“Бердәм Россия”нең төбәк бүлегендә сайлауга әзерлек турында сөйләштеләр

Халык белән эшне көчәйтергә кирәк! Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең сәяси советы президиумы утырышында фикер алыштылар. Киңәшмә төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узды.

Чарада катнашучылар майда узачак өстәмә сайлауда «Бердәм Россия» партиясеннән тәкъдим ителәчәк кандидатлар өчен алдан тавыш бирүне үткәрү турында сөйләште. «Бердәм Россия» белән минем карьерам», «Бердәм мобилизация стандарты» кебек партия проектлары кысасындагы эшне дә карап тикшерделәр. Аерым алганда, «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысасында партиянең Төбәк һәм зур шәһәрләрдәге иҗтимагый кабул итү пунктларында махсус үзәкләр эшли. Биредә мәшгульлек үзәкләре белгечләре халыкка яңадан уку һәм эшкә урнашуга бәйле сораулар буенча ярдәм күрсәтә.
– Көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыштык. Сораулар гадәттәгедән күбрәк тә иде. Бу алда торучы өч еллык сайлау кампаниясе циклына бәйле. Кадрлар резервы, җирле һәм беренчел бүлекчәләр белән эшне көчәйтү кирәклеге әйтелде. Бу – мөһим мәсьәлә, әлеге эшне барлык юнәлешләр буенча да алып барачакбыз, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин соңрак журналистларга.

Аның әйтүенчә, җитәкчелектә үзгәрешләр бар. Киткәннәр урынына алмашка шундый ук оста, тырыш кадрлар киләчәк, дип тә ышандырды ул.
– Яңа билгеләнгән җитәкчеләр, эшне тиз арада отып алып, аны тагын да көчәйтә алсын өчен, әзерлекле кешеләрне тәкъдим иттем. Партия проектлары урыннарда да, гомумән, республика күләмендә дә «Бердәм Россия»нең абруен үстерүгә хезмәт итәргә тиеш, – диде партиянең төбәк бүлеге секретаре.
Киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ул булачак сайлау кампанияләренә яхшы белгечләр җәлеп итүнең әһәмиятен тагын бер кат искәртте.

– Булачак кадрларны үзебезнең резервта торучы тиешле мәктәп узган, тәҗрибә тупларга өлгергән кешеләр арасыннан сайлап алырга кирәк. Килсеннәр дә шунда ук кертемнәр җыю, партия җыелышларын үткәрү кебек эшкә тотынсыннар. Бу җиңел түгел. Әлеге эш тәҗрибә, белем һәм җаваплылык таләп итә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул сайлау кампаниясенең нинди чорда узачагын да тагын бер кат ассызыклады. Илгә ясалган басым партия вәкилләренә тагын да күбрәк җаваплылык өсти.
– Татарстанда сайлау циклы уңышлы узсын өчен, партиянең һәр буыны – башкарма комитеттан алып урыннардагы беренчел бүлекчәләргә кадәр барысы да бүген үк эшкә керешергә тиеш. Шул исәптән, кадрлар сайларга, тарафдарлар сафларын арттырырга, яшьләр канатын ныгытырга, партия әгъзалары исемлеген барларга кирәк. Бу эшне безнең өчен башка беркем дә эшләмәячәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү