“Бердәм Россия” партиясе волонтёр үзәкләренең эшенә нәтиҗә чыгарды

Казанда “Бердәм Россия” партиясенең волонтёр үзәкләре быел башкарган эшкә йомгак ясадылар. Партиянең генераль советы секретаре Андрей Турчак видеоконференция режимында уздырган утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” төбәк бүлегенең сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Андрей Турчак әйтүенчә, 80 мең кеше икенче ел рәттән халыкка, медицина хезмәткәрләренә булыша. Ял көннәрендә башкаларга ярдәм итә, авыр тормыш хәлендә калучыларга булышу өчен үз көчен кыганмый. “Партия пандемиянең беренче көннәреннән башлап һәр төбәктә волонтерлар үзәкләре ачты”, – дип искә алды Андрей Турчак. Аның сүзләренә караганда, быел партиянең волонтер-йөртүчеләре 287 мең мәртәбә ярдәм күрсәтергә барган. Алар табибларны эшкә илткәннәр, алар белән авырулар янына йөргәннәр, мохтаҗларны хастаханәгә алып килгәннәр, дарулар илтеп биргәннәр. “Шул рәвешле табибларның транспортка булган ихтыяҗын бөтенләй диярлек канәгатьләндердек”, – диде Андрей Турчак. Партиянең генераль советы секретаре әйтүенчә, “Бердәм Россия» волонтерлары быел авыру кешеләргә – 2 миллионга якын дару комплекты, “кызыл зона”да эшләүче табибларга исә 10 миллионнан артык азык-төлек җыелмасы илтеп биргән.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстанда бүген партия вәкиле булган 170 волонтер эшли. Кирәк булган очракта, аларның санын арттыру мөмкинлеге дә бар. Ноябрь аенда исә төбәк бүлеге әгъзаларыннан җыелган взнос акчасының бер өлеше ягулык карталары сатып алуга тотылган.
– Без, Россия Федерациясенең башка субъектларындагы кебек үк, авыруларга, аз керемле кешеләргә булышучы волонтерларга ярдәм итү эшенә алындык. Җәен автоволонтерларны бушлай ягулык карталары белән тәэмин иттек, азык-төлек һәм дарулар алып килдек, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. – Партия активы, яшьләребез, волонтерлар, табибларның пандемия вакытында килеп чыккан проблеманы хәл итүдә бик җаваплы булдылар.

“Бердәм Россия”нең иреклеләр хәрәкәтенә нинди ярдәм күрсәтүе турында «Волонтер-медики» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Анна Макарова сөйләде. Ул республика волонтерларына ярдәм иткәне өчен партиянең төбәк бүлегенә һәм Фәрит Мөхәммәтшинга рәхмәт белдерде.
Андрей Турчак билгеләп үткәнчә, Дәүләт Думасы инде язгы сессиядә волонтерларны мәҗбүри медицина иминләштерүе турындагы мәсьәләне караячак. Моннан тыш, ул ассызыклаганча, барлык төбәкләргә дә Татарстандагы кебек волонтерларга мөмкин булганча ярдәм күрсәтергә кирәк.

Фикер өстәү