Фәнсез дөнья сансызмы?

Акчага тәгаен дүрт әйберне сатып алып булмый. Мәхәббәтне, сәламәтлекне һәм акыл белән сәләтне. Соңгы ике категорияне Ходай биргән сыйфатлар дияргә дә мөмкин. Аларны, булган җәһәттә, җиргә күммәү, үстерү, әрәм-шәрәм итмәү мәслихәт.

Чөнки кешелек җәмгыяте, үзенең казанышлары, үсеше дигәндә, зурдан алганда, акыллыларга һәм талант ияләренә бурычлы. Фән, техника, җитештерү хакында сүз йөрткәндә дә шулай. Ул юнәлештә хезмәт куючы галимнәр, конструкторлар, инженерлар – теләсә кайсы илнең байлыгы. Һәрхәлдә, шулай саналырга, булырга тиеш. Фән белән, алдынгы җитештерү белән үзен хөрмәт иткән һәр дәүләт шөгыльләнергә тиешлеге дә бәхәссез.

Өч дистә еллар чамасы элек үк ил җитәкчелегенең Россиягә фән дә, аңа нигезләнгән заманча җитештерү дә ул кадәр кирәкми, дигән карарга килгәнлеген беләбез. Яхшы станоклармы ул, автомобильләрме, самолетлармы – барысын да сатып алып була ич. Өскә яңгыр булып яуган нефть долларларын башкача кая куеп бетермәк кирәк. Дөнья дигән олы базарда технологияләрне дә сатып алып була. Аларны тудырып мәшәкатьләнәсе булмагач, фән дип, ачышлар дип, ник әле ул кадәр кыбырсырга? Нигә яңадан велосипед уйлап табарга? Туксанынчы еллар уртасында яралган икътисадый доктрина шундыйрак иде.

Андый нияттә бәлки тырнак очы кадәр генә мантыйк та булгандыр. Ни дисәң дә, чикнең теге ягында фән, технологияләр шундый – алар станокларны да, турбиналар, электровозлар, автомобильләрне, күп төрле башка җиһазларны да, бердән, ышанычлы һәм дә заманча итеп ясый, икенчедән, аларның үзкыйммәте, шуңа бәйле сату бәяләре дә шактый арзан. Ә охшаш продукция җитештерә башлау, билгеле брендларга каршы көндәшлек – ифрат та авыр мәрәкә. Чыгымнар да берничә тапкыр артык булачак. 90 нчы елларда нәкъ шундый караш өстенлек итә дә. Тик… Шул ук җиңел автомобильләрне без чыннан да ясый белмәдек. Көнкүреш электроникасы да бер дә мактанырлык түгел иде. Ә менә авиация сәнәгате һәрдаим алда барды. Тармакка караган фәнни институтлар да яңа, башка беркемдә булмаган технологияләр тудырып торды. Тармак тамырына ник балта чаптык соң? Көндәшлеккә сәләтле башка юнәлешләр дә юк түгел, бар иде. Ә хәзер?

Яңалыклар укыйм. Японнар кояш энергиясен ясалма иярченнәр аша җиргә транспортлауны планлаштыра. Маск дигән кешенең институтлары баш авыруларын нейроимплантлар ярдәмендә дәвалый башлаячак. Галәмгә чыгарылган телескопларның яңа буыны бездән 4 млрд яктылык елы ераклыгында урнашкан галактикаларны фотога төшереп җиргә җибәргән… Үзебездәге яңалыклар тасмасына күз салам. 70–80 процент яңалык фәннән, җитештерүдән ерак торган мәгълүм вакыйгага, аның барышына багышланган.

Шулай да, соңгы ике елны алганда, без кисәк кенә акылыбызга килгәндәй булдык. Илгә инженерлар, техник хезмәткәрләр, тикшеренүләр алып барыр, нәтиҗәгә ирешер яшь, перспективалы галимнәр җитми икән ләбаса. Шул ук юрист, икътисадчы, менеджерларны киләчәк ун, егерме елга җитәрлек итеп әзерләгәнебезне дә соңга калып аңладык кебек. Яшьләрнең аспирантураларга атлыгып тормау сәбәпләренә дә күзебез ачыла башлады. Үз көченә ышанган сәләтле фәнни хезмәткәрнең ни өчен чит илне сайлавына да. Россия Фәннәр академиясенең вице-президенты, Валентин Пармон дигән галим белдерүенчә, соңгы биш елда гына да илдән 50 меңнән артык сәләтле галим киткән. Ник киткән? Чөнки ул тарафларда галим-голәмә өчен менә дигән эшләү һәм яшәү шартлары. Хезмәт хакы да биредәге белән чагыштыра торган түгел. Шуны да әйтик: мондый миграция кире селекциянең иң начары. Сәләтле китә, уртакуллар, уртакулдан түбән торганнар кала. «Мондый күренеш сакланганда ил һичкайчан технологик һәм фәнни суверенитетка ирешә алмаячак», – ди вице-президент.

Ә милләттәшебез, Россия Фәннәр академиясенең (РАН) Океанология институты җитәкчесе, РАН президентлыгына экс-кандидат Роберт Нигъмәтуллин, «НАКАНУНЕ.RU»га  биргән интервьюда, бу юнәлештәге мөшкеллекне фәннең ролен ахыргача аңламауда күрә. «Фәннең хаҗәтлеген, Россиянең киләчәге өчен зарурлыгын әледән-әле сөйләп торсалар да, тармакка эчке тулай продуктның (ВВП) барысы 1 процентын гына юнәлтәләр», – ди галим. Европа илләрендә 2,5 процентның норма булуын, Израильдә күрсәткечнең 4,5 процентка җитүен, аерым дәүләтләрдә 5 процентның да чик саналмавын искәртә Нигъмәтуллин.

АКШ дигән илдә әйдәп баручы университетларның бездәге охшаш уку йортлары белән чагыштырганда 8–10 тапкыр күбрәк финанслануы мәгълүм. Нәтиҗә нинди дип уйлыйсыз? Quacquarelli Symonds дип аталган абруйлы инглиз компаниясе ел саен дөнья университетларының рейтингын төзи. Бәяләү критерийлары арасында беренче урында абруй-репутация (төрле илләрдә яшәүче дистә меңнән артык галимнең теге яки бу вуз хакында фикере) һәм дә яшь белгечләргә эш бирүчеләрдән килгән бәяләмә булганын искәртик. Ул рейтинг буенча беренче унлыкта АКШның биш (!) югары уку йорты тора. Илебезнең беренче вузы саналган МГУның рейтингта 78 урында булуы аз гына да куандырмый. «Океан артындагы илдә Нобель премиясе лауреатлары саны ник бездәгедән ун тапкыр күбрәк?» – дигән сорау да риторик булып кала…

Кемдер: «Автор чит-ятларны күтәрә дә, үзе яшәгән илне янә тәнкыйть утына тота, яратмый», – дияргә мөмкин. Илне яратам мин. Тик, теләсә нишләтегез, мин аны күземне йомып, башымны иеп, телемне аркылы тешләп ярата алмыйм. Кеше заты үз Ватанын аңлаган, аны бәяләгән, конструктив кимәлдә тәнкыйтьләгән очракта гына илгә файдалы. Сукыр ярату, сукыр патриотизм, тешләнгән тел ил өчен бары зыянга гына. Без илебезне хакыйкать аша, аның җитешсезлекләрен күрсәтеп, алар белән килешмичә яратыйк. Хакыйкатькә мәхәббәт илгә мәхәббәттән көчлерәк булса иде. Илдәге тәртипләрне, аның үткәнен тәнкыйтьләү аңа ялагайланудан, аны алдаудан, килешегез, күпкә яхшырак… Бу җөмләләр бөтенләй үк минеке түгел. Болар – билгеле рус фикер ияләре, язучы, философлары әйткән, фәкыйрегез гомумиләштергән фикерләр.

Без зур, без бөек, без «иң-иң»нәр, без «впереди планеты всей», дия-дия, фәнне, аңа бәйле җитештерүне дә шактый түбәнгә төшердек. Фән – теләсә кайсы илнең киләчәге. Киләчәк булсын, күркәм булсын дигәндә, безгә бик күп башка юнәлешләргә дә мөнәсәбәтне карап чыгасы, үзгәртәсе түгел микән?

Наил Шәрифуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү