Рөстәм Миңнеханов Казан танк училищесында Россия Геройлары бюстларын ачуда катнашты

Бүген, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Казан Югары танк команда училищесы территориясендә Россия Геройлары – училищены тәмамлаучылар бюстлары ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Училище Геройлары аллеясында барлыгы 11 яңа бюст барлыкка килде: генерал-майор М. М. Шәйморатов, генерал-майор Р.А. Шадрин, өлкән лейтенант И. Н. Ахпашев, өлкән лейтенант В.Н. Горин, майор С.В. Кустов, кече лейтенант К.В. Ситкин, майор Т.О. Мусалаев, өлкән лейтенант М.И. Михайлов, өлкән лейтенант И.Л. Насыйбуллин, өлкән лейтенант Д.Э. Шәймәрданов, майор С.А. Панов.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 23 февраль алдыннан республикада гадәттәгечә Ватанны саклаучыларны хөрмәтлиләр һәм Ватан геройларын искә алалар. «Хәрби бурычларын үз гомерләре бәрабәренә үтәгән танкист сугышчылар, безнең геройларның бюстларын ачу тантанасында һәркемне сәламләргә шатмын. Без егетләребезгә, аларның эшләренә һәм хәрби конфликтлар, террорчылык операцияләре, махсус хәрби операция барышында кылынган батырлыкларына тиешле бәя бирәбез. Аларның исемнәре мәңгегә үлемсез дан, батырлык һәм каһарманлык китабына кертелгән», – диде Татарстан Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция уздыру шартларында Ватанны саклаучылар көне тагын да зуррак әһәмияткә ия: «Илебез катлаулы сынаулар белән очрашса да, без бергәләп әлеге авырлыкларны җиңәчәкбез. Илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин, безнең сугышчылар тирәсендә тупланып, без бөтен дөньяга суверенитетны һәм үз гражданнарыбызны якларга сәләтле икәнебезне күрсәтәбез. Безне сындырып булмый! Җиңү безнеке булачак!».

Рөстәм Миңнеханов геройларның туганнарына да җылы сүзләрен җиткерде. «Мин сезнең хәсрәтегезне уртаклашам. Сез шуны белергә тиеш: аларның батырлыклары мәңгегә безнең хәтердә калачак, легендар Танк училищесына килгәннәргә гомерен Кораллы көчләр белән бәйләүчеләрнең Ватанга хезмәт итүнең үрнәге булачак. Ышанам, хәзерге һәм киләчәк буын — безнең геройлар кебек — Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы өчен барысын да эшләячәкләр», – диде Татарстан Рәисе.

 


Фикер өстәү