Чаллыда “Ашыгыч ярдәм” машинасына килеп бәрелгән “Ауди” хуҗасының машина йөртү таныклыгы булмаган

Дәүләт автомобиль инспекциясе юлдагы куркыныч хәлнең нечкәлекләрен ачкан.

Дәүләт автомобиль инспекциясе кичә кичке тугызлар тирәсендә Чаллының Вахитов һәм Сөембикә проспектлары чатында килеп чыккан юл фаҗигасенең нечкәлекләрен ачкан. Бу хакта “Челнинские известия” яза.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Ашыгыч ярдәм” (йөртүчесе – 39 яшьлек ир-ат), Усманов урамы юнәлешендә, Вахитов проспектыннан барган. Машина өстендәге җемелдәвеге, тавышсыз гына, кабызылган булган. “Ашыгыч ярдәм”, светофорның кызыл утына чыгып, Сөембикә проспектыннан килүче машинага бәрелгән. Чит ил машинасы рулендә Love Radio алып баручысы, 30 яшьлек ир-ат утырган. Җиңел машинаның дөрес – светофорның яшел утына чыгып барышы булган. “Ашыгыч ярдәм”, бәрелешкәннән соң, юл кырыендагы бордюрга килеп бәрелгән дә әйләнеп капланган.

Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре “Ауди” рудендәге ир-атның машина йөртү таныклыгына, шулай ук ОСАГО полисына ия булмавын ачыклаган. Шуның өчен аңа ике административ беркетмә тутырылган, машинасы махсус стоянкага куелган.

Авариядә, ике йөртүчедән тыш, “Ашыгыч ярдәм”нең 25 һәм 35 яшьлек фельдшерлары зыян күргән. Аларның барысы да хастаханәгә озатылган.

“Юл хәрәкәте һәм транспорт чарасыннан файдалану кагыйдәләрен бозу” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү