Ил уллары. Герой кем ул?

Исән-сау яшәгән Ватан Геройларының халык, бигрәк тә яшьләр белән аралашуы бүген – махсус хәрби операция барган көннәрдә бигрәк тә кирәк. Бу җәһәттән «Татарстан Геройлары» җәмгыяте рәисе Газинур Хәйруллин инде беренче көннәрдән үк мөрәҗәгать белән чыккан иде.

– Украина минем өчен чит җир түгел. Совет елларында мин хезмәт иткән 175 нче хәрби-транспорт авиация полкы Запорожье өлкәсенең Мелитополь шәһәрендә урнашкан иде. Хәзер ул – ут сызыгында. Бүген без тыныч тормышта яшибез. Татарстанда милләтара һәм динара татулык хакимлек иткәнгә горурланабыз. Мондый вазгыятьнең кешелек өчен ни дәрәҗәдә кыйммәтле икәнлегенә тагын бер кат инандык. Һәр кешенең үзенчәлеген кабул итеп, бер-береңне хөрмәтләп яшәгәндә генә тынычлыкка ирешеп була. Бу – безнең бурыч. Россия Президенты кабул иткән карарларның барысы да уйланылган, тикшерелгән. Безнең көч – бердәмлектә, дуслыкта, бер-беребезне аңлап эш итүдә, – дигән сүзләр бар әлеге мөрәҗәгатьтә.

Хәйруллин Газинур Гарифҗан улы

1996 елның 22 августында Әфганстан территориясендә әсирлектән котылу вакытында күрсәткән батырлыклары өчен Россия Герое исеме бирелә.

Тарих

Бу истәлекле датаның нәкъ менә шушы көнгә туры килүе очраклы гына түгел. Революциягә кадәр 9 декабрьдә Георгий кавалерлары көне билгеләп үтелгән. Ватан Геройлары көнен билгеләп үтү турында карар 2007 елда кабул ителә. «Без моның белән каһарманлык кылган бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, бәлки Советлар Союзы, Россия Геройларын да хөрмәтлибез», – дип языла әлеге документның аңлатмасында.

Республикабыз бу өлкәдә дә өлгерлек күрсәтә. Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Геройлары, Дан һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерлары иҗтимагый оешмасы республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән 1999 елда ук төзелә. Аны оештыру эшендә бер төркем Геройлар – Илдус Мостюков, Борис Кузнецов, Николай Фролов башлап йөриләр.

Беренче корылтай 1999 елның апрель аенда үткәрелә. Ул вакытта республикада төрле категориядәге 120 Герой яши. Алар арасында 9 Советлар Союзы Герое, 3 Дан орденының тулы кавалеры, 3 Россия Герое, 96 Социалистик Хезмәт Герое һәм 9 Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры була. Корылтайда җәмгыятьнең рәисе итеп Илдус Мостюков сайлана.

Мостюков Илдус Шәйхелислам улы – Социалистик Хезмәт Герое. Танып белү системалары буенча илебездәге баш институтка нигез сала, аның алыштыргысыз җитәкчесе, генераль конструкторы булып эшли. Галим  җитәкчелегендә әле хәзер дә армия һәм флотның сагында торучы Бердәм гомумгаскәри дәүләти радиолокацион танып белү системасы җитештерелә. Илдус Мостюков – Россия һәм Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, Россия хәрби-тарихи академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россия хәрби фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире.

Корылтайда кабул ителгән уставта бурычлар да тәгаенләнә: Ватан Геройлары батырлыгы үрнәгендә республикада яшәүче яшь буынга патриотик, хезмәт, әхлакый тәрбия бирү, Бөек Ватан сугышы тарихы һәм сугыштан соң илдә халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерү турындагы ялган мәгълүматларга каршы көрәшү һәм Татарстан Геройларын социаль яклау була ул.

Газинур Хәйруллин әйтүенчә, әлеге бурычларны үтәү өчен шактый эшләр башкарыла. Мәктәпләрдә, Суворов, танк училищеларында, техникумнарда, вузларда очрашулар оештырыла. Әле күптән түгел генә ул һәм, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев батырлыгын кабатлап, үз самолетларына утырып, әсирлектән котылган экипажы Милли китапханәдә яшьләр белән очрашкан. Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева анда бик кирәкле сүзләр әйткән: «Мондый чаралар бүген бигрәк тә актуаль. Үз илеңнең тарихын, геройларын белеп торырга, алардан үрнәк алырга кирәк», – ди ул. Бу чаралар гадәттә Татарстан Хәрби комиссариаты, төрле министрлыклар, Республика ветераннар советы белән берлектә үткәрелә. Оешма әгъзалары Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган конференцияләрдә чыгыш ясыйлар. Патриотик тәрбия өлкәсендә яшьләргә кулланма буларак, Татарстан Геройлары турында китаплар нәшер ителә. Алар арасында 2000 елда Минтимер Шәймиев ярдәме белән дөнья күргән 378 Советлар Союзы Герое турындагы җыентык бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Аның белән генә туктап калмыйлар, әлбәттә. Бер-бер артлы Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары, Дан орденының тулы кавалерлары турында китап нәшер ителә. 2008 елда җәмгыять «Бөек Ватан сугышында Татарстан Геройларының җиңүгә керткән өлеше» дип аталган күләмле фәнни-гамәли конференция оештыра. Аның нәтиҗәләре дә халыкка китап буларак тарала. Россия Геройлары турындагы китап исә тарихка яңа чор буларак килеп керә. Әлеге җыентыкны чыгаруга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәм итә.

Россия Геройлары

Сүз дә юк, бүген күбебез беренче чиратта махсус хәрби операция, анда көрәш алып баручы егетләребезнең батырлыгы турында уйлыйдыр. Ил, халык язмышы турында сүз барганда, бу бер дә гаҗәп түгел. Әмма Татарстан Геройлары җәмгыяте Әфганстан, Чечня, Сүриядәге хәрби хәрәкәтләрдә батырлык күрсәткән якташларыбыз, аларның туганнары белән дә тыгыз элемтәдә тора.

Исаев Олег Николаевич (Россия Герое исеме, үлгәннән соң, 1996 елның 13 июнендә бирелә)

Горин Виталий Николаевич (үлгәннән соң, 1997 елның 12 мартында)

Козин Алексей Владимирович (үлгәннән соң, 1999 елның 12 ноябрендә)

Супонинский Александр Анатольевич (2000 елның 12 мартында )

Кораблев Алексей Михайлович (2000 елның 28 июнендә)

Әхмәтшин Марат Радик улы (үлгәннән соң, 2016 елның 23 июнендә)

 

Махсус хәрби операциядә Россия Герое исеменә лаек булган якташларыбыз:

Гыйлемханов Дамир Рәшит улы (үлгәннән соң, 2022 елның 25 мартында бирелә)

Исламов Дамир Назир улы (үлгәннән соң, 2022 елның 25 мартында)

Габдрахманов Раил Наил улы (2022 елның августында)

Додосов Иван Алексеевич (2022 елның 28 июлендә)

Татарстанда бердәнбер Россия Хезмәт Герое бар. Ул – Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Беренче Президентыбызга бу бүләк дәүләт һәм халык алдындагы бурычларын үтәгән өчен бирелә.

2017 елда Татарстан Республикасы «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов җитәкчелегендә «Казан Геройлары» китабы дөнья күрә. 241 казанлы турында очерклар әзерләүдән тыш, ул кабат-кабат тикшеренү эшләре дә алып бара. Нәтиҗәдә 2018 елның май аена түбәндәге саннар китерелә.

Сан

185 татарстанлы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була;

12 – Россия Герое исеменә;

134 – Социалистик Хезмәт Герое исеменә;

1 — Россия Хезмәт Герое исеменә.

48 – Дан орденының тулы кавалеры;

5 –Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры.

Барлыгы: Татарстанда туып-үскән 383 кеше.

Тагын 183 татарстанлыга, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, теге яки бу сәбәпләр белән бүләкнең тапшырылмый калуы ачыкланган.

Моннан тыш Татарстанда туып-үсмәсә дә, язмышын республикага бәйләүчеләр, Казандагы хәрби училищеларда, вузларда укучылар, башка төбәкләрдәге милләттәшләребез арасында да геройлар күп. Барысын бергә кушып санаганда, бу сан 1000нән артып китә.

Фәния Әхмәтҗанова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү