Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовка бюст ачу тантанасында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовка бюст ачу тантанасында катнашты.

Бюст Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемен йөртүче Казан кадетлар мәктәп-интернаты территориясендә урнаштырылган.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, Борис Кузнецовның хатыны Әлфия Филатова катнашты.

«Бүген, Бөек Җиңүне бәйрәм итү көнендә, без Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовка бюст ачу тантанасына җыелдык, — диде Рөстәм Миңнеханов. – Борис Кириллович – Бөек Ватан сугышы Герое, Ватанга фидакарь хезмәт иткән өчен югары дәүләт тамгасына лаек булды. Аның Ватанга мәхәббәт, сугышларда һәм хезмәттәге батырлыгы – яшьләр өчен лаеклы һәм рухландыргыч үрнәк. Безнең республика яшьләренә патриотик, әхлакый һәм рухи тәрбия бирүгә юнәлгән иҗтимагый эшчәнлеге аның аерым сүзләргә лаек. Борис Кириллович турындагы якты истәлек, аның бетмәс-төкәнмәс энергиясе, оптимизмы, зирәклеге, патриотизмы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Борис Кузнецов белән шәхсән таныш булуын билгеләп үтте. «Бу нык энергияле уникаль кеше иде», — диде ул.

«Бүген безнең иң яхшы уку йортларының берсендә – аның исемен йөрүче кадет мәктәбендә бу бөек кешегә бюст ачабыз һәм барлык ветераннарыбызга бурычларыбызны үтибез. Без сугыш кырларында ятып калганнарны, тылда җиңү яулаучыларны һәрвакыт хәтерлибез һәм истән чыгармыйбыз. Бүген, безнең ил Украинада махсус хәрби операция уздырганда, Бөек Ватан сугышы геройлары рухы, аларның максатчанлыгы һәм Ватанга хезмәт итүе – Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең оныклары өчен үрнәк. Без аларны һәрвакыт истә тотачакбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Борис Кузнецовның тол хатыны Әлфия Солтан кызы Филатова иренең кадет мәктәбенең аның исемен йөртүе белән һәрвакыт горурлануын искә төшерде. «Ул матур бай тормыш белән яшәде», — диде Әлфия Филатова. Ул шулай ук бөтен дөньяга: «Дөнья беркайчан да сугыш күрмәсен», — дип теләде.

Казан кадет интернат-мәктәбе укучылары Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка багышланган шигырьләр укыдылар, шулай ук кадетлардан җыелган тынлы оркестр чыгышы да яңгырады.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Казан кадетлар интернат-мәктәбе директоры Рәис Юнысов белән бергә бинаны һәм уку сыйныфларын карап чыкты.


Фикер өстәү