Казанда Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны соңгы юлга озаттылар

Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстанның соңгы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән хушлашу мәрасиме булды.

Хушлашу мәрасимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Бүген легенда Борис Кузнецовны соңгы юлга озатабыз. Ул Татарстан гына түгел, Россия Федерациясе горурлыгы. Җиңү парадында катнашкан кеше», — диде Татарстан Президенты.

Ул мәрхүм белән якыннан таныш булганын әйтте. «Борис Кирилловичның 100 яшен билгеләп үтү хыялы бар иде, әле күптән түгел генә очрашып сөйләшкән идек, тик Бүген аны соңгы юлга озатабыз. Без аны гел хәтеребездә тотачакбыз. Аны олылар да, балалар да ярата иде, уникаль кеше иде ул. Бу зур югалту. Урыныгыз оҗмахта булсын!» — диде Рөстәм Миңнеханов.

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов 2020 елның 11 ноябрендә 94 яшендә вафат булды. Аны Казанның Арча зиратына җирләделәр.

 


Фикер өстәү