Чаллыда маршрут автобусы юл-транспорт һәлакәтенә очраган

Кичә Чаллыда көндезге өчләр тирәсендә Чулман проспектында 43 нче маршрут автобусы «Инфинити», «Ауди» һәм башка чит ил машиналары катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, дип яза «Челнинские известия».

Машиналар «Спорт сарае» тукталышы каршында бәрелешә. Шаһитлар сүзләренчә, җиңел машиналар «ятып торучы полицейскийлар» алдыннан тизлекне киметкән, ә маршрут автобусы аларга килеп бәрелә. Җиңел машиналары төрле якка чыгып оча, автобус коймага бәрелә, дип язалар социаль челтәрләрдә. Шул ук вакытта автобуста пассажирлар булган.

«Мин һәлакәт булган урынга бардым-зыян күрүчеләр юк. «Машиналар төрле якка чыгып очкан» дигән мәгълүмат дөрес түгел. Сул яктан ике автомобиль полосада кала. Уң яктан баручы машинаның хәрәкәтләрен карарга кирәк. Хәзер миңа видеоязма белән флэшка алып киләчәкләр, җиңел машиналарның ничек хәрәкәт итүен карыйм. Бәлки, уңдагы машина автобус алдына чыгып, аны сулга этәргәндер. Тикшерергә кирәк», — дип хәбәр иткән «Челнинские известия»га «Пассажирлар ташу» оешмасы җитәкчесе Николай Тятюшкин.

Пассажир ташучының сүзләренә караганда, юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан маршрутка йөртүчесенең җәмәгать транспортында эшләү тәҗрибәсе зур.

 


Фикер өстәү