«Бердәнбер булу җиңел түгел»: Чүпрәле районының иң зур авылы ничек яшәп ята?

Авыл гөрләп яшәсен өчен халкының эш белән дә, аш белән дә тәэмин итәрлек шартлары булырга тиеш. Чүпрәле районына баргач, әлеге фикеремә тагын бер кат инанып кайттым. Кече Чынлы – районда иң зур, төзек, матур авылларның берсе. Хуҗалык саны, яшәүчеләре буенча иң алдынгысыдыр да әле. Тик авылның колхозы, күмәк хуҗалык чорларыннан таралмаган-таркалмаган «Цильна» җәмгыяте һәм аның легендар җитәкчесе Барис Гафуровның үҗәтлеге булмаса, бүгенгесе мондый ук була алыр идеме икән? Шикләнәм.

 «Бердәнбер булу җиңел түгел»

Әлеге вакытта колхозның 3200 сыеры, 5200 гектар җире бар. Бүген алар тәүлегенә 35 тонна сөт җитештерә, районның 7 процент җирен били, 50–60 процент продукциясен бирә. Тик заманында хуҗалыкны мөстәкыйль итеп саклап калыр өчен Барис Гафуровка  утны да, суны да кичәргә туры килә.

 

– Хуҗалыкны инвесторларга бирмәс, мөстәкыйль итеп саклап калыр өчен миңа бик нык тырышырга туры килде, дип әйтү генә аз булыр. Дөресен әйткәндә, мин күргәнне башкаларга күрергә язмасын, – ди ул. – Мин – Югары судлар аша узган кеше. Колхозны анда да яклап кала алдым. Бу төбәкләрдә без – үз-үзенә хуҗа булган бердәнбер хуҗалык. Тик бердәнбер булу да җиңел түгел. Шуңа күрә эшләгәндә комачауламасыннар да җан тынычлыгы булсын иде, дип телим.

Әлеге вакытта хуҗалыкта эшләүчеләрнең төп умыртка баганасы – 45–50 һәм аннан өлкән яшьтәгеләр. Барис Гафуров әйтүенчә, бүгенгә эшчеләр җитсә дә, киләчәк уйландыра.

– Яшьләр бик аз кала. Авыл хуҗалыгы белгечлегенә укыган егет һәм кызлар да кабат авылга кайтмый, – ди җитәкче. – Ярый да миндә әлегә аларга кытлык юк. Бездә җиде мал табибы гына эшли. Ә менә механизатор, терлекчеләр җитми. Мин үземдә эшләгән кешеләрдән бик канәгать. Бездә тырыш, уңган халык. Монда эшләгәннән тыш үз абзарларында күпме мал тота алар. Унышар сыер савучылар, 4–5әр баш үгез тотучылар бар. Кош-кортларын телгә дә алмыйм. Аны әйтергә генә җиңел. Күпме хезмәт сорый бит ул. Әгәр кеше сыерын бер тапкыр бетерә икән, икенче тапкыр алмаячак ул. Ә авылда терлек беттеме – ул авыл бетте дигән сүз. Барысы да безнең күз алдында, фермалары ябылгач, никадәрле авыл бетте районда.

Колхозның ярдәме булмаса, халкы шуның кадәр терлек асрый алыр идеме икән? Ай-һай. Барис Аппаувич моны үзе дә яшерми. Печәнен, ашлыгын, сенажын биреп тора. Ишеккә сак та бастырмаган, йозак та элмәгән.

– Үзенә җитәрлек кенә алып кайтканына сүз әйтмим. Бүген сөт бәяләре төште. Әгәр шундый шартларда мин дә аркылы төшсәм, кешеләр малларын зыянга гына тотар иде. Ә миңа эшчеләремнең көндәлек тормышлары, яшәү шартлары яхшы булуы бик нык мөһим. Җитәкче кеше шундый булырга тиеш тә. Эшчем гаиләсен, балаларын карарга, ашатырга-эчертергә, киендерергә, укытырга тиеш. Бу авыл халкы ул яктан зарлана алмый. Электән үк ул, баласы тугач, Казаннан яки Буадан фатир алып куя иде. Чөнки күпләп мал тота, ат урынына эшли ул. Миңа да ярдәм сорап күп керәләр. Кире борып чыгарырга тырышмыйм. Ел саен хәйрия өчен ким дигәндә 6 млн сум акча бүлеп бирелә. Моның өстенә авылда узган Сабантуй чыгымнарын тулысынча үзебез күтәрәбез, районныкына да  төп ярдәмне без күрсәтәбез.

Нинди генә көчле хуҗалык булса да, һәр чорның үз авырлыгы бар. Хәзер дә колхоз җитәкчелеге яңа сынаулар каршында тора.

– Узган ел белән чагыштырганда, сөт бәясе 13 сумга төште. Шуның аркасында без аена 13 млн сум акча югалтабыз, – ди Барис Гафуров. – Легаль һәм легаль булмаган юллар аша кергән порошок белән бөтен дөнья тулды. Аннан ясалган сөтнең үзкыйммәте 12–13 сумга төшә. Шулай булганда заводлар бездән сөтне ни өчен 30 сумга сатып алсыннар ди? Тикшерү органнары кая карый икән? Бу проблеманы бер район, республика дәрәҗәсендә генә хәл итеп булмый. Ул югарыда хәл ителергә тиеш. Ашлыкның бәясе узган ел белән чагыштырганда 50 процентка төште. Көзен, бәлки, бераз артыр ул, ләкин безгә акча бүген кирәк. Эшчеләрнең хезмәт хакы 30 процентка артты. Ягулыгы, техникасы, сабан туен уздырырга кирәк. Бөтен авырлык авыл кешесенә төшә. Бу авыр хәлдән без бары тик җитештерүне арттырып кына чыга алабыз. Башка чарабыз юк. Безнең продукция дә бар, җитештерү дә көчле, аякта нык басып торабыз. Әле шулай була торып та, авырлык сизәбез. Башкаларда терлек тә, эш тә калмады әнә. Мин үзем энергияне эштән, күрелгән нәтиҗәләрдән алам. Шуңа күрә тонуста тотар өчен авырлыклар да бар, сөенер өчен уңышларыбыз да җитәрлек.

«Акчасын алгач, ял итәсең»

Авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов әйтүенчә, авылда 570 хуҗалыкта 1200 кеше яши.

– Бездә фермерлар да, бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр дә юк, бар халык терлек асрап көн итә, чөнки шартлар бар. Сөт бәясе төшү генә күңелне кырды быел. 9 сумга кадәр төшә икән, дигән сүзләр дә йөри. Шулай барса, көзгә малларны киметәбез, дип әйтүчеләр дә бар, – ди ул.

Әлегә район буенча шәхси хуҗалыкларда иң күп терлек тә – Кече Чынлы авылында. 2 меңнән артык баш мөгезле эре терлек, шуларның 450се – савым сыеры. Ныклы хуҗалыгы булгач, халыкның күпчелеге төенчеген төйнәп, бәхет эзләп чит җирләргә чыгып китмәгән. Аны туган туфрагында тапкан.

Әйтик, Гөлүсә һәм Ринат Сабитовлар гаиләсе ун сыер сава, бозаулары, атлары, кош-кортлары бар. Гомер буе авылда яшәп, колхозда эшләп, терлексез яшәүне күз алдына да китермәгән күп гаиләләрнең берсе алар.

– Терлек тотар өчен башта аны яратырга, икенчедән, мөмкинлек булу кирәк, – ди хуҗабикә Гөлүсә апа. – Колхозыбыз зур, көчле, азыкны каян, ничек табыйк икән, дип борчыласы юк. Ашлыгын, печәнен, сенажын, саламын биреп торалар. Сөт һәм ит саткан акчага рәхәтләнеп яшибез. «Сөткә хак төшт», – дип тә елап утырып булмый, тамчыдан күл җыела ул. Сыерны бетереп була аны, тик андыйны тагын каян табасың? Яхшы сыер булсын өчен ничә ел тырышабыз бит. Аллага шөкер, сыерларыбыз сөтле. Бүген  180 литр сөт тапшырам. Буаз сыерларыбыз да бар. Терлекне эшкәртеп, итен шәһәр халкына сатабыз, Шыгырданнан да алып китәләр. Бетерү турында уйлап та караганыбыз юк, бер дә зарланып булмый. Кешенең кәсебе булырга тиеш. Нужасыз булмый инде ул. Тик башта арыйсың да, акчасын алгач, ял итәсең.

Кем белән генә сөйләшсәк тә, Барис Гафуровка рәхмәтләрен әйтте. Республиканың шактый авылларында булганга күрә, чагыштырып карау мөмкинлегебез бар. Мондый күренеш эш тәҗрибәмдә бармак белән санарлык булды. Без махсус сорамасак та, сүз очы үзеннән-үзе колхоз җитәкчесенә барып ялганды.

– Колхозыбыз гына яшәсен. Ул болай барганда, безгә зарланырга оят булырга тиеш. Барис абыйга рәхмәт, безнең бәхеткә исәнлеге булсын. Йомышыбыз төшсә дә, аның янына барабыз. Кире борып чыгарганы юк, – диде Гөлүсә апа.

Ринат абый колхозда механизатор булып эшли.

– Айга 50 мең сум хезмәт хакы алам. Аны икегә бүлеп бирәләр. Мин канәгать, – диде ул тыйнак кына.

Хәер, колхозда эшләүчеләрнең берсе дә игътибардан читтә калмый, дигән тәэсир  калды бездә. 30 ел гомерен колхозда сыер савуга багышлаган Зөлфия Җәббарова  да сыерлары, фермадагы хезмәте турында шулкадәр яратып, тәмләп сөйләде. Аның турында газетаның алдагы саннарында иркенләбрәк язарбыз әле.

– 55 сыер савам, аларның һәркайсын яратам. Көтү арасыннан шундук танып алам.  Холыкларына, кәефләренә кадәр аерам. Җәен 40–45 мең сум хезмәт хакы алабыз, кышын тагын да күбрәк була. Өйдә дә маллар тотабыз, шуңа күрә рәхәт тормышта яшибез, – диде ул.

Бездән соң кем?

Авылның 82 укучысы булган мәктәбе, 16 бала йөрүче балалар бакчасы, ике мәчете, берничә кибете, мәдәният йорты, ФАП бар. Быел мәдәният йорты, бер мәчетләре капиталь төзекләндерелгән. Без «Ихлас» мәчетенә кергәндә авыл агайлары намазга җыелган иде. Мәчетнең мәзине Рифкать Җәләлетдиновның да бар гомере шушы авылда узган.

– Мин 1976 елда авыл хуҗалыгы техникумын бетереп кайттым. 1985 елда Барис Аппаувич белән колхозда бергәләп эшли башлаган идек, 2013 елда пенсиягә чыкканчыга кадәр, шушында булдым. Ул килгәч, шәхси хуҗалыкларга печән, иген бирә башладылар, көнкүреш шартлары яхшырды. Өлкәннәр көненә бүләкләр таратылды. 1990  елда беренче мәчет салынды. 2003 елда авылның икенче башында икенче мәчет сафка басты.  Колхоз ел саен Корбан бәйрәменә ике тана бирә. Без аларны эшкәртеп, авылдагы һәр кешегә өләшәбез. Борис Аппаувич кына исән булсын. Ул булганда, без яшибез әле. Инвесторлар кергән булса, без күптән бетәсе идек, – диде ул.

Барысыннан да канәгать булып яшәсәләр дә, авылның киләчәге авыл агасын да уйландыра булып чыкты.

– Колхозыбыз көчле булганга күрә, мин авылдан бер генә көнгә дә китмәдем, чөнки эше булды, акчасын түләде, абзар тутырып мал тоттык, – диде Рифкать Җәләлетдинов. – 70 яшь булса да, бүген дә ике сыер савам, аның ике бозавы бар. Авылда яшәү яхшы, тик яшьләрнең калмавы гына күңелсез. Эш бар, терлек күп. Рәхәтләнеп тырышып яшә генә. Без, өлкәннәр, китеп беткәч, авыл кем кулына калыр? Безне хәзер шушы сорау гына борчый.

Зөһрә Садыйкова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү