«Ашыгыч ярдәм» машинасы белән булган коточкыч авариядән соң ике кеше авыр хәлдә реанимациягә эләккән

Чаллыда «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән булган коточкыч авариядә зыян күргән ике яшь фельдшер авыр хәлдә хастаханәдә. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәтеннеән соң зыян күрүчеләр ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерелгән. Табиблар пациентларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау өчен бар көчләрен куя. Ике фельдшерның да хәле авыр дип билгеләнә.

Ашыгыч ярдәм машинасында авария вакытында пациентлар булмаган.

Исегезгә төшерәбез, авария кичә, 6 февральдә, 20.40 сәгатьтә Вахитов һәм Сөембикә проспектлары чатында булды. Ашыгыч ярдәм машинасы белән «Ауди» белән бәрелешә. Бәрелүдән соң ашыгыч ярдәм машинасы бер якка ава.


Фикер өстәү