«Акыллыдан бигрәк елгыр, шомалар кунаклый кәнәфигә»

Язманы башлаганда янә дә данлыклы милләттәшебез, Россия Фәннәр академиясе академигы Роберт Нигъмәтуллинга мөрәҗәгать итәсе килә. Узган ел Орел шәһәрендә узган халыкара форумда ул: «Киләсе 10–15 елда илдә җитештерү өлкәсе белгечләре – токарь, слесарь, фрезеровщик кебек эшчеләргә коточкыч кытлык булачак», – дигән иде. Кытлык инде бүген үк яхшы сизелә. Тик бу хәл – мәсьәләнең әле бер ягы гына.

Бер Нигъмәтуллин гына түгел, төрле өлкәләргә караган исеме билгеле галимнәр соңгы елларда чаң кагып килә. Фән аксакаллары илнең тирән системалы кризиста булуын белдерә. Алар әйтүенчә, бу кризиска без, елан авызына керәчәк гипнозланган куян кебек, уңга-сулга тайпылмыйча, 15–20 ел буе килдек. Бүгенге кризис тормышның бөтен якларына диярлек кагыла. Икътисадка да, социаль өлкәгә, медицинага, белем бирү системасына, хәтта эчке һәм тышкы сәясәткә дә. Хәтта мәдәният өлкәсе дә, «базар барысын да үзе көйли» принцибына ышанып, башы-аягы белән базар мөнәсәбәтләренә тапшырылган. Фән турында әйткән дә юк. Фән белән белем системасы – илнең иртәгәсе. Тик моны аңларга теләүчеләр аз.

Илгә бүген яңа модернизация кирәклеге ачык. Бу – ни дигән сүз? Бу  халык хуҗалыгының барлык тармакларын да заман таләпләренә җавап бирер дәрәҗәгә җиткерүне аңлата. Беренче чиратта җитештерү өлкәсен. Үзебездә җитештерелгән товар, җиһазлар исемлеге артырга тиеш. Халыкара кооперация, халыкара хезмәт бүленеше – әлбәттә, шәп нәрсә. Тик менә «тышкы сәясәтең дөрес түгел», дип сине санкцияләр белән чикләгәндә нишләргә? Монысы – бер яктан. Икенче яктан, син банан республикасы түгелсең икән, алай гынамы, үзеңне лаеклы һәм бөек илгә саныйсың икән, шул ук авиалайнерларны җитештерми хәлең юк. Станокларны, электрониканы да. Боларны аңлау моңа чаклы булмады. Нефть долларлары яңгыры, җиңел килгән акча безне ваемсыз итте генә түгел, күпмедер дәрәҗәдә акылыбызны да алмады микән? Имеш, акчага бар нәрсәне дә сатып алып була. Була иде, хәзер менә юк. Булганда да фәнне, сәнәгатьне үстермичә, табигый байлыклар саткан акчага карап тору – булдыксызлар гамәле бит. Тик бездәге чиновниклар өчен, аларның власте ныгысын, какшамасын өчен, бу кулай. Аларга фикерле кешедән бигрәк кредитларга чумган кулланучылар армиясе, очсызлы хезмәт базары кирәк.

Җитештерү тиешенчә эшләп китсен өчен, инвестицияләр, ягъни максатчан акча һәм фәнгә аерым, хәтта гадәттән тыш игътибар зарурлыгы ачык. Чөнки бары даими, перманент фәнни алгарыш кына заманча технологияләр биреп торырга сәләтле. Технологияләр тудырмыйсың икән, шул ук банан республикаларыннан син ни дәрәҗәдә аерыласың соң?..

Системалы кризис, дигәндә әле тагын да бер бәла бар. «Непрофессионализм» сүзен татарчага үз шөгылеңдә сай йөзү, аңа тәңгәл килмәү, дип тәрҗемә итеп буладыр. «Дилетантлык» дигән төшенчә дә шул сыйфатны аңлата. Соңгы ике дистә елда шул затсызлык гөрләп чәчәк атмыймы бездә, дип сорыйсы килә. Ата. Аның метастазларын барлык өлкәләрдә табарга мөмкин. Тоташ дилетантлык каян чыга соң? Белгечләр монысына да җавап бирә. Иң югарыдагы башлыклар да кул астында эшләүчеләрне күбесенчә һөнәрилегенә, гыйлеменә, булдыклылыгына карап түгел, ә үзенә лояльлегенә, һәрчак «ярар» дия белүенә карап сайлый. Үз фикере булган, җитәкче белән килешмәгән, матур итеп койрык болгый белмәгәннәр читтә кала. Яшерен-батырын түгел, Россиядә бу – эпидемия рәвешен алган кимчелек, менталитет. Мондый хәл системалы кризис тудыруга ничек үз өлешен кертмәсен! Нәтиҗә исә гафу ителмәслек – биләмәләре табигый байлыклар белән тулы ил тормыш сыйфаты рейтингларында җиденче дистәдә бутала. Шундый хәлләрдән соң яшь галимнәр чит илләргә китә, шунда төпләнә, киләчәкне шунда күрәләр, дип гаепләргә хакыбыз бар микән безнең?

«Непрофессионализм» төрле дәрәҗәдәге җитәкче, чиновникларның үзләренә дә бик кагыла. Бездә шундый гадәт: югары кәнәфигә ирешкән кешегә карыйлар да: «Шулкадәр өскә күтәрелгән, бик акыллыдыр инде бу», – диләр. Һәм ялгышалар. Бик алай түгел шул. Акыллыдан бигрәк елгыр, шомалар кунаклый кәнәфигә. Ә бит социаль лифтлар, әгәр дә ки алар төзек һәм камил икән, барыннан да бигрәк гыйлеме, сәләте, акылы булганнарны өскә күтәрергә тиеш. Кода-кодагыйларны, ярый белгәннәрне, лояльләрне түгел. Әйе, «баш өсте» дип торганнар, сүзсез буйсынганнар белән эшләү җиңел. Ә чын сәләтнең исә күп мәсьәләдә үз фикере, алар белән авыррак. Башлык шуның өчен дә башлык, ул алар белән дә уртак тел табып, бер фикергә килеп, кирәк икән, үз фикереннән чигенеп тә эшли белергә тиеш. Объективлык, ул китергән алгарыш шул чакта гына мөмкин. Зур булмаган оешмамы ул, олы корпорацияме, илме, озак еллар бер кеше акылы белән генә яши икән, уңыш көтмә.

Алдынгы җәмгыятьләрдә фәннең сәясәттән өстен торуы, сәясәт фәнне түгел, фәннең сәясәтне билгеләве мәгълүм. Бигрәк тә икътисадый сәясәтне. Ил җитәкчеләренең дә галимнәр белән даими диалогта торырга, олигархлардан бигрәк аларны тыңларга, шулар белән киңәш-табыш итәргә тиешлеге бик ачык. Ил дөньядан артта калмасын дигәндә, шул ук академикның югары чиновниктан бер башка югарырак бәяләнүе мөһим. Түрә министр кәнәфиендә утырган җәһәттә дә. Ул гынамы, зурдан алганда, кеше затының күпме эшләргә, күпме ял итәргә, ничә яшьтә пенсиягә чыгарга, күпме пенсия алырга тиешлеге дә фән аша, фәнни анализга нигезләнеп билгеләнергә тиеш. Чиновник теләгәнчә түгел.


Фикер өстәү