Фәрит Мөхәммәтшин вафат булган Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның якыннарының кайгысын уртаклашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның вафат булуы сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашты.

“Советлар Союзы Герое, Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан шәһәре Мактаулы гражданины Борис Кириллович Кузнецовның арабыздан мәңгегә китүе – республика өчен бик зур югалту, – диелә ветеранның тол хатыны һәм кызы исеменә юлланган телеграммада. – Борис Кириллович – лаеклы һәм намуслы тормыш юлын узган шәхес. Бөек Ватан сугышы елларында Украинаны, Молдавия, Польша, Чехославакияне азат итүдә, Берлинны алуда катнашкан. Аның кыюлыгы һәм батырлыгы, Ватан алдындагы казанышлары югары дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән. Борис Кузнецов сугыштан соңгы елларда республиканың нефть һәм сәнәгать объектлары төзелешендә актив катнашкан, завод директоры булып эшләгән”.

Фәрит Мөхәммәтшин гомеренең соңгы көннәренә кадәр Борис Кирилловичның “сафта” булганлыгын басым ясап әйткән. “Ветераннар хәрәкәтенең актив әгъзасы буларак, яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү буенча зур эш алып барды. Туып-үскән җиренә һәм Ватанга тугрылыгы, изге, ачык күңелле, оптимист һәм тормыш сөючән булуы, һәркемгә ихтирамлы, игътибарлы мөгамәләсе аңа зур абруй-хөрмәт китерде. Борис Кириллович Кузнецовның якты истәлеге якыннары һәм туганнарының, коллегалары һәм дус-ишләренең, гомумән, аны белгән һәрбарчабызның күңелендә мәңгегә сакланыр”, – диелә телеграммада.


Фикер өстәү