Татарстан Президенты вафат булган Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның якыннарының кайгысын уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның хатыны Әлфия ханымга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

“Хөрмәтле Әлфия Солтановна! Ирегез – Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның вафат булуы турындагы хәбәрне тетрәнеп кабул иттем, – диелә телеграммада. – Республика һәм ил Ватаныбыз иреген каһарманнарча саклаган, шуннан соң бөтен гомерен дәүләтне торгызу һәм үстерүгә багышлаган иң асыл улларыннан берсен югалтты. Борис Кириллович безнең күңелләргә ветераннар хәрәкәтенең актив әгъзасы, гаҗәеп дәрәҗәдә тормыш һәм хезмәт сөючән, көчле рухлы, батыр ир, чын мәгънәсендә ватанпәрвәр, күренекле шәхес буларак кереп калды. Ул изге эш-гамәлләр белән тулы лаеклы, матур тормыш юлы узды. Әлеге гүзәл кешенең якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр.
Бу авыр көннәрдә рухи көч һәм сабырлык телим. Шулай ук Борис Кирилловичның кызы, якыннары һәм туганнарына да кайгы уртаклашу сүзләрен тапшыруны сорыйм”.


Фикер өстәү