Татарстанда балалар бакчасында бер сабый үлгәннән соң җинаять эше кузгатканнар

Казанда балалар бакчасында бер сабый үлгәннән соң җинаять эше кузгатканнар. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә таянып яза.

Ике яшьлек кызчык, балалар бакчасында уйнап йөргән бер мәлдә, аңын җуйган һәм җан биргән. Моңа кадәр сабый бер ай буе диярлек ОРВИ белән чирләгән булган.
Россия Тикшерү комитеты Рәисе төбәкнең Тикшерү идарәсе җитәкчесе Липскийга җинаять эшен тикшерүнең барышы, баланың үлеме сәбәпләре турында җентекле мәгълүматлар әзерләп тапшыру бурычын йөкләгән.


Фикер өстәү