Утарда язгы кояш нурлары астында сыерлар мөгри, якында гына трактор гөрелтесе ишетелә, төзек, матур йортларда тормыш кайный, мәчеттә азан тавышы яңгырый, балалар, чыр-чу килеп, мәктәптән кайта. Бу авазлар – авылның йөрәк тибеше. Колхоз-совхозлар таралып, авыл халкы төрле җирләргә эш эзләп сибелешкән елларда Аксубай районының Яңа Дума авылында яшәүчеләрнең күпчелеге муллык һәм бәрәкәтне үз авылларында тапкан.
Мал-туарга бай авыл
Яңа Дума авылында 688 баш мөгезле эре терлек тоталар. Шуларның 364е – сыерлар. Ягъни һәр хуҗалыкка 5,5 баш мал туры килә. Әлеге күрсәткеч буенча авыл районда беренче урында тора. Республика буенча да ул лидерлар исемлегенә керә. Биредә 4 көтү генә бар, хәтта малларга йөрер өчен җир җитми. Авылдан көн саен 2 тоннадан артык сөт алып китәләр.
– Яңа Думада 434 кеше яши. Барысы да хәләл хезмәт белән гомер итә. Әгәр сөт бәяләре гел уйнаклап тормаса, сыер саны тагын да күбрәк булыр иде. Узган ел сөт бәяләре төшү дә, корылык та халыкның кәефен кырып алды, күрше-тирә авылларда шактый сыерлар бетте. Көзгә яхшы якка үзгәреш булмаган булса, бездә дә киметә башларлар иде. Тик, бәхеткә, безнекеләр ул сынауларны узып чыга алды, – диде Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров.
Мал күп асраган хуҗалыклар дәүләт ярдәме белән 13 мини-ферма гына төзегән. Эше булгач, ашы да бар. Зур бәйрәмнәр оештырганда да шушы ныклы тормышлы гаиләләргә таянуларын әйтте җирлек башлыгы. Иң мөһиме: авылда яшь гаиләләр дә күп.
Мингатиннар
Ике бертуган Рәмис һәм Радик Мингатиннар – авылның ныклы, ышанычлы тоткалары. Фермер Рәмис Мингатинның йорты каршында бер-бер артлы тезелешеп киткән утарларны күргәч, гаҗәпләнеп тә куйдык. Ничек өлгерәләр дә каян көч табалар? Ә аның сере бик гади икән: эшеңне яратып башкару.
– Мал карауның тәме – газапта, тик яратып башкаргач, газабы-авырлыгы сизелми, арытмый да ул. Мин кечкенәдән гел мал арасында булдым, шуңа күрә башка тормышны белмим дә. Керткән хезмәтеңне санасаң, мал асрауның бервакытта та файдасы булганы юк аның. Кайда тагын тәүлегенә 25 сәгать эшлиләр? Авыр булса да, хуҗалыкны зурайттык, чөнки нәфес зур бит, – дип, рәхәтләнеп көлеп җибәрде телгә җор, сүзгә туры булган Рәмис абый.
Хуҗалыкта исә нинди генә мал юк: сыеры, танасы, бозавы, үгезе, чабыш һәм йөк ташучы атлары, сарыклары, нәселле кәҗәләре. Язын исә болар янына берничә йөз кош-кортны да өстәсәң…
– Иткә һәм сөткә яхшы бәя булса, өстәгеләр алдамаса, мал-туар асрау авылны саклап кала ала. Кызганыч, безне бит бертуктамый алдап кына торалар, – ди фермер. – Без менә хәзер абзар тутырып терлек җыйдык. Иртәгә сөт бәясен шап итеп төшереп куйсалар, нишлибез? Итне дә моңа кадәр 400 сумнан алып киттеләр. Әле ярый җирләрем бар. Анысын алырга да теләмәгән идем. Район башлыгыбыз Камил Гыйльманов бик әйбәт, көчләп диярлек алдыртты, шуңа күрә хәзер запассыз торганыбыз юк. Үз техникаларыбыз бар, ашлама чәчеп ашлык үстермибез, кредит алганыбыз юк, грантны да Камил Камалович бик үгетләгәч кенә алдык. Безнең авылда халык да әйбәт, бердәм. Урлашу, бер-береңне сату, аяк чалу юк. Күмәк, зур эшләрне бергәләп башкарабыз.
Рәмис абыйның улы Рафис белән килене Язилә дә авылда калган. Шуңа күрә хуҗалыкта төп ярдәмчеләре – яшьләр. Язилә каенанасы Фирдәвес апа белән сыер сауса, ир-егетләр маллар карый. Терлекләр авырып китсә дә, табиб эзләп, күршегә керәселәре юк: Рафис системаларга кадәр куя.
– Минем мәрхүм әтием белән каенатам гомер буе якын дуслар булып яшәделәр. Мин дә кечкенәдән үк бу йортка килен булып киләсемне белдем. Хуҗалыкның зур, эшнең күп булуы да мине куркытмады, чөнки үзем дә нәкъ шундый ук гаиләдә тәрбияләндем. Кечкенәдән үк дүртәр-бишәр сыер савып үстем, – ди Язилә.
Мингатиннар 45 сыердан тәүлегенә 700–800 литр сөт савып саталар. Хәзерге көндә сөтнең литры – 31 сум. Ике балалы яшь гаилә, зур йорт җиткезеп, башка чыгарга әзерләнеп йөри икән. Инде ул йортның ишегалдына да зур сарай салып, маллар белән тутырып куйганнар.
– Узган ел сөт хаклары да кимегәч, корылык та булгач, кәефебез төшеп алган иде. Зур чыгымнар чыгарып җиткергән сараебыз кирәк булдымы икән, дип тә шикләндек кайчак. Тик әтинең җирләре булгач, мал ризыгын үзебезгә җитәрлек итеп әзерли алдык. Аннан соң сөт бәяләре күтәрелеп китте. Әтиебез – бик төгәл кеше. Ул һәр эшне үз вакытында эшли һәм бездән дә шуны ук таләп итә. Малларыбыз аерым көтүдә йөргәч, җәен иртәнге 5тә торып чыгабыз да ике сәгатьтә эшне төгәллибез. Кәҗәбез икәү генә булса да, сөте үзебезгә дә, күчтәнәчкә җибәрергә дә, катыгын, каймагын, эремчеген, кортын ясарга да җитә. Иремнең төп эше булса да, хуҗалыкта аның ярдәменнән башка булмый. «Эштән кайттым бит әле», – дип ятып торышлы түгел бездә. Һәркем үз эшен белеп эшли. Иремнең ике энесе дә бик булыша, – ди Язилә.
Шәфигуллиннар
Гүзәл белән Илгизәр Шәфигуллин да малларны күптәннән асрый. Хәзерге вакытта йөзләп баш мөгезле эре терлекләре, егерме бишләп атлары, сарыклары бар. Хуҗалык зур булса да, фермер булып теркәлмәгән, чөнки мәшәкате дә, таләпләре дә зуррак, ди.
– Мал асрауның файдасы юк, дигән фикер белән килешмим. Без файдасын күрәбез, чөнки, беренчедән, терлекчелек белән күптәннән шөгыльләнәбез. Икенчедән, үз җирләребез, техникабыз бар. 35–40 сыердан тәүлегенә 550 литр сөт савып озатабыз. Бер сыер егермешәр литр сөт бирә. Литрына 31 сумнан түләгәч, аена 500 мең сумга кадәр акча керә. Ит тә сатабыз. Ярминкәдә сату файдалырак. Без канәгать, хаклар шуннан төшмәсен иде дә ул. Чыгым һәм керемнәрне санап, барлап торабыз. Чыкканы күп булса да, кереме дә яхшы, – диде Илгизәр абый.
Аның фикеренчә, мал асраган кешенең тамагы һәрвакыт тук, авылы нык булачак.
– Авылда терлек күп икән, аның киләчәгенә дә өмет бар. Кем генә килсә дә: «Авылыгыз нык әле!» – ди. Тырышмыйча берни дә булмый, терлекчелектә көнне төнгә ялгап эшләргә кирәк инде. Ләкин тормышны матур итеп алып барып та була. Без дә йортлар җиткердек, машиналарыбыз бар, балаларга ярдәм иттек. Өч бала үстердек. Икесе Казанда үз гаиләләре белән яши, төпчегебез мәктәптә укый. 27 ел элек, гаилә корып җибәргән вакытларда, Гүзәл унике сыерны көнгә ике тапкыр кул белән сауды. Ун ел шулай тырышты. Аннан соң акрын-акрын гына барысы да җайлашты.
Раузетдиновлар
Ралия һәм Рамил Раузетдиновлар да авылдашларыннан бер дә калышмый, шулай ук абзар тутырып терлек асрыйлар. Алтмыш баш терлекнең егермесе – сыерлар.
– Яшәргә кирәк бит. Эшләгәч яшәп була. Мин күрше авылда сыер саудым. Анда эш беткәч, малларны тагын да арттырдык. Әлеге вакытта сыерларыбызның берничәсен ташлаттык, шуңа күрә көненә 250 литр сөт тапшырабыз. Аны 30 сумнан бирәбез, шуннан кимемәсен иде дә, төшә бит ул. Әле бер ай гына акчаны шул хактан алабыз. Көтүлек җирләре кысан булу да кәефне кырмаса, терлек асрарга берни комачауламый, – диде Ралия апа.
Ике ел элек кенә дәүләт ярдәме белән сафка бастырган абзарларын да зур бер горурлык белән күрсәтте Раузетдиновлар.
– Мондый сарайларга чыгып эшләү үзе күңелле. Барлык шартлар бар, рәхәтләнеп эшләргә саулык кына булсын, – диде Рамил абый.
Абзар тутырып мал асрауның бар мәшәкатен дә, ялсыз эшләвен дә, саулык китүен дә, җаваплылыгын да, тынгысызлыгын да бик яхшы беләбез. Тик без аралашкан кешеләрнең ник берсе зарланып карасын?! Үзләренә дә шул хакта әйткәч: «Ә ник зарланырга? Кешегә түгел, үзебезгә эшлибез бит. Бетәм дисәң, бетәсең, яшим дисәң, яшисең ул», – дип җаваплады алар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat