Дүрт баласы белән бернәрсәсез урамда калган ана: Әле дә аңыма килә алмыйм…

Нурлатта яшәүче 30 яшьлек Гөлия Монасыйпованың шимбә иртәсендә йорты янып бетә. Дүрт баласы белән бернәрсәсез урамда кала ул. Алар әлегә әти-әнисе йортында яшәп торалар. Тик анда да озак калып булмас, әти инсульттан соң, 95 яшьлек әбием бар, ди Гөлия.

– Аларга тынычлык кирәк. Минем балаларым кечкенә әле. Олысы Мәрьямгә -12, аннан соңгы сабыем Әмингә– 6, Амирага — 4, иң кечесенә Рәйханга 2 генә яшь. Ул көнне олы кызым мәктәптә иде. Кечеләре белән мин өйдә. Ике катлы йортта яшәдек. Өске каттан төтен исе килде. Менеп карасам, ургылып төтенен аска төшә башлады. Каушап калдым. Нишләргә дә белмим. Күз алдымда йөргән балаларымны киендерә дә алмаска әйләндем. Алар трусик-майкадан гына иде. Шулай да, тизрәк балаларын одеялга төреп, тышка чыгардым. Ә үзем кире янган утка, икенче этажга документларга дип кереп киттем. 2 минут уздымы икән, урамга чыгып, күршеләргә җиткәндә, өебез дөрләп яна иде, – дип искә ала ул.

Йортлары янганны күреп, кызы Мәрьям бик өзгәләнгән. Җитмәсә, йөрәгендә авыру да бар икән. Сабый әнием белән туганнарым чыга алмыйча калган дип юл буе елап кайткан.
Гөлия белән ире аерылышканнар. Йортын икәү бергә яшәгәндә, 2019 елда ипотекага алган булалар. Йорт ир исемендә, шуңа күрә Гөлия аны иминиятләштерә дә алмаган. Аның каравы ипотекасын түләп барган. Әле тагын 1 миллион 500 мең сум бурычы калган.

– Кешедән акча җыюны уйламаган да идем. Дусларым эше инде бу. Уттан да хәтәре юк икән. Әле дә аңыма килә алмыйм. Мәшәкатьләр белән бераз онытылып торам да, тагын искә төшә. Йортыбыз урынында берни калмады бит. Ничекләр яшәрмен инде. Балаларга куыш кирәк, – ди Гөлия. – Гаиләбезгә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Аллаһы Тәгалә үзегезгә меңе белән кайтарсын.

Гөлиягә ярдәм итәргә теләүчеләр 89534065797 телефон номерына беркетелгән әтисе Ирек Хәмзә исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала.


Фикер өстәү