15 гыйнвар. Шәхесләр

Татар язучысы, тәрҗемәче Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудов (Мәхмүд Максуд) 1900 елның 15 гыйнварында Татарстанның хәзерге Саба районы Югары Кибәхуҗа авылында туа.

1918 елның җәендә ул Мәскәүгә китә һәм Үзәк Мөселман комиссариаты тарафыннан чыгарыла торган «Чулпан» газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли башлый.

1919 елның май аенда, үз теләге белән Кызыл гаскәргә язылып, Колчакка каршы гражданнар сугышы фронтына китә. 1934 елдан бирле әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтта политрук, батальон комиссары, татар телендә чыккан «Совет сугышчысы» исемле фронт газетасында редактор урынбасары булып хезмәт итә. 1944 елда сугыш кырында иҗат иткән лирик-публицистик шигырьләрен бергә туплап, «Үч һәм нәләт җыры» исемле поэтик җыентыгын бастырып чыгара.

А. Пушкинның «Дубровский» повестен (1934), «Русалка» поэмасын, Л. Толстойның дүрт томлык «Война и мир» («Сугыш һәм тынычлык», 1954-1957) эпопеясын һәм башка күренекле әсәрләрне тәрҗемә итә.

М. Максуд 1962 елның 10 ноябрендә Мәскәүдә вафат була.

 

Татар язучысы Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров (Шәйхи Маннур) 1905 елның 15 гыйнварында элекке Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзер Татарстанның Мамадыш районы) Тулбай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа.

1934 елда аның «Гайҗан бабай» һәм тагын бер елдан «Меңнән бер кичә» поэмалары языла. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә, хәрби газеталарда эшләп, күп санлы хәбәрләр, очерклар, шигырьләр бастыра. Проза әсәрләре: «Муса» романы (1959-1964), «Агымсуларга карап» исемле автобиографик (1970-1973), «Чын сөю бармы?» исемле лирик повестьлары (1974-1976).

Шәйхи Маннур 1980 елның 10 июнендә Казанда вафат була.

 

Композитор Нәҗип Гаяз улы Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Җаек шәһәрендә туа.

1938 елда композитор үзенең беренче операсы «Качкын»ны яза, бер елдан ул Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. Муса Җәлилнең «Алтынчәч» поэмасына язган операсы өчен Сталин премиясенә лаек була. 1953 елда язылган «Җәлил» операсы Мәскәүнең Зур театрында, ә 1960 елда Праганың Милли театрында уйнала.

1945-1988 елларда – Казан консерваториясе ректоры. 1939-1977 елларда — Татарстан Композиторлар берлеге рәисе.

Композитор 8 опера, 3 балет, 17 эре симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, күпсанлы камера, вокаль, инструменталь әсәр авторы. СССР һәм ТАССРның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, СССР ның икенче дәрәҗә Сталин (2 тапкыр) һәм Дәүләт премияләре лауреаты.

Нәҗип Җиһанов 1988 елның 2 июнендә Казанда вафат була.

 

Татар эстрадасының күренекле җырчысы Әлфия Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш районында колхозчылар гаиләсендә туа. 1952 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакырыла. Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара.

ТАССРның халык (1970), РСФСР атказанган артисткасы (1983), Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1992).

2017 елның 15 июнендә Казанда вафат була.

 

 

 


Фикер өстәү