Хыялга бер адым: Казан «Киләчәк уеннары» турнирын кабул итәргә әзер

Чиксез горурлык та, олы җаваплылык та. Татарстан башкаласы барлы-юклы бер атнадан соң дөнья тарихында тәүге тапкыр узачак «Киләчәк уеннары» турнирын кабул итәчәк. Оештыручылар Казанның әзерлегенә «бишле» куеп китте инде.

Уеннарга башкала 450 көн әзерләнде. Әзерлек барышы федераль җитәкчелекнең дә күз уңыннан чыкмады. Узган атна азагында Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк уеннары»н оештыру эшләре белән кабат танышты.

Вице-премьер аккредитация бирү системасын тикшерде (сүз уңаеннан, үзләре дә уеннарга аккредитация узды), волонтерлар белән аралашты, «Казан Экспо»да урнашкан уеннарның барлык объектларындагы мәгълүматны туплый торган махсус үзәктә булды. Ул-бу була калса, әнә шул үзәк җаваплы.

Турнир башланырга бик аз вакыт калды. Президент Владимир Путин кушуы буенча 1,5 ел эчендә нульдән барлыкка килгән турнирга бәйле бик күп эш башкарылган, диде вице-премьер. Хәзер инде тизлекне киметергә ярамый, безнең уртак бурычыбыз – «Киләчәк уеннары»н иң югары дәрәҗәдә үткәрү.

Дмитрий Чернышенко хәбәр иткәнчә, иң күп катнашучыларны Кытайдан көтәсе икән. Катнашучылар аеруча да фиджитал-футбол һәм фиджитал-баскетбол төрләрендә күп, ди.

Логистика – иң мөһиме. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 100дән артык илдән килүче 2 меңнән артык кунакны кабул итү – зур җаваплылык.

Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, әлеге турнирга бөтен дөньяның игътибары юнәлгән. Шул исәптән дустанә булмаганнарның да. Моңарчы күрелмәгән мәгълүмати басымга да әзер торырга, хәвефле хәлләрне булдырмый калырга кирәклеген әйтте ул.

САН
* «Киләчәк уеннары»нда катнашуы турында 107 ил белдергән. Барлыгы 277 команда килер дип көтелә. Искәртеп үтик: бу бер илдән җыелма команда дигән сүз түгел, биредә аерым төркемнәр ярыша. 2 меңнән артык катнашучы киләчәк.

* Уеннарда чит илдән дә волонтерлар булачак. Аларның саны – 121. Болар – Греция, Бөекбритания, Төркия, Латвия, Ливан, Италия һәм башка ил вәкилләре. Турнирда барлыгы 2 меңнән артык волонтер ярдәм итеп торачак.

* Уеннарны 3 млрд кеше карар дип фаразлана (онлайн мәйданчыклар, телетрансляцияләрне исәпкә алып).

* Турнир 21 февраль – 3 март көннәрендә узачак.

 

Владимир ПУТИН, Россия Президенты:

– «Киләчәк уеннары» бер мәйданчыкта киберспорт һәм спортның классик төрләрен берләштерәчәк. Хәзерге заман кешесе, киләчәк кешесе ул – физик һәм интеллектуаль яктан үсеш алган кеше. Уеннар әнә шуны раслаячак та. «Киләчәк уеннары» бу хакыйкатьне тулысы белән ачарга мөмкинлек бирер дип ышанам.

 


Фикер өстәү