Киләсе елдан мәктәпләргә таралачак бердәм тарих дәреслекләрендә махсус хәрби операциягә багышланган бүлек булачак

Киләсе елдан мәктәпләрдә бердәм тарих дәреслекләре кертергә җыеналар. Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов аларның март аенда ук әзер булачагын әйткән иде. Махсус хәрби операциягә дә аерым бүлек  багышланачак. Бер басмага барысы да сыярмы? Аннан нәрсә көтәләр?

Россия Мәгърифәт министрлыгы хәбәр иткәнчә, дәреслек дөнья һәм ил тарихын үз эченә алачак. Укучылар ил, дөнья вакыйгаларына кагылышлы сорауларга җавап эзли. Укытучылар аларга дөрес мәгълүмат табарга ярдәм итәргә тиеш. Президент ярдәмчесе, тарих дәреслекләрен төзү буенча эшче төркем җитәкчесе Владимир Мединский мәктәпләрдә тарихны саннар, даталар һәм фамилияләрне ятлатмыйча гына, кызыклы итеп үткәрергә киңәш итте.

Аксубай районы Сөнчәле мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Светлана Орлова белдергәнчә, тарих – зур проблема. 9 нчы сыйныфтан соң көллияткә киткән укучылар XX гасыр тарихын бөтенләй белми. Ни өчен дигәндә, ул темаларны бары 10–11 нче сыйныфарда гына үтәләр. Менә шул мәсьәлә борчый аны. Яңа дәреслекләрдә шуңа игътибар итсеннәр иде, ди.

– Бердәм дәреслек кирәк. Без бит совет мәктәбендә бер китаптан укыдык. Башка мәктәпкә күченеп киткәндә дә, кыенлыклар тумый иде. Яңа дәреслекләрне сузмыйча, тизрәк эшләсәләр яхшырак булыр иде, – ди Светлана Орлова.

Спас районы Иске Рәҗәп мәктәбенең тарих укытучысы Мәдинә Җамалиева фикеренчә, Россия тарихын гомуми тарих белән бергә алып бару һәм темаларны тирәнтен өйрәнү өчен, сәгатьләр санын арттыру да кирәк. Әмма туган як тарихын гомумиләштереп булмаганы көн кебек ачык.

– Һәр төбәк туган як тарихын аерым дәреслекләрдән өйрәнүне дәвам иттерсә яхшырак. Украинада барган вакыйгалар да вакыт узгач, китапта үз урынын алыр. Әмма фашизмга нәфрәт һәм Бөек Ватан сугышындагы Кызыл армия батырлыгына рәхмәт, горурлык хисе тәрбияләүне һәр көнне алып барырга кирәк, – ди Мәдинә Җамалиева.

Яңа дәреслек турында Тарих институты директоры урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдиновның да фикерен сораштык.

– Тарих буенча стандарт күптән эшләнде бит инде. Авторларга шуңа нигезләнеп язарга мөмкинлек тудырылды. Шуңа күрә берничә линия булырга мөмкин иде. Күрәсең, хәзер бер генә авторныкы булачак. Беренчедән, нинди дәреслек икәнен белмибез. Стандартта, һәр укучының сәләтенә карап, белем алуның шәхси траекториясен булдырырга, дип язылган иде. Бер генә дәреслеккә калдыру бу мөмкинлекне бирәме, юкмы? Менә бу  – зур сорау. Яңа дәреслекләр биш ел саен яңартылып тора. Закон буенча шулай гына кулланырга ярый, – ди Марат Гыйбатдинов.

Дәресләр санының җитү-җитмәве белән дә кызыксындык.

– Нинди генә фән укытучысыннан сорасагыз да, җитми, диячәк. Бигрәк тә тарихтан. Ел саен материал артып тора. Җирле тарих белән дә проблема бар. Федераль стандартта, һәр бала үз төбәк тарихын белергә тиеш, диелгән. Ә сәгать җитмәсә, ничек белә ала ул аны? Бу инде укытучының кызыксынуыннан тора. Әгәр Россия тарихын укытканда, җирле компонетны куллана икән, бик әйбәт. Кызыксынмаганын бернишләтеп тә булмый. Бүген һәр төбәк өчен аерым дәреслек язарга йә өстәмә материаллар кертергә телиләр.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү