18 декабрь. Шәхесләр.

Сәясәтче, журналист, Татар педагогия институты директоры (1933-1934), Татар дәүләт академия театры директоры (1934-1937) Муса Рахман улы Йосыпов 1896 елның 18 декабрендә Уфа губернасы Стәрлетамак өязендә туа.

1932 елның декабрендә Казанда ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының матбугат эшләре секторын җитәкли. 1933 елдан М.Н.Покровский исемендәге Татар педагогия институты директоры була. 1935 елның октябрендә Татар дәүләт академия театры директоры итеп билгеләнә.

1937 елның 10 февралендә Казан шәһәре Молотов район комитеты Йосыповны «коралсызланмаган эсер һәм буржуаз милләтче» буларак, фиркадән чыгара. 1937 елның 12 февралендә аны кулга алып, Мәскәү төрмәсенә озаталар. Егерме елдан соң исеме аклана.

 

Совет футболчысы, ярымсакчы Владимир Кадыйров 1946 елның 18 декабрендә Татарстанның Юдино бистәсендә (хәзер Казан составында) туа.

Юдиноның «Локомотив» яшүсмерләр командасында футбол белән шөгыльләнә. 1964 елда Яшел Үзәннең «Прогресс» командасы составында дебют ясый.

1966 елда Куйбышевның «Крылья Советов»ында, Мәскәүнең ЦСКАсында уйный. 1970—1974 елларда Казанның «Рубин» командасы өчен беренче һәм икенче лигаларда чыгыш ясый,  төп состав уенчысы була. Биш сезон эчендә 160 матчта катнаша, 34 туп кертә.

 

Табиб һәм педагог, галим, җәмәгать эшлеклесе, татарлар арасында беренче медицина профессоры Әбүбәкер Батыргәрәй улы Терегулов 1885 елның 21 февралендә Уфа шәһәрендә туа. Гимназияне тәмамлагач, 1906 елда Казан император университетының медицина факультетына укырга килә. Укуны бетергәннән соң берничә ел Уфа губернасында табиб булып эшли, ә 1913 елда киредән Казанга кайта. 1927 елда Әбүбәкер Терегулов докторлык диссертациясен уңышлы яклый; 1929 елда приват-доцент исеме ала һәм шушы ук елда  эчке авырулар пропедевтикасы кафедрасы мөдире итеп сайлана. Аңа кадәр бу вазифаны Шамов хастаханәсендә С.С.Зимницкий башкарган була. Шулай итеп, ул, татарлардан беренче булып, медицина өлкәсендә профессор була. Алга таба аның бөтен гомере шушы хастаханә белән бәйле. 1944 елдан  ахыргы көннәренә чаклы госпиталь терапиясе кафедрасын җитәкли.

 

Әдәбият галиме, көнчыгышны өйрәнүче, Санкт-Петербург университетының фарсы, гарәп һәм төрек телләре укытучысы, филология фәннәре докторы (1970), профессоры (1972) Габдрахман Таһир улы Таһирҗанов  1983 елның 18 декабрендә Ленинградта вафат була.

Ул 1907 елның 7 февралендә Казан губернасы Тәтеш өязе (Татарстанның хәзерге Апас районы) Морзалар авылында туа. Кече яшьтән үк төрле телләрне өйрәнүгә сәләте ачыла. Күбесен мөстәкыйль рәвештә, кешеләр белән аралашып өйрәнә. 1937 елда, утыз яшендә, А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетына укырга килә, күп кенә уңышларга ирешә. Аны тәмамлагач, Кызыл Армиянең Мәскәүдә һәм Казанда урнашкан югары мәктәбендә фарсы телен укыта. 1946 елның 1 сентябреннән вафатына кадәр Ленинград дәүләт университетының Көнчыгыш факультетында өч кафедрада (шул исәптән, Иран филологиясе кафедрасында) фарсы, төрек һәм гарәп телләреннән дәресләр бирә, вузның ориенталистлар һәм тәрҗемәчеләр әзерләү эшенә зур өлеш кертә.

 

Виртуоз баянчы, аккомпаниатор, җырчы, композитор, Татарстанның халык артисты Рамил Сөләйман улы Курамшин  2022 елның 18 декабрендә вафат була. Ул 1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсе (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе, Сергач районы) Кучкай Пожары авылында туа. Биш яшьтән гармунда уйнарга өйрәнә. Һөнәри баянчы булу теләге белән 1964 елда Казанга килә. Казан музыка училищесыннан соң  Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшкә билгеләнә: бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, егерме ел Илһам Шакировның концерт бригадасында эшли.

Ул шулай ук татар баян музыкасы өлкәсе буенча беренче зур күләмле әсәрләр яза. 1980 елда телевидениедә аерым концерт биреп, баянчыларга анда юл ача. 1995-2000 елларда «Гармунчылар клубы»н җитәкли.

 


Фикер өстәү