Казанда «Укыту-тәрбия процессында балалар һәм яшьләр матбугатын куллану» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды

Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендәге балалар иҗаты үзәгендә узган «Укыту-тәрбия процессында балалар һәм яшьләр матбугатын куллану» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар белән аралашкач, телнең, матбугатның  киләчәгенә өмет уяна.

Әлеге чара бишенче мәртәбә уза.  Ул Казан федераль университетының  Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы  ярдәме белән үткәрелә. Әлеге кафедраның мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин,  мондый чаралар бик кирәк, ди.

–  Медиа өлкәсе белән бәйле чаралар  бик аз.  Әмма без барыбыз да беләбез: бүген бу өлкә җәмгыятькә  зур йогынты ясый. Без аның  эчендә яшибез. Аерыла алмыйбыз. Аның белән ятабыз, йоклыйбыз, яшибез. Үзебезнең төрле җайланмаларыбыз белән көн-төн интернеттан нидер укыйбыз, карыйбыз, тыңлыйбыз. Медиа өлкәсендә бүген мәгълүмат сугышы бара. Ул кешенең күңеленә йогынты ясый, – ди Васил Гарифуллин. – Балалар бакчасында да, мәктәптә дә, югары уку йортларында да медиа тәрбиясе актуаль. Әмма без бу хакта аз беләбез. Әлеге хакта махсус бер юнәлеш булырга тиеш, махсус бер фән укытылырга тиеш. Балаларга кечкенәдән бүгенге мәгълүмат дөньясында ничек яшәргә кирәклеген  өйрәтү мөһим.

Васил Гарифуллин, хәзерге заманда һәркем үзен журналист итеп тоя, ди. Социаль челтәрләрдә һәркем шул юнәлешне алып бара ала. Бу бигрәк тә блогерларга кагыла. Әмма язылучылар санын арттырам дип, чама хисен югалтырга ярамый.

Интернетта ничек итеп үз авызыңа каратып торырга соң? Бу хакта журналист Айсылу Лерон:

– Вакытны әрәм итмәгез. Өчәр сәгать интернетта утырганчы, үзең башла. Матур итеп нидер яз, киңәшләр бир. Кешеләргә файдалы бул, – ди.

Чарада катнашучылар арасында балалар бакчасы тәрбиячеләре, татар теле укытучылары һәм аларның укучылары бар иде. Конференция төрле секцияләрдә үтте. Барысы да журналистикага бәйле булып, аның тарихы, бүгенгесе, киләчәге, остазлар һәм мөгаллимнәре турында иде.

Әлеге чараны оештыруда башлап йөрүче, Дәрвишләр бистәсе балалар иҗаты үзәгенең милли тәрбия бүлеге мөдире Ләйсән Антонова, газета-журналлар, татар телле телевидение-радиолар безне тәрбияли, ди.

– Телне, миллилекне, мәдәниятебезне саклап каласыбыз килә икән, без матбугат чараларыннан аерылмаска тиеш, – ди ул. – Быел бәйгегә 213 эш килде. Катнашучылар саны елдан-ел арта. Укучылар бик теләп язмалар җибәрә. Аларның укытучылары да актив. Алар бу чараны көтеп тора. Димәк, без – дөрес юлда.


Фикер өстәү