Соңгы герой батырлыкка бару рухының да бер өлешен алып китте сыман…

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган язмаларны без Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән әңгәмәдән башлап җибәргән идек. Ни кызганыч, гыйнвар ахырында очрашып, күзгә-күз карап сөйләшеп утыруыбыз соңгысы булган икән.

Юкса бик нык кеше иде әле ул. Лаешта өенең бусагасын атлап кергәндә минем аксаклап, бераз бөкрәеп йөрүемне күреп: «Груд впередь!» – дип команда да биргән иде. Үзенең тавышы көр, гәүдә төз. Эчтән генә: «Сөбханалла!» – дип тә куйдым. Саубуллашканда озын гомерләр теләдем. Ә ул: «Чего и вам желаю», – диде. Сөйләшүеннән, үз-үзен тотуыннан, 95 яшьне яшькә санамавы сизелеп, бөтен барлыгыннан ниндидер көч-куәт ташып тора иде. Шуңа күрә аның үлеме турында хәбәргә ышанасы килмәде. Һәм бу сүзләрне ихластан язам.

Борис Кириллович минем күңелдә бүгенгә хәтле җиңүнең тере символы булып яшәде. Татарстанда, алай гына да түгел, Идел буе федераль округында исән-имин гомер кичерүче бердәнбер герой булу өстенә, ул геройлар арасында иң яше дә иде бугай. (Мин герой-пионерларны исәпкә алмыйм.) Сөйләшеп утырганда аның 15 яшендә хәрби комиссариат бусагаларын таптый башлавына ышанып бетмәгән идем. Ә ул: «Без бит – сугыш турында, солдатларыбызның батырлыгы турында фильмнар карап, агачтан пулеметлар, мылтыклар, кылычлар ясап сугыш-сугыш уйнап үскән буын», – диде. Вәт бит идеология нинди көчле булган!

1942 елда, 16 яшь тулгач, Боряны тәки хәрәкәттәге армиягә алалар. Хәрби комиссариаттагылар, күрәсең ике метр буйлы, центнерга якын гәүдәле егетне армия хезмәтенә яраклы дип тапканнар.

Герой исеме аңа 1943 елда Днепрны кичкәндә батырлык күрсәткәне өчен бирелә. Солдатлар арасыннан сайлап алынган 17 егетнең дүртесе елганы кичкәндә үк һәлак була. Исән калган унөче Днепрны йөзеп чыгып аргы якта ныгып алалар һәм ике тәүлек дошманны тоткарлап торалар. Миңа монысы да гаҗәп тоелган иде. Үзем дә сизмичә: «Как в кино», – дип куйган идем. Борис Кириллович бу сүзләремә үпкәләмәде, бары тик үзенең солдат, ә солдатның приказ үтәргә тиешлеген генә искәртеп куйды.

Шушы сугышта, якында гына снаряд шартлап аңын югалта ул. Аның каравы совет гаскәрләре Днепрны чыгып өлгерә. Госпитальдә бер атна яткач кына аңына килә солдат. Аның янына фронт командующие үзе керә дә: «Боря, сиңа Советлар Союзы Герое исеме бирү турында приказ чыкты», – ди. Бу үсмер егеткә әнә шулай үз итеп, улы тиешле кешегә санап «Боря» дип эндәшә. Ә Боряның герой исеме бирелүгә әллә ни исе китми, дөресрәге бу хәбәр аның башына барып җитми. «Нинди герой инде мин…» – дип сөйләнә.

Борис Кирилловичның сугышчан юлын язып тормыйбыз. Мине аның: «Без геройлар нәселеннән инде», – дигән сүзләре бераз гаҗәпләндергән иде. Чөнки, алар гаиләсендә тагын геройлар барын ишеткәнем булмады. Бактың исә Борис Кириллович үзенең әбисе – Екатерина Федоровнаны күз алдында тоткан икән. Ул 10 бала үстереп Герой исеменә лаек булган һәм Дәүләт бүләген аңа Михаил Калинин үзе тапшырган. Екатерина Федоровнаның биш улы да сугышка китеп, дүртесе яу кырында һәлак булган.

Борис Кириллович белән батырлык, патриотизм турында шактый сөйләштек без. Ул – гомеренең соңгы мизгелләренә хәтле дигәндәй, яшьләрдә патриотлык хисләре тәрбияләү буенча зур эш алып барган шәхес. Шуңа күрә: «Бүгенге яшьләр арасында Ватан хакына үзләре теләп үлемгә атлаучылар табылыр микән?» – диюем табигый иде. Ул: «Әлбәттә, заман башка инде хәзер, – диде дә, – булачак геройлар яшьләр арасында бүген дә бар. Батырлыкка бару рухы бездә беркайчан да бетмәячәк», – дип өстәде. Бәхәсләшәсем килмәде аның белән, юкса күңелдә икеле-микеле уйлар да туган иде. Шунысын гына әйтә алам: Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов үзе белән данлы тарихыбызның һәм батырлыкка бару рухының да бер өлешен алып китте сыман. Ә безгә геройлар рухына тугрылыклы булып яшисе генә кала.

Геройны бүген Казанның Арча зиратына җирләячәкләр.

Риман Гыйлемханов

Фото: tatar-inform.tatar

 


Фикер өстәү