Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов вафат

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов вафат булган. Аңа 95 яшь иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовның вафат булу сәбәпле мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашты.

Борис Кириллович 1925 елның 26 декабрендә Казанда туган. 1943 елның маенда фронтка киткән. 791нче артиллерия полкында элемтә бүлеге комнадиры булып хезмәт иткән.

СССР Югары Советы Президиумының  22 февраль, 1944 елгы Указы нигезендә, сержант Кузнецов Борис Кирилловичка немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә фронтта командованиенең сугышчан бурычларын үрнәк дәрәҗәдә үтәгән өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, бер үк вакытта Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале (№ 2557) тапшырылган.


Фикер өстәү