“Батырлык һәм геройлык үрнәге”. Казанда Ватан Геройларын котладылар

Татарстан Ветераннар берлегендә 9 декабрьдә билгеләп үтәчәк Ватан Геройлары көненә багышланган тантана узды. Бәйрәмдә сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен, хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннарын котладылар. Һәлак булган геройланың якыннары да онытылмады.

– Ватан Геройлары көненеж бу кадәр әһәмиятле булганы юк иде. Яшь буын үз геройларын белергә тиеш. Татарстан һәрвакыт безнең армияне республиканың иң яхшы вәкилләре белән тулыландырды, – диде Татарстан Ветераннар берлеге рәисе Василий Гревцов. – Бөек Ватан сугышы елларында гына да батырлыклары өчен 186 якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. 48 кеше Дан орденнарының тулы кавалеры булды. Без аларның барысын да беләбез, хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез. Донбасста безнең егетләр хәрби бурычларын намус белән үти. Алар үсеп килүче буын өчен батырлык үрнәге. Аларның һәрберсе герой.

«Һәркайсыгыз илгә тугрылыклы хезмәт итүдә батырлык һәм геройлык үрнәге». «Татарстан Ветераннар берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе, генерал-майор Александр Бородин Ватан Геройларын әнә шулай дип котлады.

– 9 декабрь – изге бәйрәм. Бу дата очраклы гына сайланмаган. 1917 елга кадәр бу көн Георгий кавалерларының казанышларын хөрмәтләүгә багышланган, – диде ул. – Ветераннарның бурычы – Ватаныбызның батырлык традицияләрен саклау һәм данлы мирасны яшь буынга тапшыру. Ватан Геройлары исемнәре алтын хәрефләр белән Татарстан тарихына мәңгелеккә язылган, – диде ул.

Генерал-майор яшь армиячеләргә дә мөрәҗәгать итте:

– Гвардия лейтенанты, танк ротасы командиры Рәсим Баксиков – безнең яшь армиячебез. Ул безнең өчен үрнәк. Яшь армияче, Россия Герое танк училищесын тәмамлаган. Шуңа күрә танк училищесына барыгыз, Геройлар булырсыз. Кызларны алмыйлар, шунысы кызганыч, – диде ул яшьләргә.

Социалистик хезмәт Герое Николай Фролов аларга зур игътибар биргәне өчен Хөкүмәткә рәхмәтен белдерде.

– Алар, сугыш елларында да, тыныч вакытта да, илебез иминлеге өчен эшләделәр. Илебез Геройлары бәйрәме белән!, – диде Николай Фролов.

Александр Бородин Геройларны һәм Татарстан Ветераннар берлеге әгъзаларын медальләр белән бүләкләде.


Фикер өстәү