Герой китте, батырлыгы калды

Туган илгә мәхәббәтен, яшьләргә батырлык үрнәген калдырып Борис Кузнецов китеп барды. Татарстанда Советлар Союзы Герое исемен йөрткән кешеләрнең соңгысы иде ул. «Бүген легендабызны соңгы юлга озатабыз. Ул республиканың гына түгел, илнең горурлыгы. Җиңү парадында катнашкан кеше», – диде Рөстәм Миңнеханов матәм чарасында.

18 яше тулыр-тулмас Советлар Союзы Герое исемен алган, 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган тарихи Җиңү парадында катнашкан Борис Кузнецовны кичә Казандагы Арча зиратында җирләделәр. Хушлашу мәрасиме Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды. Аны соңгы юлга озатырга республика җитәкчеләре, хәрбиләр, ветераннар, якыннары килде. I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, Ленин, Кызыл Байрак орденнары, «Алтын Йолдыз» медале һәм бик күп югары бүләкләр иясе булган Борис Кузнецовны барысы да ватанпәрвәр, көчле рухлы, шат күңелле шәхес иде дип искә алды. Аның язмышында бөтен ил язмышы, җиңүчеләрнең батырлыгы чагыла. Тормышы Ватанга тугрылык, ярату, батырлык, үз-үзен корбан итәргә әзер булу хисе белән сугарылган. Ул – батырлык үрнәге, республиканың ветераннар хәрәкәтендә иң хөрмәтле кешеләрнең берсе, дип сөйләделәр аның турында.
– Миңа Борис Кузнецов белән аралашу бәхете насыйп булды. Әле күптән түгел генә очрашкан идек. Шулай тиз генә китәр төсле түгел иде. Аның 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтү хыялы бар иде. Ул – киңкырлы шәхес, аны балалар да, өлкәннәр дә яратты. Бу – зур югалту. Урыны оҗмахта булсын, – диде Президент Рөстәм Миңнеханов хушлашу мәрасимендә.
Мәрасимдә катнашучы һәр кеше соңгы Геройны зур хөрмәт белән искә алды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән Борис Кузнецов турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
– Борис Кириллович бик ватанпәрвәр кеше иде. Мин аның уникальлегенә таң кала идем. Өлкән яшьтә булса да, теләсә кайсы очрашуда бик оста чыгыш ясады. Аның хәтере яхшы, Бөек Ватан сугышында, аннан соң булган барлык вакыйгаларны яхшы хәтерли иде. Без яшь буынны аның үрнәгендә тәрбияләячәкбез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Россия Герое, «Татарстан геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Газинур Хәйруллин мәрхүмне чын ватанпәрвәр дип искә алды.
– Кызганыч, бүген соңгы каһарман белән хушлашабыз. Ул оешманың иң актив кешесе, безнең «сөйкемле сөягебез», йолдызыбыз иде. Иҗтимагый эшләрдә катнашырга, укучылар, яшьләр алдында чыгыш ясарга яратты. Арабызда булмаса да, без аның ышанычын акларга тырышырбыз, – диде ул.
Казандагы Борис Кузнецов исемендәге кадетлар мәктәп-интернаты директоры Рәис Юнысов үз фикерләрен барлык укучылар, мөгаллимнәр, әти-әниләр исеменнән җиткерде.
– Мәктәп ятим калган кебек. Борис Кириллович безгә гасыр символы гына түгел, укытучы да булды. Аны һәрвакыт көттек, яраттык. Һәр килүе безнең өчен зур бәйрәм булды. Авыр вакытларда һәрвакыт ярдәм итте. Сезнең исемне һәрвакыт лаеклы йөртербез, – диде Рәис әфәнде.
Соңгы елларда Борис Кузнецов Лаеш районында яшәде. Район башлыгы Илдус Зарипов аны бик актив шәхес дип искә алды.
– Әле аңа 95 яше тула дип әйтеп тә булмый иде. Яшьләр кебек йөгереп йөрде. Очрашуларда һәрвакыт яшьләргә әйтер фикере бар. Һәрвакыт Татарстан, Россия өчен борчылды. Без аның Лаеш халкы белән элемтәдә булуы белән горурланабыз. Хатыны Әлфия Солтановна белән еш кунак булдылар. Райондагы үзгәрешләргә карап, шатланды, проблемаларга борчылды. Аның сүзе безнең өчен зур бәя булды. Ул идея бирүче, тәрбияче дә иде. 95 еллык юбилеена әзерләнде, кунаклар көтте, тик насыйп булмады, – диде Илдус Зарипов.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү