, авылда сөт җыю күптәннән беткән икән инде.

– Бездә мал асраучылар клиентларны үзләре таба. Авыл, Әлмәт буйлап шәхси машиналарында тараталар. Күрше авылларга да илтәләр, – ди ул. – Сыер асраучы хуҗалыклар бик аз хәзер. Халык шәһәрләшеп бара. Бик кызганыч, дәррәү көтү куган вакытларны сагынам. Дөрес, 5–8 сыер асраучылар да бар авылда. Ә безнең бөтен урамыбызга – бер сыер, анысы да бездә. Арткан сөтне күрше кереп ала, иптәшемнең эш урыныннан сорыйлар, юл уңаеннан шунда алып китә. 3 литры – 100 сум. Каймакның (сөт өсте) литрын 160–180 сумнан бирәбез. Үзең саткач, алай очсыз түгел, ләкин тарата башлагач, юл хакы арта инде. Элекке заманда әни (укытучы, өчәр сыер асрадылар) мәктәп директоры өчен дә тапшыра иде. Сыерлары юк – хөкүмәт бурычы бар.

Социаль челтәрләрдә сораштыру уздыргач, Ульяновскидан да язучылар булды. Флүрә исемле ханым әйтүенчә, аларда да халык сөтләрен үзләре сата икән. Тик безнең республика белән чагыштырганда, биредә 3 литрлы сөт бәясе 150 сум тора, ди. Шәһәр якын булгач, аны урнаштыру белән дә бернинди дә проблемалары юк.

Кемдер зурга өмет итә, ә кемдер азга да канәгать. Буа районының Вольный Стан авылында яшәүче Минзия апа өч сыер сава һәм сөтенең литрын 19 сумнан тапшыра.

– Районга күрә начар түгел инде. Без канәгать. Савабыз да чиләкләребезне ишегалдында калдырабыз, җыючы үзе салып алып китә. 25 сумны кем бирсен сиңа? Дөрес, күрше авыллардан 24 сумга җыючылар да бар. Җәй көне 17 сум биргән иде безнеке. Хәзер сөт аз инде, сыерлар бозуларга тиеш. Сөт җыючыбыз намуслы эшли. Үзебезгә тиешлесен үзебезгә бирә. Зарлана торган түгел. Күпме тапшырабыз, шуның кадәр акчасын алабыз, – диде ул.

Актанышта сыерлар арта

Ике атна элек Актаныш районының Нур Баян исемендәге хуҗалыгында киңәшмә узган иде. Монда эре хуҗалыклар сөтен Актаныш сөт комбинатына тапшыру турында да сөйләштеләр. Әлегә районда эре хуҗалыклардан алына торган сөтнең уртача бәясе 23 сум 50 тиен. Завод база бәясен 25–26 сум дип тәкъдим итә.

– Завод колхоз сөтен 25–26 сум белән кабул итәр дә ул, ә хуҗалык сөте һаман түбән бәя – 20–20 сум 50 тиен булырмы? Хәзер колхозга тапшыручы шәхси хуҗалыклар да бар. Тик алар акчаны картага гына күчерә. Бар кеше дә карта тотып Актанышка чаба алмый бит инде. Андыйларга нишләргә? Без дә хуҗалыкка тапшырыр идек аны, тик менә шул авырлыгы булгач, җөрьәт итми торабыз, – дигән фикер калдыручылар да бар социаль челтәрләрдә.

Актаныш районына шалтыраткач, сорауларыбызга җавап бирердәй кешене эзләп тапканчы бераз тырышырга туры килде. Идарә менә инде 7 ай җитәкчесез икән. «Әлегә бу урынга лаеклы кеше таба алмыйлар», – дип аңлаттылар безгә. Сорауларыбызга идарәнең баш хисапчысы Дилүс Мөхәммәтдинов җавап бирде. Аның сүзләренчә, бүген районда 23 җирлектән тәүлегенә 32 тонна сөт җыеп алына. Аларны халыктан 49 кеше җыя икән. Районда сөткә уртача бәя 20 сум дип билгеләнгән. Дөрес, арада 19 сумнан алучылар да, 22 сум 50 тиен түләүчеләр дә бар.

– Декабрьдә район буенча уртача бәяне 22 сумга күтәрмәкчеләр иде, ләкин әлегә бу турыда төгәл әйтә алмыйм, – диде Дилүс Мөхәммәтдинов. – Актаныш сөт заводы да тиздән сөт җыючылардан 23 сум белән ала башлаячак.

Бүген районда шәхси хуҗалыкларда 4831 сыер асрыйлар. Мини фермалар төзү программасында катнашу хисабына, якынча алты ел эчендә сөтлебикәләрнең саны якынча 550гә арткан. Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйрова да шушы ук фикерне әйтте.

– Соңгы елларда бездә сыер асраучылар арта гына. Узган ел – 4, быел 3 кеше программада катнашып, мини фермалар җиткереп чыкты. 1 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, җирлектә 465 мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 205е – сыер, – ди ул.

Шушы җирлеккә керүче Чирү авылында 12 баш сыер асраучы Назыйм Сәлихов сөтләрен «Насыйров» исемендәге шәхси предприятиегә литрын 22 сумнан тапшыра.

– Мин бик канәгать. Үзләре килеп алып китә, мәшәкате азрак. Күбрәк сыер савучылар заводларга үзләре дә алып барып тапшыра. Җәен сөтнең бер литры өчен 21–21 сум 50 тиен бирде. Без сөтне күп тапшыргач, арттырып та түли дә беләм. Иң күп  сөт саткан айда 81 мең сум керем керттек. Әлегә сыерларның бозаулый торган чагы. Сөт азрак савыла. Аннан соң кышын сөт болай да кимүгә таба бара бит. Соңгы елларда бездә сыер асраучылар артты. Безнең авылда көтүгә 17 баш терлек чыга иде. Быел 52 баш йөрде, – диде ул.

Кайда – 19, кайда – 25 сум

Күргәнебезчә, халыктан җыеп алына торган сөт бәясе төрле районда төрлечә. Күпчелегендә ул әлегә 22 сум 50 тиен тирәсендә тирбәлә. Узган елларда республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан сөт бәяләре контрольдә тотыла, районнар белән элемтә нык була торган иде. Быел министрлык безгә биргән җавабыннан аңлашылганча, бәяләргә мониторинг ясала, тик төгәл бер бәядән киметмәскә, дигән күрсәтмә бирелмәгән. Кем ничек булдыра, кыскасы…

Азнакайның «Бәрәкәт» кооперативына сөтне 20 фермер, 140лап шәхси хуҗалык тапшыра. Алар аны фермерлардан – 23, шәхси хуҗалыклардан 22 сум 50 тиенгә кабул итәләр.

– Сөтләрне җыябыз, туплыйбыз, фильтр аша үткәрәбез, сыйфатын тикшереп, суытып, заводларга җибәрәбез, – диде кооператив җитәкчесе Рәмис Сәхапов.

Ә минем хәтерләвемчә, өч еллар тирәсе элек, эшли генә башлаган чорларда, бәяләрегез  югарырак иде шикелле…

– Әйе, бәяләр көн саен үзгәреп торучан шул, – ди Рәмис. – Сыйфаты яхшы булган очракта, югарырак бәядән – 24 сумнан түлибез. Җәен 21 сумнан кабул иттек. Кышын барыбер артыгын арттырып булмый, чөнки заводлар да бәяне әллә ни күтәрми. Аннан соң цехка җиһазлар сатып алдык. Чыгым күп. Бу да бәяләргә йогынты ясамый калмый. Аллаһы боерса, шушы цехны эшләтеп җибәреп, үзебез эшкәртеп сата башлагач, бәяне арттыру мөмкинлеге булыр иде. Киләчәктә намуслы эшләп килүче кооператив әгъзаларына да башка бәядән түләү теләге бар.

Шактый кеше белән аралашып чыкканнан соң, республикада халыктан җыела торган сөтнең бер литрына 25 сум түләүчеләр барлыгы да ачыкланды. Ярым шаярып-ярым җитди итеп әйткәндә, «мондый эшмәкәрләр сыер асраучының хыялы» дип әйтергә генә кала. Мөслим районының Тойгелде авылындагы «Фәизов» кооперативы халыкка 25 сумнан түли. Хикмәт нидә?

– Чөнки без сөтне үзебез эшкәртәбез: атланмай ясыйбыз. Бөтен хикмәт шунда,  – ди кооператив башлыгы Фәит Шәймурзин. – Үзебезнең сөт җыючыларыбыз, машиналарыбыз бар. Эшчеләргә генә акча түлибез. Ә трейдерлар завод биргән бәядән тагын үзләренә дә калдыралар. Кышын югары бәя куеп түләү мөмкинлеге зуррак. Җәен продукциягә дә бәя төшә. Шул сәбәпле, халыктан җыйган сөткә дә бәя кими. Маебыз бик тәмле. Халык чират торып ала. Бүген 19 сумга сөт сату – бик арзан бәя инде. Безнең республикада андыйлар да бармы әллә?

Кооператив сөтне Мөслим, Сарман, Азнакай, Актаныш, Башкортстанның Бакалы районнарынан җыя.

Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан районнардагы шәхси хуҗалыклардагы сыерлар саны турында мәгълүмат сораткан идек. Кызганыч, мондый мәгълүмат булмады. Аның каравы, алар авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыкларындагы мөгезле эре терлек саны турында мәгълүмат тәкъдим итте. Шулай итеп, быел республикада аларның саны 16136 башка кимегән: мәсәлән, Әгерҗе районында – 2444 башка, Аксубайда – 2781гә, Минзәләдә 5016га. Терлек саннарын арттыручы районнар да бар. Мамадышта маллар – 5256га, Кукмарада – 2975кә, Сабада – 1479га, Балтачта 1239 га ишәйгән. 

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, ноябрь аенда Россия авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 6 процентка — 46,13 мең тоннага кадәр арткан. Илнең сигез төбәге, шул исәптән Татарстан да, иң югары күрсәткечләргә ирешкән.

Бүгенге көндә республика буенча тулаем савым 3,6 мең тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда, 221,5 тоннага күбрәк (106,5 процент). Бер сыердан көнгә 16,4 килограмм сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 1,8 килограммга артыграк.

Республикада тәүлеклек сөт сату 4,1 мең тонна тәшкил итә, бу 2019 елга караганда 250,7 тоннага күбрәк. Татарстан районнары арасында бер сыердан тәүлеклек савым буенча Әтнә, Мамадыш, Кукмара, Саба һәм Балтач районнары лидер булып тора.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү