Мошенниклар Рифкать Миңнеханов исеменнән ялган хәбәрләр тарата башлаган

Телеграмда утыручыларга Татарстан Фәннәр академиясе президенты, “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасы директоры Рифкать Миңнеханов исеменнән ялган хәбәрләр килә башлаган. Бу хакта “Татар-информ” Фәннәр академиясенең матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

“Мондый хәбәр җибәрүчегә җавап язмагыз, бернинди дә үтенечен игътибарга алмагыз”, – дип кисәткәннәр оешмадан.

Хәзерге вакытта белгечләр проблеманы хәл кылу юлын эзли.


Фикер өстәү