«Шулкадәр хезмәт куйгач, нәтиҗәсен дә күрәсе килә»: сөт бәясе ник түбән?

Газетабызның узган саннарында республика районнарында халыктан җыела торган сөт бәяләренә күзәтү ясаган идек. Язма басылып чыккан көнне үк Апас районының Олы Бакырчы авылыннан борчулы мөрәҗәгать килеп иреште. «Башка түзәр чамабыз калмады. Гыйнварда халыктан җыела торган сөткә түләү бер сумга төшкән иде. Инде 1 февральдән тагын бер сумга киметеп, сөтнең литрына 24 сум түләмәкче булалар. Болай булмый бит инде. Мал асрауның кызыгы калмады», – дип шалтыратты Миләүшә Булатова. «Килеп күрегез әле безнең авылны», – дип тә чакыргач, юлга кузгалдык.     

Аңлатучы юк

Апас районының Олы Бакырчы авылы матур, төзек, мул тормышлы. Җирлеккә ике авыл керә. 328 хуҗалыкта 580 кеше яши. 197 хуҗалык – Бакырчы авылында. Күптән түгел генә авыл үзәгендә почта, авыл советы, клуб, музейны берләштергән ялт итеп торган матур бинаны сафка бастырганнар. Аннан ерак түгел генә азан тавышы ишетелеп торган мәчетләре дә бар. Иң мөһиме, анысы буш тормый. Без барган көнне дә утызлап ир-ат җомга намазыннан чыкты.

– Мәчетебезнең буш торганы юк. Шөкер, халык динле бездә. Намазга йөриләр, Коръән ашлары уздыралар. Мәчеткә ярдәм итүче эшмәкәр егетләребез дә бар, – ди авыл хәзрәте Шәүкәт Гайнетдинов.

Мәчеттән ерак түгел генә авылның мәктәбе, балалар бакчасы, Шәүкәт Галиев исемендәге музейлары бар. Кызганыч, башка бик күп авылларга хас булганча, балалар саны гына аз. Зур мәктәпләрендә 22 укучы белем алса, бакчага 7 бала йөри.

– Авылыбыз бик матур. Рәхәтләнеп яшәр өчен барлык мөмкинлекләр бар. Тик, аяныч, кеше генә юк. Яшьләр шәһәргә китә, авылда өлкәннәр генә утырып кала. Берни дә эшләр хәл юк, – ди  авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев.

«Апас мол» агрофермасында 47 кеше эшли. Авылның балта осталары да, умартачылары да бар. Шулай да җирле халыкның күпчелеге терлекчелек белән шөгыльләнә. 43 хуҗалыкта 250 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Аларның йөздән артыгы – сыерлар. Алтышар-җидешәр баш сөтлебикә тотучылар да бар. Кайбер хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны 30га кадәр җиткән. Тик күпләп мал тотсалар да, авылда бер генә фермер да юк.

– Барлык өстенлекләрен аңлатып торсак та, бездә халык фермер хуҗалыгы булып теркәлүгә башы-аягы белән каршы. Үзләре тырыш, эш сөючән, тик программаларга керергә, дәүләттән акча алырга теләмиләр. Белмим, куркумы бу, дәүләткә бәйлелек, дип кабул итүме, бары тик үз көчләренә генә ышанумы? Әйтә алмыйм, – ди Фәрит Вәлиев.

Редакциягә шалтыраткан Миләүшә һәм Наил Булатовлар да төп керемнәрен терлек асрап алалар. Бүген аларның хуҗалыгында сигез сыер бар.

– Гомер буе терлек тоттык, – диде хуҗабикә. – Без аларны аз булса да кереме булыр, дип тотабыз. Соңгы 3 елда 6–8 баш сыер савабыз. Сөт сатып, кулга ай саен акчасы кергәч, тормыш итәргә иркен дә, рәхәт тә бит.

Тик халыкның кәефен сөт бәяләренең әледән-әле уйнап торуы гына кыра. Миләүшә апа әйтүенчә, июньдә сөт өчен 27 сумнан түләгәннәр. Июль башында – 25 сум 50 тиен булган да, 16 июльдән 22 сумга төшкән. 1 сентябрьдән 15 гыйнварга кадәр исә 26 сумнан түләгәннәр.

– Сөтнең литрына 26 сумнан түләгәндә бик канәгать идек, зарланмадык. Алты сыерның сөтен сатып, аена 70әр мең сум акча алып килдек. 80 меңгә якын алган вакытлар да булды. Без бер елда 900 мең сумлык сөт сатабыз. Аз акча түгел бит. Тик гыйнвар уртасыннан сөт хакы 25 сумга төште. Әле менә сөт җыючыбыз 1 февральдән 24 сумга калачак, дип хәбәр итте. Шуннан соң сезгә мөрәҗәгать иттек.

Кереме шактый булса да, мал тотучының чыгымы да, мәшәкате дә күп шул.

– Йокыдан иртәнге 4 нче яртыда торабыз, – ди Миләүшә апа. – Чәйләр эчеп, сарайга чыгабыз. Терлекләрне ашатып, асларын чистартып, савып, сөтләрне тапшырып, 7 нче яртыда өйгә керәбез. Шуннан соң машинага утырып, кибетебезгә кузгалабыз. Төш җиткәндә кайтып, тагын сарайга чыгабыз. Шулкадәр хезмәт куйгач, нәтиҗәсен дә күрәсе килә. Ризыгын да бушка китереп бирүче юк. Барысын да сатып алабыз.  Узган ел 124 төргәк печән белән салам (колхоз бер төргәген 250 сумнан гына бирде), алты «КамАЗ» жом, 40 капчык көрпә, 5 тонна ашлык алдык. Сөт бәясе 26 сум булганда иген, печән, жом алган чыгымны 1,5 ай сөт сатып капладык. Ул вакытта алты гына сыер савыла иде әле. Тик хәзер сөт 24 сумга төшеп утырса, шулкадәр көч кертеп асрауның бер кызыгы да калмый бит.

Хатынының фикерен гаилә башлыгы да куәтләде.

– 24 сумга кала дип әйткәч, әлбәттә, кәеф төште. Мал тотуның бер файдасы калмый бит. Нәрсә телиләр, шуны эшлиләр. Безгә сөт бәясе төшүнең сәбәпләрен булса да яхшылап аңлатсыннар иде. Беркемгә берни аңлатучы юк, – дип сүзгә кушылды Наил Булатов. – Без сөт җыючы Дамирдан да канәгать. Вакытында килә, китә, акчаны соңга калмыйча бирә. Сөтнең сыйфатын да карап, тикшереп торалар. Безгә дәгъва белдергәннәре юк.

Сөт бәясенең түбән булуы Булатовларны гына түгел, башкаларны да борчый. Тик күпчелеге тел яшереп калуны өстенрәк күрә.

– Безгә хак төшерү сәбәпләрен аңлатучы юк. Килеп әйтәләр дә, без риза булып торабыз. Җәйгә бәяләр тагын төшәчәк инде, – диде исемен газетада күрсәтмәүне сораган бер апа. – Ирем авырый, эшләми. Шул сөт акчасына яшибез. Узган айда 4 сыер савып, аена 34 мең сум акча алдым. Мал тотуның чыгымы да күп, әлбәттә. Тик ай саен акчасы кереп баргач, ваклашмыйбыз. Дүрт сыерның дүрт бозавы да була бит әле. Берсен үзебезгә суйсак, калганын иткә сатабыз. Аның кереме каралты-кураны карарга китә.

«Үзгәрмәячәк»

Билгеле, халыкның зарын авыл советында да беләләр.

– Ул сөт проблемасы ничә елдан бирле дәвам итә инде, – дип көрсенде Фәрит Вәлиев. – Яңа сөт комбинаты ачылгач, бәясе күтәрелер дип көткән идек, тик әлегә өметләр акланмады. Үзем колхоз рәисе булып эшләгәндә, сөтнең литрын 12 сумнан тапшыра идек. Ул вакытта «Волжанка» суы 17–18 сум тора иде. Судан да арзанрак иде сөт. Бүген дә шул ук хәл күзәтелә. Февральдә тагын бер сумга төшерәм, дип язган иде сөт җыючы. Анысы булырмы, юкмы, әлегә төгәл билгеле түгел. Әлегә сөт комбинаты бәяне шул ук дәрәҗәдә калдырган. Ничек кенә булса да, 25 сумы да, 26сы да арзан инде. Бакырчыдан көненә 600 литр сөт тапшыралар.

Җирлек башлыгы әйтүенчә, сөт бәяләренең арзан булуында халыкның да гаебе бар. Аның фикеренчә, хуҗалыклардан җыелган сөтнең сыйфаты тотрыклы түгел.

– Сөт җыючылар сөткә су кушудан, антибиотиклы булудан зарлана, – ди ул. – Барысы да алай эшләмидер, ләкин бер кашык дегет бөтенесен бозып куярга сәләтле.

Әлеге мәсьәлә буенча Апас районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Гыйсмәтов белән дә сөйләштек. Ул безгә: «Әлегә сөт бәясен бер дәрәҗәдә тотабыз, үзгәрешләр булмаячак», – дип вәгъдә бирде.

– Әлеге вакытта бездә сөт өчен халыкка 25 сум түлиләр. Чыннан да, 24 сумга төшерү турында сүз булган иде, тик без моны туктатып тордык. Район башлыгы белән бергә барлык сөт җыючыларны җыеп әйтергә уйлыйбыз, – диде ул.

Сөт бәясе түбән булу сәбәпләренә килгәндә, идарә башлыгы беренче чиратта халыктан җыела торган сөтнең сыйфаты начар булуга ишарәләде. Аның сүзләренчә, халык сөткә су кушу белән мавыга, антибиотиклар да еш чыга. Икенче сәбәп – сөтнең арадашчылар кулыннан узуы.

– Бүген Апаста халыктан сөтне 16 кеше җыя. Сөт җыючылардан заводка барып җиткәнче, берничә кул аша уза. Бәяне шул да түбәнәйтә, – дип аңлатты Радик Гыйсмәтов. – Әйтик, Күккүз җирлегендә яшәүче Алсу апа сөтне үзе эшкәртә. Халыктан сөт җыя да, каймагын, эремчеген ясап, Казанга базарга алып барып сата. Ул аена 27 сум бирә. Киләчәктә районда кооператив ачарга планлаштырабыз. Шуннан соң дүрт машина алып, заводка сөтне турыдан-туры китерә торган булсак, бәлки халыкка да күбрәк түли алыр идек.

Халыктан җыела торган сөт бәяләренең түбән булу сәбәпләре

  1. Районның сөт тапшыру пунктларыннан еракта урнашуы.
  2. Сөтнең кулдан-кулга күчеп йөрүе. Халык – сөт җыючы – трейдер – сөт комбинаты. Баскыч биегрәк булган саен, авыл кешесе кулына килеп ирешә торган акча кимрәк була.
  3. Сөтне аз күләмдә тапшыру. Ягъни районда терлек саны азрак булган саен, сөт бәясе шуның кадәр кимрәк була. Чөнки чыгымнар үз-үзен акламый.
  4. Сөткә ихтыяҗ кимү. Кешенең сатып алу мөмкинлеге кимү сәбәпле, сөт эшкәртү дә азая.
  5. Халыктан җыела торган сөтнең сыйфаты тотрыклы булмау.
  6. Трейдерлар арасында килешү. Өстәмә табыш алыр өчен, бер-берсе белән килешеп, бәяләрне бер дәрәҗәдә тоту.
  7. Читтән коры сөт керү. Бәясе арзанрак булгач, заводлар коры сөткә өстенлек бирә.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү