Татарстан егете – майор Алмаз Гаязетдинов Украинада махсус хәрби операция барышында батырлык кылган

Россия подразделениеләре Украина кораллы көчләре оборонасын өзгән.

Татарстан егете – майор Алмаз Гаязетдинов Украинада махсус хәрби операция барышында батырлык кылган. Ул реактив артиллерия батальонына җитәкчелек иткән. Үзе үк алгы сызыкта булган. Махсус хәрби операция башланганнан бирле аның җитәкчелегендәге дивизион каршы якның 10 артиллерия батареясен, 4 РСЗО батареясен һәм Украина солдатлары тупланган 20гә якын урынны юк иткән.

Моннан тыш ул үз буйсынуындагы подразделениеләр солдатларын корал белән эш итү күнекмәләренә өйрәткән, дошман тупланган урыннарга утның ни дәрәҗәдә төгәл эләгүенә контрольлек иткән. Шундый ярдәм нәтиҗәсендә безнең подразделениеләр Украина кораллы көчләре оборонасын өзгән.
Майор үзе батырлыклары турында җәелеп китеп сөйләми. Үз алдыма куелган бурычны намус белән үтәдем – бары шул гына, диюдән ары узмый.
– Бик әйбәт кеше. Чын мәгънәсендә лаеклы офицер, – дигән фикердә аны белүче кешеләр.


Татарстан егете – майор Алмаз Гаязетдинов Украинада махсус хәрби операция барышында батырлык кылган” язмасына фикерләр

  1. Эфэрин, батыр егетлэр хич щиксез. Унышлар сезгэ, сау сэлэмэт, жину белэн гаилэлэрегез гэ, кеткэн якыннарыгызга кайтырга язссын 🙌👍👍👍✊✊✊

Фикер өстәү