Әнвәр Нургалиев Диана Сәфәрованың балаларына бәйле сөенечле яңалыклары белән уртаклашты (ВИДЕО)

Әнвәр Нургалиев юл һәлакәтендә гомере өзелгән икетуган сеңелесе Диана Сәфәрованың балалары тормышы хакында социаль челтәрләрдә хәбәр итеп тора.  Бу юлы язылучыларны балаларның әтиләре белән аралашуы куандырган.

Видеода Диананың ике улы ӘнвәрНургалиев һәм әтиләре белән  паркта машинада, атта йөриләр аттракционнарда күңел ачалар, көймәдә дә йөзәләр. Тәмам арыган малайларның берсен җырчы иңбашына утыртып, язылучыларына көнне ничек уздырулары турында сөйли.

«Малайларны безгә әтиләре алып килде, көне буе хыялланып мәш килеп йөрдек. Әтиләренә рәхмәт, бик булыша, балалар «әти» дип эндәшә башлады», – дип сөенечле хәбәр җиткерә җырчы.

Блогер Диана Сәфәрованың әнисе халыкка мөрәҗәгать итте


Фикер өстәү