Газетага язылу

«Татар кызы – 2026» ярымфиналы: «Токмач кисә белмәгән бер кызыбыз да юк»

Бу көннәрдә Казанда «Татар кызы – 2026» бәйгесенең ярымфиналы үтә. Әлеге этапта «иң-иң» дип билгеләнгән 12 кыз финалга чыгып, 7–8 октябрьдә Төрекмәнстанда көч сынашачак.

«Татар кызы – 2026» ярымфиналы: «Токмач кисә белмәгән бер кызыбыз да юк»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенең ярымфиналы 24–30 август көннәрендә башкалабызда уза. Анда үз төбәкләрендә җиңеп чыккан 18–27 яшьлек 26 кыз катнаша. Атна дәвамында аларны бай программа – остаханәләр, кызыклы очрашулар һәм төрле яклап сынаулар көтә.

«Татар кызы» бәйгесенең дәрәҗәсе елдан-ел үсә. 2011 елдан алып әлеге милли-тәрбияви «мәктәп»не 60 төбәктән ике меңнән артык кыз үткән.

– Быел ярымфиналда 26 кыз катнаша. Без аларны зыялы шәхес буларак ачуга басым ясыйбыз. Быел, яңалык буларак, ике сынау юнәлеше кертелде: беренчесе – спорт, кызларыбыз җәядән ату буенча көч сынашачак. Икенчесе – проектлар яклау. Безнең төп максат – бәйге белән генә чикләнмичә, ел дәвамында шушы кызлар белән эшләү, проектларны тормышка ашыру. Һәркем үз төбәгендәге җирле татарларның төп проблемаларын күтәрә һәм аларны чишү юлларын эзләргә омтыла. Бәйге тәмамланганнан соң да без алар белән шушы эшчәнлекне дәвам итәргә тырышачакбыз, – ди «Татар кызы» Халыкара бәйгесе дирекциясе рәисе Алмаз Хәлиуллин.

Кагыйдә буларак, финал узган ел җиңүче булып танылган кызның туган төбәгендә үткәрелә. Быел ул 7–8 октябрьдә Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта узачак. Шунысы үзенчәлекле: финалистларны бүләкләү тантанасы БДБ илләренең саммит көннәренә туры килә.

– Тантана өч телдә – татар, рус, төрекмән телләрендә барачак. Без кайсы төбәккә, илгә барсак та, шул җирлеккә хөрмәтебезне күрсәтергә тиешбез. Әлбәттә, аудиториянең үзенчәлекләрен истә тотып, без формаларны үзгәртәбез: озын монологлар булмаячак. Әмма эчтәлек ягыннан үзебезнең төп максатыбызга – кызларны ачу, милли кыйммәтләребезне күрсәтүгә тугры калабыз. Хатын-кызның ана булуы, үзен төрле яклап күрсәтә алуы кебек төп юнәлешләр сакланачак. Шул ук вакытта Төрекмәнстан мәдәниятенә дә игътибар биреләчәк, – ди бәйгенең сценарий авторы, шагыйрә Резеда Зәйниева.

Жюри әгъзалары исә кызларның ихлас булуына, төрле яклап осталыкларына, куйган максатларына игътибар бирә.

– Финалга кызларны сайлау безнең өчен шактый катлаулы. Һәрбер катнашучы – үзен «иң-иң» дип санаучы кызлар, – ди Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова. – «Татар кызы» бәйгесенә әзерлек Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән проектлар ярдәмендә кечкенәдән үк алып барыла: 6–7 яшьлек балалар өчен «Татар кызчыгы – татар малае», 15–17 яшьлек укучы кызлар һәм егетләр өчен «Ак калфак» бәйгеләре «Татар кызы»на алып килә. Ярымфиналга чыккан Удмуртиядән Айсылу Ишалина һәм Киров өлкәсеннән Әминә Зыятдинова – әлеге юлны үткән катнашучыларыбыз. Бәйгедә лаеклы кызларыбыз җиңәр, дип уйлыйм. «Татар кызы» җиңүчеләре киләчәктә Сөембикә, Зөһрә Акчурина кебек милләтебезнең яшәешенә йогынты ясаган мәшһүр хатын-кызлар рәтендә булсыннар иде!

Кадрия Идрисова кызларны яхшы әни һәм оста хуҗабикә булырга әзерләүнең мөһимлеген дә ассызыклый. 

– Минемчә, хатын-кыз иң беренче милләт анасы, әни булырга әзерлекле булырга тиеш. Әни булу – хатын-кызның төп миссиясе. Кызлар кияүгә түгел, тормышка чыга – бу аларның олы тормышка әзерлеген күрсәтә. Без аларны камыр басып токмач кистерәбез, ярымфиналда токмач кисә белмәгән бер генә кызыбыз да юк. Әмма камиллеккә чикләр юк. Элек-электән татарларда берләшү, дуслашу, гәпләшү, фикер алышу һәрвакыт табын янында булган. Юкка гына Муса Бигиев, Каюм Насыйри XX гасыр башында ук «Татар ашы», «Татар табыны» кебек китаплар чыгармаган. Шуңа күрә кызларга табын нигъмәте, табын серләре, табын янында утыру кагыйдәләрен төшендерергә кирәк. Әни булырга, яңа туган баланы кулга алгач нишләргә икәнен дә өйрәтүчеләр юк. Машина йөртергә күпме укыйбыз, имтихан тапшырабыз – яшь аналар, хуҗабикәләр өчен дә шундый мәктәпләр кирәк. Киләчәктә шуңа игътибар итәрбез дип уйлыйм, – диде ул.

Лиана Габбасова

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре