Хуҗаң кем, авыл? Пай җирләре, инвесторлар һәм башкалар хакында

Пай җирләрен инвесторларга биреп, аларны кире ала алмаулары турындагы хәбәрләр төрле районнардан әледән-әле ишетелеп тора. Яңа Чишмә районының Шахмай авылыннан да шундый эчтәлектәге мөрәҗәгать килеп ирешкәч, хәлне ачыклар өчен, юлга кузгалдык.  

Җир өчен тарткалаш

Авылда безне фермерлар Илгиз Галәветдинов белән Тәлгать Гатауллин каршы алды. 500ләп кеше теркәлгән Шахмайда алты фермер эшли булып чыкты. Һәркайсы диярлек игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Әйтик, Илгиз Галәветдиновның 219 гектар җире бар. Анда ул күпьеллык үлән, арпа, солы һәм җитен чәчә. Фермасында үгезләр һәм атлар тота. Тәлгать Гатауллин да үгезләр үрчетү белән шөгыльләнә. 75 гектар җирдә терлек азыгы үстерә.

Бүген күрше-тирәдәге җиде авылда, шул исәптән Шахмайда да, «Агро-основа» җәмгыяте эшли. 1,5 ел элек хуҗалары алышынгач, эш тәртибендә үзгәрешләр башланган. Халык сүзләре буенча, җәмгыять, төрле сәбәпләр табып, халыкка пай җирләрен рәсмиләштерергә рөхсәт бирми. «Авылларда уза торган җыелышларның берсе дә дөрес түгел. Аларда кеше аз катнаша, ләкин документта башкача күрсәтелә», – ди алар.

Фермерлар әйтүенчә, җирне аерым-аерым алу – бик катлаулы эш. Шуңа күрә быел язын бер массивны тулысынча алырга кирәк, дип уйлашканнар.

– Закон таләп иткәнчә, җыелышлар җыйдык, шартларын үтәдек. 284 гектар җирне биш елга арендага алдык, шуның бер өлешенә – без, калган 124 гектарына «Агро-основа» җәмгыяте җитен чәчте, чөнки көзен җирне үзләре эшкәрткәннәр иде. «Агро-основа» мәйданында инвесторның үз участоклары да, халыкның пай җирләре дә бар. Безнең мәйданнар күбрәк булганга һәм «Агро-основа» көзен җирне эшкәрткәнгә күрә, халыкка пай җире өчен ашлыкны үзебез түлибез, дидек. Һәм шулай эшләдек тә, – дип аңлатты Тәлгать Гатауллин.

Алда язганыбызча, 124 гектар мәйдандагы җир кишәрлегендә берничә пайчының да җире бар. Алар инвестор белән 11 айлык килешү төзегән булган. Килешү вакыты исә шушы көннәрдә чыга. Тик моңа карамастан, кешеләр җирләрен үзләренә рәсмиләштерә алмый.

– «Агро-основа» җәмгыяте, төрле ысуллар кулланып, әлеге килешү вакытын 3–5 елга кадәр озайтмакчы була. Тик халык каршы. Кемдер үз җирендә үзе эшләмәкче, кемдер фермерларга бирмәкче. Эшебез судка кадәр барып җитте. Район суды халыкның теләген канәгатьләндерде. Инде декабрь башында Казанда булачак суд утырышын көтәбез, – дип аңлаттылар фермерлар.

Алар фикеренчә, мондый каршылыклар авылларның киләчәгенә балта чаба.

– Заманында, «Вамин» кулына күчкәнче, без районның иң көчле, иң бай хуҗалыгы идек. Үзегез уйлап карагыз: без инде 1973 елда ук газлы булдык. Ә хәзер нәрсә? «Агро-основа»да хуҗалар алышынгач, күршедәге Чертуш авылындагы фермаларны тулысынча сүтеп бетерделәр, Чаллы Башының колхоздан калган биналарын шулай ук җимерделәр. Җимерсәләр җимерәләр, тик фермерларга, халыкка бирмиләр. Элек, колхозлар заманында, бар терлек азыгы колхоздан иде. Колхозлар бетте, халыкка терлегенең тамагын үзенә кайгыртырга калды. Җире дә булмагач, ничек ашатсын ул аны? Әлбәттә, бетерә дә шәһәргә чыгып китә. Шулай итеп, авыл үлә. Заманында мәктәбебез дә бик көчле иде. Хәзер анда дүрт авылдан 70–80ләп бала укый. Гөрләп торган көтүләрне күрәм димә хәзер. Ике зур көтү йөргән болыннарда барлы-юклы бер көтү калды. Инвесторларга халык түгел, аның җирләре генә кирәк, – ди Тәлгать Гатауллин.

Фермерлар сүзләренчә, җирләр буш ятмас, максатчан кулланылыр иде.

– Мин үз пай җирләремне үзем эшкәртәм, ә хуҗалыкта туганнарымныкы бар. Кызганыч, кайберәүләр җирнең чын кыйммәтен аңлап бетерми. Алар бүгенге белән яши. Җир өчен акчаны алып туздырып бетерә дә, шуның белән шул була. Болай барса, киләчәктә халык үзенә дип калдырган җирне дә ала алмаячак, – ди Тәлгать Гатауллин. –Кооператив ачу ихтыяҗын аңлыйбыз, тик аның өчен вакыт кирәк. Безнең авылда алты фермер, күпләп мал тотучылар бар. Ягъни кооперативны оештырыр өчен мөмкинлекләр бар.

Бер уйлаганда, көлке дә шикелле. Җирнең хуҗасы, ягъни авыл агае яки апасы, үз җиренең язмышын хәл итәр өчен, кемнәндер рөхсәт алырга тиеш булып чыгамы? Әле шуның өчен суд юлларын да таптыйсы.

– Шушы җиргә безнең кендек каныбыз тамган, ата-бабаларыбыз биредә гомер иткән. Хуҗалыкның гөрләп торган чагы да, сүнеп барган мәле дә – барысы да безнең күз алдында булды. Безнең гомер шушында узып бара. Монда җир җимертеп эшләдек, моннан да соң тыныч кына эшләргә, гаиләләребезне, авылдашларны эшле, ашлы итәргә телибез. Ни өчен безгә шуны эшләргә рөхсәт бирмиләр? Безнең шуңа да хокукыбыз юкмыни? Шуны гына аңламыйбыз, – дип ачына авыл халкы.

Әлеге вазгыятькә ачыклык кертер өчен, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Богомоловка шалтыраттык.

– Декабрьдә пайчылар җыелышы булачак. Анда әлеге мәсьәлә дә күтәреләчәк, җир участокларын бүлү буенча да сөйләшергә исәплиләр. Минем уйлавымча, пай җирен алырга теләүче милекченең зур проблемасы булмаячак. «Агро-основа» берничек тә пайчыларга каршы килә алмый. Җирләргә алар хуҗа. Рөхсәт бирмәү законга каршы килү була, – диде ул.

Идарә башлыгы әйтүенчә, район җитәкчелеге өчен җирдә кем эшләүнең аермасы юк.

– Район өчен иң мөһиме – барлык җирләрнең дә үз максатларында кулланылуы, буш ятмавы, эшкәртелүе һәм пайчыларның лаеклы түләүне вакытында алулары. Ә инде анда эре агрохолдинг эшлиме, фермерлармы – анысында аерма юк, – диде Леонид Богомолов.

Киләчәк – фермерларда

Озак еллар шушы җирлектә колхоз рәисе булып эшләгән, хуҗалыкны күтәрүгә үзеннән зур өлеш керткән, Россиянең атказанган агрономы, бүген инде лаеклы ялда булган Гомәр Сөләймановны да күреп сөйләшергә булдык. Авылдашларының хөрмәтен казанып эшләгән һәм яшәгән җитәкченең бу хәлләргә фикерен беләсебез килде.

– Авыллар эш һәм мөмкинлек булмау сәбәпле бетә, дип уйлыйм, – диде ул. – Инвесторлар эшчеләргә аз хезмәт хакы түли. 16 мең сумга кемнең эшлисе килсен? Минем биш еллар элек фермерларга ышанычым юк иде. Хәзер авылның киләчәген аларда күрәм. Эшләргә мөмкинлекләр генә бирелсен иде. Чынлыкта инвесторларга синең авылың да, халкың да кирәкми. Алар бүген җирдән табыш ала да иртәгә китеп бара. Аның урынына башкасы килә. Алар бит җир кешесе түгел. Арышны бодайдан аермый. Технологияләр кулланылмый, кайсы культура күбрәк табыш бирә – берничә ел рәттән бер үк урынга шуны чәчәргә мөмкиннәр. Бүген кырда аларның 2500 гектар җитеннәре ята. Кукуруз, көнбагыш белән дә шундый ук хәл. Аларын Сабантуйдан соң чәчтеләр. Июнь уртасында кем ашлык чәчә инде? Аны беренче майдан да соңга калмыйча  туфракка урнаштырырга кирәк. Аннан нинди табыш булсын?

Гомәр абый фикеренчә, фермерлар берләшеп эшләсәләр, уңышка тагын да тизрәк һәм җиңелрәк ирешерләр иде.

– Шахмайның 4050 гектар сөрүлек җире бар. Шуның якынча 1500 е – фермерларда. Бүген авылның бөтен эшен алар башкара, ә инвесторлардан кадак та алып булмый. Егетләр фермаларны да ышанычлы, озакка җитәрлек итеп төзи. Җирен дә киләчәккә йөз тотып тәрбияли. Фермер егетләргә берләшергә, кооператив булдырырга кирәк. Алга таба фермерларны шул гына коткарып калачак, – дип нәтиҗә чыгарды тәҗрибәле җитәкче.

Шулай да ахырдан без аңа «Гомәр абый, бүген шушы хәлләргә күңелегез әрниме?» дигән сорауны бирдек. Ул исә ирләргә хас тыйнаклык белән елмайды да: «Әрнемичә… Йөрәккә биш ел элек катлаулы операция ясаттым. Берсе дә эзсез узмаган, күрәсең», – диде.

 

Сорау – җавап

Пай җирләренә кагылышлы сорауларга республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре ачыклык кертте.

  1. Җир милекчеләре нинди хокукларга ия?

– «Авыл хуҗалыгы җирләре әйләнеше турында» федераль закон буенча, җир милекчесе аны арендага биреп торырга, устав капиталы буларак кертергә, бүләк итәргә һәм мирас итеп калдырырга хокуклы. Җир хуҗасы белән фермер, эре хуҗалык арасында килешү төзелә. Анда уртак бурычлар, җир пае өчен аренда түләве, җирне арендага бирү вакытлары һәм түләү шартлары күрсәтелергә тиеш. Арендага җир милекчесе, җир милекчеләре төркемнәре бирә ала. Кайбер очракларда аренда килешүен пайчының ышанычлы кешесе дә төзи ала. Мондый очракта күпьяклы килешү төзелергә тиеш. Килешү вакыты 11 ай булганда, аны Росреестрда теркәргә кирәкми. Калган очракларда аннан башка булмый.

  1. Кеше ике арада төзелгән килешүне вакытыннан алда өзә аламы?

– Таләп итә ала, тик моның өчен хуҗалыкның яки фермерның түләүне билгеләнгән вакыттан ике тапкыр озаккарак сузуы шарт. Моннан тыш, әҗәтен ала алмаучы кеше, үз хокукларын яклап, судка да мөрәҗәгать итә ала.

  1. Җирне инвесторларга тапшырганда, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

— Арендага бирүче аренда түләвенә, түләү вакытларына, килешү шартлары үзгәрүенә, субарендага бирү мөмкинлеге булуга, җирнең ни хәлдә булуын белү өчен аны күзәтеп тору мөмкинлеге булуга игътибар итәргә тиеш. Һәм пай җирләре бары тик билгеләнгән максатларда гына файдаланырга тиеш.

 

Татарстанда пай җире өчен түләү гектарына 800 сумнан ким булмаска тиеш. Узган ел аренда түләве гектарына уртача 822 сум булган. Быелга түләүләр дәвам итә. Әлегә пай җире өчен иң яхшы аренда түләве түбәндәге хуҗалыкларда: Алексеевск районында Козин фермер хуҗалыгы (гектарына 2000 сум),  Яңа Чишмә районында Салаватов фермер хуҗалыгы (2000 сум), Тукай районында «Сәйдәшев исемендәге» оешма (1853 сум), Кукмара районының «Урал» кооперативы (1807 сум), Алексеевск районында Фомин фермер хуҗалыгы (1688 сум).     

 

Зөһрә Садыйкова

Фото: ВТ архивы


Фикер өстәү