Кичә кичен Казанның Совет районында юлда авария булган. Өч кеше зыян күргән, дип яза “Татар-информ”.
“Chevrolet” рулендәге хатын-кыз, югары тизлектә килүе сәбәпле, автогрейдерга бәрелгән. Бәрелешкәннән соң җиңел машина “Hyundai”йөк машинасына килеп кергән.
Авариядә “Chevrolet” рулендәге хатын-кыз, ике пассажир, шул исәптән бер үсмер зыян күргән. Аларның сәламәтлегенә куркыныч янамый.