Спорт кына түгел бу! Казанда «Киләчәк уеннары» фиджитал-турниры башланды

Спорттагы яңа сәхифә. Тарихта тәүге мәртәбә оештырыла торган «Киләчәк уеннары» халыкара турниры ярышлары башланды. Ни өчен аны яңа Олимпиада дип атыйлар? Башкала әзерме? Ярышларны гел Казан кабул итәчәкме? Зур спорт бәйрәме алдыннан, оештыручылар белән күзгәкүз күрешеп, шул сорауларга җавап алдык.

Афина кебек Казан

Үз чорында Афина шәһәре Олимпия уеннары башлангыч алган урын булган кебек, Казан да «Киләчәк уеннары» ватаны булып тарихка кереп калачак. Шәһәр мэры Илсур Метшин турнирга әнә шундый якты өметләр баглый.

– Казан өчен спорт дөньясы үзәгендә булу ят күренеш түгел, – диде Илсур Метшин. –  Кайчандыр Афинада Олимпиада барлыкка килгән кебек, бездә дә яңа, санлы (цифровая. – Авт.) Олимпиада туачак. Без бу чарага чын күңелдән сөенәбез. Зур ярышлардан соң шәһәрдә нинди дә булса мирас кала. «Киләчәк уеннары» өчен билгеләнгән барлык инфраструктура – безнең алдарак үткәргән дөнья чемпионатлары һәм башка чараларның мирасы.

Илсур Метшин сүзләренчә, спортның яңа сәхифәсе берәүне дә битараф калдырмаячак.

– Ярыш мәйданчыкларында дөньяның төрле почмакларыннан бер-берләренә бөтенләй охшамаган кешеләр очраша, дуслаша. Милләтләр, диннәр, телләр аеру юк. Киләчәк дөньябыз сурәте әнә шул инде, – диде шәһәр мэры.

Сүз уңаеннан, оештыручылар Уеннарга 80 меңнән артык билет чыгарган булган. Шуның 77 меңе инде сатылып беткән. Искәртеп үтик: «Киләчәк уеннары»ның тантаналы ачылышы чәршәмбегә тәгаенләнгән. Аны «Беренче канал» күрсәтәчәк. Тамашачыларга 18.45 сәгатькә телевизор экраны каршына җыелырга киңәш итәләр.

Сабан туе түгел лә

Ачык чырай, такта чәй. Татарстан һәм аның башкаласы спортчыларны да, туристларны да, рәсми затларны да үзенә генә хас кунакчыллыгы белән каршы алырга әзер. Шәһәр мэры Илсур Метшин моны саннар белән дә раслады.

– Казан тулысынча турнирга әзер. Без кабул иткән ярышларның берсен алып, икенчесен куярлык түгел. Без кунакларны каршы алабыз, аларның күтәренке кәефе, тук тамагы өчен җавап бирәбез, – ди шәһәр мэры. – Волонтерлар, кунаклар белән бергә, Уеннарга 6 меңләп кеше киләчәк. Алар өчен 33 кунакханә, кунакханәләрдә 2,6 мең урын әзерләнде. Универсиада авылында тагын 1,2 мең урын. Кунакларны шәһәребезнең 300ләп кафе-рестораны көтә. Катнашучыларга һәм хөкемдарларга – 50 мең, волонтерлар өчен 40 мең өлеш ризык әзерлибез.

Рух турында да онытмыйлар. Илсур Метшин сүзләренчә, Казанда кунаклар өчен 100гә якын мәдәни чара оештырылачак. Кыскасы, кунаклар күреп, татып, авыз итеп, тыңлап, сокланып, Татарстан һәм Казан турында күп нәрсә белеп кайтып китәчәкләр дигән өметтә.

Әле ярыш башланырга да өлгермәде, журналистлар инде аның киләчәге турында кызыксынды. Турнирны даими рәвештә Казанда гына үткәрү мөмкинме?

– «Киләчәк уеннары» – Сабан туе түгел. Һәр шәһәр, һәр ил ниндидер яңалык алып килә. Киләчәктә, берникадәр вакыт узгач, Казан кабат бу Уеннарны кабул итәр, дип ышанабыз. Әмма киләсе 10 елда түгел, – дип җавап бирде бу сорауга Илсур Метшин.

Тагын 10 ел көткәнче, бер кат күреп калсак яхшырак шул. Хәерле сәгатьтә!

Сүз уңаеннан

Россия Президенты Владимир Путин ил төбәкләре буенча эшлекле сәфәрләр оештырырга ниятли. Дәүләт башлыгы сәфәр кылган урыннарның берсе Казан булырга мөмкин. «Мәскәү. Кремль. Путин» тапшыруы хәбәр иткәнчә, ил Президенты «Киләчәк уеннары»ның тантаналы ачылышында катнашырга мөмкин. Искәртеп үтик: соңгы тапкыр дәүләт башлыгы Татарстан башкаласына 2019 елда килгән иде. Бу вакытта ул «WorldSkills Kazan» дөнья чемпионатын ябу тантанасында кунак булды.

«Киләчәк уеннары» саннарда

* Ярышларда 107 илдән 2 меңгә якын кеше катнаша.

* Турнир 21 юнәлештәге ярышлардан гыйбарәт.

* Барлыгы 107 илдән 6 меңләп кунак килер дип көтелә.

* 19 гыйнварда узган тәүге ярышларны онлайн рәвештә 7 миллионнан артык кеше караган.

 

 


Фикер өстәү