Тарихи вакыйга: Казанда беренче фиджитал-үзәк ачылды

Тарихи вакыйга. Казандагы фиджиталүзәк ачылышын шулай дип бәяләделәр. Аны федераль кунаклар хәерфатихасы белән ачтылар. Бу үзәктә ниләр урнашкан? Яңа ачылган бинада без дә булып кайттык.

Сүз уңаеннан, фиджитал-үзәкне махсус «Киләчәк уеннары» халыкара турниры өчен сафка бастырдылар. Бу – Россиядәге өченче шундый үзәк. Аны булганнарның иң яхшысы дип атадылар.

Фиджитал-үзәк ачылышына Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм Россия спорт министры Олег Матыцин килде. Үзәктәге шартлар белән танышып, яңа бинадагы беренче кунаклар – киберспортчлар хәлен белешеп, башкарган эшкә бәя бирде кунаклар.

Фиджитал-үзәк Универсиада авылы территориясендә (Идел буе  дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында) сафка басты. Ике зонадан тора (спортның гадәти төрләре һәм киберспорт төрләре өчен). Киберспорт өлешендә 20ләп компьютер, виртуаль чынбарлык зонасы һәм уен зонасы урын алган. Хәзерге вакытта биредә 80ләп кеше шөгыльләнә. Араларында университет шәкертләре дә бар. Шулай ук төрле разрядтагы киберспортчылар да.

Дмитрий Чернышенко Казанда фиджитал-үзәк ачылуын тарихи вакыйга дип атады.

– «Киләчәк уеннары» – бөтенләй яңа формат, ул безнең Президентыбыз Владимир Путин указы буенча илебездә дә, дөньяда да беренче тапкыр үткәрелә. Фиджитал хәрәкәте бөтен дөньяны колачлады, – диде ул, үзәкне тантаналы төстә ачканнан соң. – Казанда университет базасында фиджитал-үзәк барлыкка килү аерым мәгънәгә ия. Элегрәк киберспорт дип аталган, хәзер инде фиджитал спорт дигән факультет кысасында махсус белгечләр әзерләнәчәк. Алар исә, кешенең физик ягы да, виртуаль дөньядагы сәләтләре дә үсеш алсан өчен, методик стандартлар әзерләячәк. Киберспорт юнәлешендә генә яисә гадәти спортта гына түгел, ике яклы үсеш булсын өчен кирәк бу. Мондый әзерлек үзәкләре нәкъ шул мөмкинлекне бирә. Әйтик, яшьләр биредә Россиядә барлыкка килгән компьютер программалары нигезендә тактик көрәш ярышын виртуаль дөньяда үзләштерә, аннан лазертаг ярышында аны чынбарлыкта башкара.

Вице-премьер искәрткәнчә, Россиянең барлык төбәкләрендә дә диярлек фиджитал федерацияләр барлыкка килгән. Дөнья күләмендә бу хәрәкәтнең 63 вәкиллеге ачылган. «Бу хәрәкәтне инде туктатып булмый», – диде Дмитрий Чернышенко.

Россиянең спорт министры Олег Матыцин исә үзәкне киләчәккә мирас дип атады.

Идел буе дәүләт университетының «Киләчәк уеннары» мәйданчыкларының берсе булуына сөенәм. Бу киләчәгебезгә өлеш кертү. Студентлар спорт белән шөгыльләнү мөмкинлегенә ия. Казан тәҗрибәсен башка югары уку йортларына да тәкъдим итәргә була. Акыл сәләтләре кешенең физик мөмкинлекләре белән тәңгәл килергә тиеш, диде федераль министр.

Инде янә яңа ачылган үзәккә әйләнеп кайтыйк. Үзәкнең җитәкчесе итеп Руслан Артемьевны билгеләгәннәр. Ул – Идел буе спорт һәм туризм университетының икътисад һәм идарә кафедрасы мөгаллиме.

– Россиядә мондый үзәкләр өчәү. Әмма Казандагысы – иң алдынгысы, иң кәттәсе, – ди ул. – Үзәкнең ишекләре фиджитал юнәлеш белән кызыксынган кешеләр өчен ачык. Әле менә ачылуыбызга бер генә көн, инде шау-гөр килеп уйнаучыларыбыз бар. Кешеләр күп килер дип уйлыйм. Бу үзәкнең киләчәге бар. Минемчә, андый үзәкләр дә республика буенча күп ачылачак әле.

Инде барысын да компьютерга утырткач, болай да кытлык кичергән эшче һөнәрләргә ихтыяҗ тагын да артмасмы? Руслан Артемьев бу җәһәттән борчылмаска куша.

– Моннан куркырга кирәкми. Бөтенесе дә IT тармакка китми бит. Һәркем күңеленә хуш килгәнне сайлаячак, теләгән һөнәрен үзләштерәчәк, – диде ул.

САН

Рәсми статистика буенча, Россиядә 250 меңнән артык кеше киберспорт белән шөгыльләнә. Шуларның 40 меңе – хатын-кызлар. Белгечләр бәяләве буенча, илдә киберспорт белән кызыксынучыларның реаль саны – 15 миллионнан артык.

* Фиджитал виртуаль дөнья һәм чынбарлык кушылмасы, берләшүе.

 

 


Фикер өстәү